Зәбур 6 - Изге Язма1 Җырчылар җитәкчесенә: сигез кыллы уен коралларында. Давытның мәдхиясе. 2 И Раббым, ачуың чыгып җәзалама мине, ярсыган чагыңда газаплама! 3 Мәрхәмәт ит, Раббым, чөнки сулып беттем, шифа бир миңа, Раббым: калтырыйдыр сөякләрем, 4 җаным-тәнем тетрәнәдер. Аһ, йа Раббым! Кайчангача дәвам итәр бу? 5 Кил, Раббым, җанымны коткар, мәрхәмәтең хакына саклап кал мине! 6 Чөнки үлеләр арасында Сине беркем телгә алмас. Гүрдә Сиңа кем шөкраннар кылсын?! 7 Аһ-зарларымнан мин тәмам хәлдән тайдым, ятагымда һәр төн егълап чыгам, түшәгемне күз яшьләремә чылатам. 8 Хәсрәттән күзләрем зәгыйфьләнде, дошманнарым рәнҗетүеннән нуры сүнде. 9 Әй сезләр, бозык гамәл кылучылар, югалыгыз минем күз алдымнан! Чөнки Раббы минем аһ-зарымны ишетте. 10 Ялваруыма Раббы колак салды, догамны кабул итте. 11 Дошманнарым барысы да хур булачак, аларны дәһшәт чолгап алачак, мизгел эчендә мәсхәрә ителеп һәммәсе качып китәчәк. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia