Зәбур 18 - Изге Язма1 Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе. 2 Күкләр Аллаһының шөһрәтен хикәяли, күк гөмбәзе Аның могҗизалы эшләрен бәян итә. 3 Көн көнгә шул хакта хәбәр җиткерә, төн төнгә ирештереп тора. 4 Тып-тын алар: сүз дә, сөйләү дә юк – көн вә төннең тавышы ишетелми. 5 Алай да хәбәрләре бөтен җир йөзенә, сүзләре дөнья читләренә тарала. Раббы күкләрдә кояш өчен чатыр корды. 6 Ак чыбылдыктан чыккан кияүгә охшаш ул кояш, батыр йөгерешче кебек чабарга атлыгып-шатланып тора. 7 Күкнең бер очыннан калкып чыга, икенче очына барып җитеп байый – бер генә нәрсә дә аның җылысын тоймый калмый. 8 Раббының Кануны камил – ул җаннарны тергезә, күрсәтмәләре ышанычлы – гади кешегә зирәклек өсти. 9 Әмерләре гадел – күңелләргә сөенеч бирә, боерыклары якты-анык – күзләрне ача. 10 Раббыдан курку, Аны хөрмәт итү – пакь нәрсәдер, һәм бу шулай мәңге дәвам итәчәк; хөкем-карарлары ышанычлы, һәммәсе хактыр. 11 Раббы кануннары алтыннан да, бихисап күп саф алтыннан кадерлерәк; алар балдан, кәрәзле сыек балдан татлырак. 12 Кануннарың миңа, Синең колыңа, үгет-нәсыйхәт бирә; аларны ихлас үтәү – саваплы эш! 13 Кем үзенең хаталарын күреп белә?! Ихтыярсыз кылынган языклардан пакь кыл мине, Раббым, 14 ниятемдә булганнардан да мин колыңны тыеп кал – минем өстән хакимлек итмәсеннәр! Шул чагында мин керсез, зур гөнаһлардан азат булырмын. 15 И Раббым, Кыяташым вә Коткаручым минем! Авызымнан чыккан сүзләр, күңелемдәге уйлар Синең күзеңә ятышлы күренсә иде! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia