Зәбур 71 - Изге Язма1 И Аллаһы, гаделлек вә хаклык сыйфатыңны патшага – патшаның углына бүләк ит! 2 Ул Синең халкыңны хаклык белән, бичара мазлумнарыңны гаделлек белән идарә итсен. 3 Таулар халыкка – бәрәкәт, рәхәтлек, калкулыклар хаклык җиткерсен. 4 Патша илдәге мазлумнарның хакын хакласын, фәкыйрьләрнең угылларын коткарсын, залимнәрне исә тар-мар итсен. 5 Аның гомере, күктәге кояш вә ай гомередәй, буыннан-буынга дәвам итсен. 6 Яңа чабылган болын өстенә яуган яңгыр кебек, туфракны дымландырган көчле яңгыр кебек килсен патша. 7 Хакимлеге көннәрендә тәкъвалар чәчәк атсын, ай нуры сүрелгәнче, илдә иминлек, муллык-бәрәкәт хөкем сөрсен. 8 Хакимлеге җәелсен диңгездән-диңгезгәчә, Фырат елгасыннан җир йөзенең очларынача. 9 Чүлдәге кабиләләр тез чүксен каршысында, дошманнары тузан яласын җиргә ятып. 10 Таршиш вә утрау патшалары аңа ясак түләсен, Шеба вә Себа патшалары бүләкләр китерсен. 11 Барча патшалар сәҗдә кылсын каршысында, барча кавемнәр аңа коллык итсен. 12 Хактыр: ялварып-инәлеп торган фәкыйрьне, яклаучысы булмаган мазлумны коткарыр ул. 13 Юксыл-мескенгә, фәкыйрьгә мәрхәмәтле булыр, мохтаҗның тормышын саклап калыр, 14 җәбер-золымнан йолып алыр, чөнки алар кадерледер аның өчен. 15 Гомере озын булсын шундый патшаның! Хәзинәсенә Шеба алтыннары аксын! Аның хакына гел догалар кылып торсын халык, көннең-көнендә хәер-фатихада булсын! 16 Кырларда иген ишелеп уңсын, тау итәкләрендә башаклар чайкалып торсын – Ливан тавындагы кебек алар тук булсын; шәһәрләрдә халык даладагы үлән санынча бихисап булсын. 17 Патшаның исеме мәңге яшәсен, даны кояш гомередәй озын-озак булсын; исеме белән кавемнәр мөбарәк кылынсын, халыклар аны бәрәкәт иясе дип атасын. 18 Могҗизалы эшләрне тудыручы Раббы Аллага, Исраилнең Алласына мактау-шөкерләр яусын! 19 Шанлы исеме мәңге мөбарәк булсын, бөтен җир йөзенә Аның дан-шөһрәте җәелсен! Амин, амин! 20 Ишай углы Давытның догалары шушында тәмамлана. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia