Зәбур 150 - Изге Язма1 Раббыны данлагыз! Мөкатдәс урынында данлагыз Аллаһыны! Данлагыз Аны Үзенең кальгасында – күк гөмбәзендә! 2 Данлагыз Аның кодрәтле гамәлләрен! Тиңсез бөеклеген данлагыз! 3 Данлагыз Аны мөгез быргы авазлары яңгыратып, лира вә гөслә кыллары чиертеп! 4 Данлагыз Аны барабаннар кагып, бии-бии! Кыллы уен коралларында, курайда уйнап данлагыз! 5 Данлагыз Аны хуш авазлы тәлинкәләр һәм яңгыравык тәлинкәләр чыңлатып! 6 Әй бөтен терек җаннар, Раббыны данлагыз! Раббыны данлагыз! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia