Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Зәбур 52 - Изге Язма

1 Җырчылар җитәкчесенә: «Махалат» көенә. Давытның нәсыйхәт сүзләре.

2 Акылсызның күңел төбендә «Аллаһы юк!» дигән уй ятар. Кешеләр азды, эшләре җирәнгечтер, игелек кылучы һичкем юк.

3 Аны эзләүче берәр акыллысы бармы икән дип, Аллаһы күктән бәндәләренә күз салды.

4 Юк, һәммәсе юлдан язган, бозыклыкка бердәй баткан; игелек кылучы күренми, һичкем юк!

5 Икмәк кисәге йоткандай, халкымны йотучы, Аллаһыга дога кылмаучы ул бозыклар шулай акылга килмәсме инде?

6 Хактыр: курыкмас җирдән дәһшәтле курку алачак әле аларны, чөнки Аллаһы сиңа каршы баш күтәрүченең сөякләрен таратып ташлар; Аллаһы читкә тибәргәнне син мәсхәрәгә калдырырсың.

7 Килсен Исраилгә котылу Сионнан! Аллаһы Үз халкына муллык-иминлек кайтаргач, Ягъкуб токымы сөенәчәк, Исраил халкы шатлык кичерәчәк әле!

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ