Зәбур 97 - Изге Язма1 Мәдхия. Раббыга яңа җыр җырлагыз: могҗизалы эшләр башкарды Ул, уң кулы, изге беләге белән җиңү казанды. 2 Раббы Үзенең коткару кодрәтен күрсәтте, халыкларга Үзенең хаклыгын белгертте; 3 Исраил йортына булган мәрхәмәтен вә тугрылыгын онытмады. Дөньяның һәр тарафы Аллабызның коткару кодрәтен күрде. 4 Әй бөтен җир йөзе әһелләре, Раббыны шатланышып мактагыз! Сөенеп-куанып мәдхияләр җырлагыз! 5 Гөсләгә кушылып, гөслә авазлары көенә Раббыга җырларыгызны багышлагыз! 6 Быргы вә мөгез быргы моңнары астында патшабыз Раббыны шатланып мактагыз! 7 Шауласын-гөрләсен диңгез вә аның эчендәгеләр, шауласын-гөрләсен җир йөзе вә аның өстендәгеләр! 8 Елга-дәрьялар алкышлап кул чапсын, таулар гөрелдәшеп сөенсен 9 Раббы каршында! Чөнки Раббы җиргә Үзенең хөкеме белән киләчәк. Дөньяны Ул Үзенең хаклыгына таянып, халыкларны гаделлек белән хөкем итәчәк! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia