Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Зәбур 53 - Изге Язма

1-2 Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында. Зифлылар, килеп, Шаулга: «Давыт безнең якларда качып ята», – дигәннән соң, Давыт әйткән нәсыйхәт сүзләре.

3 И Аллаһы, исемең хакына коткар мине, кодрәтең белән акла мине!

4 И Аллаһы, догамны ишет, авызымнан чыккан сүзләргә колак сал!

5 Юкса читләр миңа каршы аякланды, залим бәндәләр, Аллаһыны санламаучылар, җаныма кул суза.

6 Хактыр: Аллаһы – минем ярдәмчем, Хуҗа-Хаким – минем таянычым.

7 Явызлыклары җәзасыз калмас дошманымның; тугрылыгыңны күрсәт – юк ит Син аларны!

8 Мин исә ихлас йөрәктән Сиңа корбаннар китерермен, исемеңә, и Раббым, рәхмәтләр укырмын, чөнки Син – игелек чыганагы.

9 Син мине бар бәлаләрдән коткардың, дошманнарым өстеннән мин тантана итәм.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ