Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Зәбур 8 - Изге Язма

1 Җырчылар җитәкчесенә: «Гиттит» көенә. Давытның мәдхиясе.

2 И Хуҗабыз Раббы! Бөектән-бөектер исемең җир йөзендә, шөһрәтең күтәрелгәндер күкләрдән югары!

3 Сабый һәм имчәк балалар теленнән Син, Үзеңә мактаулар яудыртып, дошманның вә үчленең авызын томаладың.

4 Син бар иткән күкләр киңлегенә, күк гөмбәзенә Син утырткан Айга вә йолдызларга баксам,

5 үз-үземә сорау бирәм: «Син шулай игътибар күрсәткән инсан кем ул?! Син шулай кайгырткан адәм баласы кем?!»

6 Кешене Син илаһи затлардан әллә ни ким яратмадың, дан вә кадер-хөрмәт таҗын башына кигездең.

7 Тудырган бар нәрсәң өстеннән хаким иттең аны, бар нәрсәне аның аяк астына салдың:

8 сарыкларны, үгезләрне, дала-кыр киекләрен,

9 күктәге кошларны, диңгездәге балыкларны, диңгез юлларын айкаган барлык җан ияләрен.

10 И Хуҗабыз Раббы! Бөектән-бөектер исемең җир йөзендә!

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ