Зәбур 145 - Изге Язма1 Раббыны данлагыз! И күңелем, Раббыны данла! 2 Гомерем ахырынача Раббыны данлаячакмын, исән чагымда Аллама мәдхияләр җырлаячакмын! 3 Түрә-башлыкларга өмет багламагыз, алар адәм затыннан гына – сезне коткара алмыйлар! 4 Җаны-рухы чыкты исә, адәм баласы үзенең туфрагына кире кайта, аның бөтен теләк-ниятләре шул көнне үк юк була. 5 Бәхетледер Ягъкуб Алласыннан ярдәм алганнар, өметен үз Алласына, Раббыга баглаганнар! 6 Күкне вә җирне, диңгезне, андагы бар нәрсәне яраткан, тугрылыгын мәңге саклап, 7 мазлумнарның хакын яклаган, ачларга ризык биргән Раббы ул! Раббы тоткыннарны иреккә чыгара, 8 Раббы сукырларның күзләрен ача, сыгылганнарны турайтып бастыра, тәкъваларны ярата-сөя, 9 читтән килгәннәрне саклап яшәтә, үксезгә вә тол хатынга ярдәмен күрсәтә, яман бәндәләрнең юлларын исә һәлакәткә илтә. 10 Раббы мәңге патшалык итәр, әй Сион, синең Аллаң буыннан-буынга патшалык итәр! Раббыны данлагыз! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia