Зәбур 72 - Изге ЯзмаӨченче китап 1 Хактыр: Аллаһы Исраил халкына – күңеле саф кешеләргә игелекледер! 2 Минем чак кына аякларым сөрлекмичә, табаннарым таймыйча калган иде: 3 яманнарның муллыкта яшәвен күреп, мин ул тәкәббер кешеләргә көнләшеп карадым. 4 Алар көчле, егәрле, үлгәнче хаста күрмиләр. 5 Кешеләр эшендә гамь йөртмиләр, алар кебек иза чикмиләр. 6 Шунлыктан аларны, зиннәтле муенса сыман, тәкәбберлек, горурлык чолгап алган, дорфалык исә алар өчен өс киеме кебек. 7 Йөз-күзләрен май баскан аларның, йөрәкләре ахмак ниятләр белән тулы. 8 Мыскыллап, нәфрәт чәчеп сөйләшерләр, эреләнеп, кешегә янарлар, 9 күккә карап, дәгъва белдерерләр, буш сүз белән җир йөзен тутырырлар. 10 Халык та алар ягына авыша бара, сүзләрен су урынына эчә. 11 Әйтерләр яманнар: «Аллаһы каян белер икән?! Аллаһы Тәгалә ничек белер икән?!» 12 Менә шундый ул яман бәндәләр: байлыкларын арттырып, дөньяда ваемсыз яшиләр. 13-14 «Көн саен газап чигеп, һәр иртә җәза күреп, юкка гына йөрәгемне мин пакь тоттым һәм кулларымны, гаепсезмен дип, чисталап юдым». 15 Әгәр шулай уйлаган булсам, мин Синең халкың каршында хыянәтче булыр идем. 16 Бу хакта мин күп уйландым, әмма барыбер төшенә алмадым. 17 Аллаһының мөкатдәс ханәсенә кергәч кенә, яманнарны нәрсә көткәнен ачык аңладым. 18 Әйе! Тайгак юлга бастырасың Син аларны, һәлакәткә дучар итәсең. 19 Алар көтмәгәндә, кисәк кенә юк булалар, дәһшәт эчендәдер аларның азагы. 20 Уянгач онытылган төш кебек ул яманнар: Син кузгалуга, и Хуҗа-Хаким, алар күздән югалырлар. 21 Йөрәгем уттай янган, бөтен эчем әрнеп сызлаган 22 ул заманнарда миңа акыл җитмәгән; каршыңда мәхлук бер хайван кебек, белексез, аңсыз булганмын мин. 23 Алай да мин һәрвакыт Синең янәшәңдәдер, Син мине уң кулымнан җитәкләп йөртәсең; 24 үгет-нәсыйхәтләрең белән миңа туры юл күрсәтәсең, мине данлы киләчәккә алып барасың. 25 Синнән башка кемем бар минем күкләрдә?! Җир йөзендә дә миңа бүтән һичкем кирәкми! 26 Бәдәнем вә йөрәгем хәлсезләнеп калганда да, Аллаһы – йөрәгемнең ныклыгы, миңа насыйп ителгән гомерлек өлешем. 27 Хактыр: Синнән ераклашкан адәм һәлак булачак; Үзеңә хыянәт кылучыны Син юк итәчәксең. 28 Аллаһыга якын булу – минем өчен бәхет ул! Хуҗа-Раббы – минем сыену урыныдыр, мин Аның бар эшләрен бәян итәмен! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia