Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Зәбур 144 - Изге Язма

1 И Аллам, минем патшам, Сине күтәреп мактармын, гомер бакый исемеңә мактау-шөкерләр яудырырмын!

2 Сиңа шулай шөкерләр кылып, исемеңне мәңгедән-мәңгегә данлармын!

3 Раббы бөек һәм һәртөрле макталуга лаек, бөеклегенә Аның һичбер чикләр юк.

4 Эшләреңне, и Раббы, буын арты буын мактап сөйләячәк, нинди кодрәтле икәнеңне бәян итәчәк.

5 Синең мәһабәтлегеңне, дан-шөһрәтеңнең бөеклеген вә могҗизалы эшләрең турында һәрчак уйлап йөрермен.

6 Кеше арасында дәһшәтле эшләреңнең кодрәте телгә алыныр, мин дә Синең бөеклегеңне игълан итәрмен.

7 Искә төшерерләр күптөрле изге гамәлеңне, хаклыгыңны сөенә-сөенә мактарлар.

8 Раббы кызганучан вә рәхимле, сабыр-түзем һәм мәрхәмәткә байдыр.

9 Һәркемгә игелекле Ул, Үзе бар кылганнарга рәхим-шәфкать күрсәтүче.

10 Кулың яратканнарның һәммәсе Сиңа, Раббы, рәхмәтен белдерер, тугрыларың мактау-шөкерләр яудырыр.

11 Алар патшалыгыңның дан-шөһрәте турында сөйләр, Синең көч-куәтеңне бәян итәр.

12 Шуңа күрә һәр кеше Синең кодрәтле эшләреңне, патшалыгыңның мәһабәтле шөһрәтен белеп торыр.

13 Патшалыгың Синең – мәңгелек, хакимлегең буыннан-буынга күчешледер.

14 Егылырга торган һәммәсенә таяныч Син, Раббы, җиргә сыгылганны турайтып бастыручы да.

15 Бар терек җан өмет белән Сиңа күз төбәгән: Син аларны үз вакытында тукландырасың.

16 Учыңны ачып, һәрбер җан иясенә теләгән ризыгын бирәсең.

17 Бөтен йөрер юлларыңда Син хактыр, Раббы, башкарган бар гамәлеңдә тугрылык сыйфатың чагыла.

18 Раббы Үзен дәшеп чакыручы, ихлас күңел белән мөрәҗәгать итүче һәркемгә якын.

19 Үзеннән курыккан, Үзен хөрмәт иткән бар кешенең теләген үти Раббы, моң-зарын тыңлый, аларны коткара.

20 Раббы Үзен сөйгән һәр бәндәсен саклап тота, яман бәндәләрне исә үлемгә дучар итә.

21 Авызымнан Раббыга мактау сүзләре түгелсен; һәрбер җан иясе Аның изге исеменә мәңгедән-мәңгегә мактау-шөкерләр яудырсын!

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ