Зәбур 57 - Изге Язма1 Җырчылар җитәкчесенә: «Харап итмә» көенә. Давытның шигыре. 2 Әй сез, хөкемчеләр! Һәрчак гаделме сөйләгән сүзләрегез?! Дөресме кешеләрне хөкем итәсез?! 3 Күңелегез үк хаксыз эшкә тартым сезнең, кулларыгыз җәбер-золым чәчә җир йөзенә. 4 Тумыштан ук дөрес юлдан тайпыла яманнар, тумыштан ук алдаша ялган сөйләүчеләр. 5-6 Маһир әфсенләүчене ишетмәс өчен, колагын каплаган кара елан агуыдай зәһәрдер аларның агуы. 7 И Аллаһы, кырып ташла Син аларның авызындагы тешләрен, җимер теш казналарын ул арысланнарның! 8 Агып киткән су кебек юк булсыннар, уклары урталай сынсын җәя киергәндә. 9 Корып кипкән әкәм-төкәм сыман һәлак булсыннар, үле туган бала кебек, кояш йөзен күрмәсеннәр. 10 Учакка салыр өчен әзерләнгән, тик Аллаһы бөтереп җилгә очырган тигәнәк кебек булсыннар. 11 Үч алынганны күреп, тәкъва кеше сөенеч тояр, яманның канында аяк табаннарын чылатыр. 12 Шулчак кешеләр әйтерләр: «Тәкъва инсан әҗерсез калмас! Бардыр җир йөзендә хөкем итүче Аллаһы!» – диярләр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia