Зәбур 135 - Изге Язма1 Игелеге өчен Раббыга мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек! 2 Аллаларның Алласына мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек. 3 Хуҗаларның Хуҗасына мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек. 4 Бөек могҗизалар тудыручы бердәнбер Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек. 5 Күкне осталарча бар кылган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек. 6 Сулар өстенә коры җирне урнаштырган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек. 7 Бөек яктырткычларны бар кылган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек. 8 Көннең идарәчесе кояшны бар кылган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек. 9 Төннең идарәчесе ай вә йолдызларны бар кылган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек. 10 Мисырда беренче булып туган җан ияләрен юк иткән Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек. 11-12 Көчле кул-беләкле Раббыга, Үз халкын Мисырдан алып чыккан Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек. 13 Камышлы диңгезне урталай ярган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек. 14 Исраилне диңгез аша алып чыккан Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек. 15 Фиргавенне һәм аның гаскәрен диңгезгә батырган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек. 16 Үз халкын чүл аша алып чыккан Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек. 17 Бөек патшаларны җиңгән Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек. 18 Көчле патшаларның җаннарын кыйган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек. 19 Амориләр патшасы Сихонны тар-мар иткән Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек. 20 Башан патшасы Огны тар-мар иткән Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек. 21-22 Аларның җирен Үз халкына – колы Исраилгә милек итеп биргән Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек. 23 Җәберләнгән көннәребездә Ул безне искә төшерде, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек. 24 Безне дошманнарыбыз кулыннан коткарды, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек. 25 Бөтен җан ияләрен ризыкландыра Ул, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек. 26 Күкләр Алласына мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia