Зәбур 74 - Изге Язма1 Җырчылар җитәкчесенә: «Харап итмә» көенә. Асафның җыр-мәдхиясе. 2 И Аллаһы, без Сиңа рәхмәтләр укыйбыз, шөкраннар кылабыз, исемеңне телдән төшермибез, могҗизаларың хакында сөйлибез. 3 Аллаһы әйтте: «Билгеләнгән вакыт җиткәч, гадел хөкемемне чыгарырмын! 4 Җир һәм анда яшәүчеләр тетрәп торганда, җирнең терәк баганаларын ныгытучы Миндер!» – диде. 5 Тәкәбберләргә мин: «Артык эрәймәгез!» – дидем; яманнарны: «Мөгезләрегезне чөймәгез, 6 күкләргә кадәр күтәрмәгез, һавалы сүзләр куертмагыз!» – дип кисәттем. 7 Абруй-дәрәҗә инсаннарга көнчыгыштан да, көнбатыштан да, чүл тарафыннан да килмәс. 8 Бердәнбер Хөкемче – Аллаһыдыр: Ул түбән төшерүче дә, югары күтәрүче дә. 9 Раббы кулында мөлдерәмә касә, касәдә тәмләткечләр салынган куәтле шәраб күбекләнеп тора; җир йөзенең барлык яман бәндәләре шул касәдән Раббы салып биргән ачы шәрабны төбенә кадәр эчәргә мәҗбүр булыр. 10 Мин исә мәңге Ягъкуб Алласы хакында сөйләрмен, Аңа мәдхияләр җырлармын! 11 «Яманнарның куәтен сындырырмын, ә тәкъва кешегә көч-гайрәт өстәрмен!» – ди Аллаһы. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia