Зәбур 54 - Изге Язма1 Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында. Давытның нәсыйхәт сүзләре. 2 И Аллаһы, догама колак сал, ялваруларымнан яшеренмә! 3-4 Яхшылап тыңла мине, җавап бир! Дошманым тавышыннан, яман бәндәнең җәбер-золымыннан хафага калдым, хәсрәт эчендә интегеп яшим. Алар миңа нахак бәла ягалар, усалланып миңа каршы золым кылалар. 5 Эчемдә әрнеп-әрнеп сыза йөрәгем, яныйдыр миңа үлем дәһшәте. 6 Курку-тетрәнүләр, шомлы уйлар биләп алды минем җанымны. 7-9 Шулчак мин үз-үземә әйттем: «Күгәрченнекедәй канатларым булса, ерак-еракларга очып китәр идем дә, берәр аулак сахра җиргә төшеп, бар җил-давыллардан яшеренер һәм тынычланып калыр идем!» – дидем. 10-11 Туздыр үзләрен, и Хуҗа-Хаким, куешкан сүзләре таркалсын, чөнки шуны күрәм мин шәһәрдә: көчләү, гауга йөри көн-төн диварларда, җинаять вә афәт һәр җирдә; 12 һәлакәт хөкем сөрә шәһәр эчләрендә, золым белән ялган тулган урамнарга. 13 Мине дошман күргән кемсә хурласа, әле түзәр идем; миңа үчле берәү мәсхәрәләсә, аңардан кача алыр идем. 14-15 Әмма шундый булдың, әй син дә, үземдәй якын күргән ишем, сердәш дустым, ихлас әңгәмәдәшем, бергә Аллаһы йортына йөргән юлдашым. 16 Өйләре вә йөрәкләре явызлык тулы дошманнарны якаларыннан үлем эләктереп алсын, тереләй дөмексеннәр алар үлеләр дөньясына. 17 Мин исә Аллаһыга ялварып дәшәрмен, һәм Ул, Раббы, мине коткарыр. 18 Иртә-кичен, төшлектә дә инәлеп Аңа аһ-зарымны белдерермен; инәлү авазымны ишетер Ул, 19 миңа каршы аякланган дошманнарым исәпсез күп булса да, алардан җанымны саклап калыр. 20 Әзәлдән Үз тәхетендә утырган Аллаһы, фөрьядымны ишетеп, дошманнарны тар-мар итәр; юлларын үзгәртергә теләмәгәннәре, Аллаһыдан куркуны белмәгәннәре өчен булыр бу. 21 Әнә шулай дусларына кул озайтты, үз антына хыянәт итте ул. 22 Сөйләгән сүзләре майдай йомшак, балдай татлы булса да, күңелендә аның – дошманлык, теле аның – үткен кылычтыр. 23 Кайгы йөгеңне син Раббыга тапшыр, Ул сиңа таяныч булыр – тәкъва бәндәсенә егылырга ирек бирмәс. 24 Хәйлә-мәкер корып яшәгән, канга сусаган яман бәндәләрне Син, Аллаһы, үлем чокырына хөкем итәчәксең; гомер юлының яртысын да яши алмый гаип булсын алар! Мин исә тик Сиңа сыенамын! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia