Зәбур 118 - Изге Язма1 Бәхетледер кеше, гөнаһ юлына аяк басмаса, Раббы канунын үтәсә; 2 бәхетледер, Аның күрсәтмәләрен тотса, бөтен күңелен биреп Аны эзләсә! 3 Андыйлар язык эш кылмыйлар, бары Аның хак юлын сайлыйлар. 4 Син безгә Үзеңнең әмер-боерыкларыңны нык сакларга куштың. 5 И-и, йөрер юлларым Синең кагыйдәләреңә туры килсә икән! 6 Боерыкларыңны күз уңында тотсам, һичкайчан мин рисвай булмам. 7 Синең хак карарларыңны өйрәнеп, саф йөрәгемнән Сиңа рәхмәтләр укырмын, 8 кагыйдәләреңне үтәрмен. Ахыргача ташламасаң иде мине, и Раббым! 9 Яшь кешегә үз юлын ничек саф тотарга? – Бары Синең сүзләреңне тыңлап! 10 Бөтен йөрәгем белән Сине эзлим; боерыкларыңнан читкә тайпылдырма мине. 11 Синең алда гөнаһлы булмас өчен, сүзләреңне күңелем түренә салып куйдым. 12 И Раббым, мактау-шөкерләр яусын Сиңа! Өйрәт мине Кануның кагыйдәләренә! 13 Синең авыздан чыккан карарларны дөньяга мин үз авызымнан игълан итәмен. 14 Синең күрсәтмәләрне үтәп, хәзинә тапкандай, ләззәт-сөенечләр кичерәмен. 15 Синең әмерләрең турында гел уйланам, хак юлыңны күздән төшермим. 16 Биргән кагыйдәләреңнән үземә хозурлык табам, Син әйткән сүзләрне хәтеремдә саклыйм. 17 Синең сүзең буенча яшәсен дисәң, мин колыңа мәрхәмәтеңне күрсәт! 18 Ач минем күзләремне: Кануныңдагы могҗизаларны күримче! 19 Җир йөзендәге бер мосафир мин, яшермә миннән боерыкларыңны! 20 Карар-хөкемнәреңне көне-төне көтеп, җаным алҗып беткән иде инде. 21 Боерыкларыңнан читкә тайпылганнарга – ләгыйнь тәкәббер бәндәләргә – авызлык кидердең Син. 22 Хурлык-мәсхәрәдән читләштер мине, чөнки Синең күрсәтмәләргә сыгынамын. 23 Менә, түрәләр миңа каршы хәйлә-мәкер коралар, мин исә, Синең колың, бары кагыйдәләрең турында уйланам. 24 Синең күрсәтмәләр миңа сөенеч китерә, алар минем киңәшче-мәслихәтчеләрем. 25 Гомерем кыл өстендә – вәгъдә биргәнчә, җанымны дәвала! 26 Юлларымны сөйләдем, һәм Син мине ишеттең. Инде мине Кануның кагыйдәләренә өйрәт! 27 Әмерләреңнең асылына төшендер мине! Шулчак могҗизалы эшләрең хакында уйланырмын. 28 Гамь чигеп җаным хәлсезләнде. – Вәгъдә биргәнчә, ныгыт мине! 29 Юлның ялганын читләштер миннән, Кануның илә миңа илтифатыңны күндер! 30 Минем сайлаган юлым – тугрылык юлы, Синең карар-хөкемнәреңне мин күз алдыма куйдым. 31 Мин Синең күрсәтмәләргә береккәнмен. И Раббым, оятка калдырма мине! 32 Боерыкларың юлы белән йөгерәмен, чөнки йөрәгемне шулай Син көйләдең. 33 И Раббым, кагыйдәләрең кушкан юлдан йөрергә өйрәт мине, мин аны һәрдаим күз уңында тотармын. 34 Зирәк акыл бир миңа, һәм мин Кануныңны үтәрмен, бөтен йөрәгем белән аны саклармын. 35 Мине боерыкларың сукмагына күндер – ихлас теләгем шулдыр. 36 Йөрәгемне күрсәтмәләреңә таба юнәлт, хәрәм малга ымсындырма мине. 37 Юк-бар нәрсәләргә күзләремне каратма, яшәтеп, хак юлыңнан атлат. 38 Мин колыңа биргән сүзеңне үтә, ул сүзең – Сине хөрмәт иткәннәргә. 39 Иң курыкканымнан – хур булудан сакла мине; шулай, Синең карар-хөкемнәрең яхшыдыр. 40 Менә, Синең әмерләргә сусыйм мин! Инде хаклыгың белән дәвала мине! 41 И Раббым, мәрхәмәтеңне юлла да, вәгъдә биргәнчә, коткар мине! 42 Шулчак хурлаучыларыма җавапны әйтә белермен, чөнки мин Синең сүзеңә таянамын. 43 Хак сүзне минем авыздан тартып алма, минем бар өметем Синең карар-хөкемеңдәдер. 44 Кануныңны һәрдаим саклармын, гомер бакый хәтердә саклармын. 45 Әмерләреңне мин үз иттем, шуңа күрә ирек-хөрлектә йөримен. 46 Күрсәтмәләрең турында патшаларга сөйләрмен, һәм бернинди оялу хисе кичермәм. 47 Боерыкларыңны үтәүдән мин ләззәт табам, чөнки аларны мин бик хуп күрәм. 48 Хуп күреп, аларга таба кулымны сузам, кагыйдәләрең турында уйланам. 49 Мин колыңа әйткән сүзеңне хәтергә төшер, ул сүзең белән Син миндә өмет уяткан идең. 50 Кайгылы чагымда бер юаныч булды ул, сүзең җаныма дәва бирде. 51 Тәкәбберләр мине нык мәсхәрәләде, әмма Кануныңнан мин читкә тайпылмадым. 52 Борынгыдан килгән карарларыңны истә тоттым, шулардан үземә юаныч таптым, и Раббым! 53 Кануныңнан читкә тайпылган яман бәндәләрне күргәч, эчемдә ачу уты кабынып китә. 54 Горбәттә йөргәндә, кагыйдәләрең минем өчен җыр кебектер. 55 Төннәрен исемеңне кабатлыймын, и Раббым. Кануныңны һич тайпылмый үтәп киләм. 56 Бу минем гадәткә кергән, чөнки мин Синең әмер-боерыкларыңа таянам. 57 Син, Раббым, – миңа тигән өлештер, Синең сүздән чыкмаска вәгъдә иттем мин. 58 Бар күңелемне биреп йөз нурыңны эзләдем. Вәгъдә биргәнчә, кызган мине! 59 Йөргән юлларымны уйлап, адымымны күрсәтмәләрең тарафына юнәлттем. 60 Боерыкларыңны үтәргә ашыктым, тоткарлык итмәдем. 61 Яманнар миңа һәрьяклап тозак кордылар, ләкин мин Синең Кануныңны онытмадым. 62 Төн уртасында торып та мин Сиңа гадел карарларың өчен рәхмәтләремне укыйм. 63 Әмерләреңне үтәгән, Синнән курыккан һәм Сине хөрмәт иткән бар кеше – минем дустымдыр. 64 Мәрхәмәт-шәфкатең белән бөтен җир йөзе тулы. И Раббым, Үз кагыйдәләреңә өйрәт мине! 65 И Раббым, биргән вәгъдәң буенча мин колыңа Син күп игелекләр эшләдең. 66 Үткен зиһен, белем бир миңа, чөнки мин Синең боерыкларыңа инанам. 67 Синнән сабак алмас борын адашып йөрдем, инде хәзер Синең сүзне саклап тотамын. 68 И Раббым, Син – игелек иясе, яхшылык кылучыдыр! Кагыйдәләреңне өйрәт миңа! 69 Тәкәббер бәндәләр миңа яла ягалар, мин исә ихластан бары Синең боерыкларны үтимен. 70 Аларның йөрәген май баскан, мин исә бары Синең Кануныңнан ләззәт табам. 71 Сабак алуым яхшыга булды: Кануның кагыйдәләрен өйрәнергә этәрде мине. 72 Синең авыздан чыккан Кануның сүзе меңләгән алтын-көмештән дә кадерлерәк миңа. 73 Мине Синең куллар бар итте, кыяфәт бирде. Боерыкларыңа төшенер өчен акыл иңдер миңа! 74 Мин Синең сүзеңә өмет баглап яшим; Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүчеләр, моны күреп, куанышырлар. 75 И Раббым! Беләм ки, карарларың хактыр Синең, миңа биргән сабак та тугрылык сыйфатыңа нигезләнгән. 76 Мин колыңа әйткән вәгъдәң буенча мәрхәмәтеңне күндер, юат мине! 77 Рәхим-шәфкатеңне күрсәт, һәм мин яшәрмен, чөнки Кануныңны үтәүдән ләззәт табам. 78 Мине гаепсезгә рәнҗеткән тәкәбберләр хурлыкка калсын, минем уйларымда исә Синең әмерләрең булыр. 79 Синең күрсәтмәләрне белүчеләр, Синнән куркучы һәм Сине хөрмәт итүчеләр миңа килсеннәр! 80 Ким-хур калмас өчен, кагыйдәләрең каршында минем йөрәгем гөнаһсыз вә саф булсын! 81 Коткаруыңны көтеп җаным өзгәләнә; өметем бары Синең сүзеңә баглыдыр. 82 «Кайчан миңа юану китерәсең?» – дип, вәгъдәңнең үтәлүен көтә-көтә, инде күзләремнең нуры сүнде. 83 Ысланып беткән, корып кипкән шәраб турсыгы кебек булдым, шул хәлдә дә кагыйдәләреңне онытмадым. 84 Мин колыңа тагын күпме көтәргә? Эзәрлекләүчеләремне кайчан хөкем итәчәксең? 85 Тәкәбберләр миңа чокыр казыганнар, алар Синең Кануныңа буйсынмыйлар. 86 Синең бар боерыкларың ышанычлыдыр. Мине нахакка эзәрлеклиләр, миңа ярдәм ит! 87 Җир йөзеннән мине чак кына олактырмадылар, ләкин мин Синең әмерләрдән ваз кичмәдем. 88 Мәрхәмәтеңне күндереп, җанымны сакла, һәм мин авызыңнан төшкән күрсәтмәләрне истән чыгармам. 89 И Раббым, Синең сүзең күкләрдә мәңге хакимлек итәдер. 90 Тугрылыгың буыннан-буыннарга дәвам итә. Җирне Син, бар кылып, үз урынына урнаштырдың, һәм ул шунда тора бирә. 91 Бар нәрсә Синең карарларыңа нигезләнеп саклана килә, бар нәрсә Сиңа хезмәт итә. 92 Әгәр Кануныңда минем күңелем сөенеч тапмаган булса, кимсетүләрдән һәлакәткә юлыгыр идем. 93 Әмерләреңне мәңге онытасым юк, чөнки шулар аша Син мине яшәтәсең. 94 Мин – Синеке, коткара күр мине, чөнки Синең әмерләреңә сыгынамын. 95 Яман бәндәләр мине сагалап торалар, харап итәргә форсат эзлиләр, мин исә әмерләрең турында уйланам. 96 Мин күрдем: һәр камиллекнең чиге бар, бары тик Синең боерыкларың гына чиксез-киңдер. 97 И Раббым, Кануның бик тә хуштыр миңа! Көннәр буе уйланам мин аның турында. 98 Боерыкларың һәрчак янәшәмдә, алар мине дошманнарымнан зирәгрәк итә. 99 Зиһенем бар остазларымныкыннан да үткенрәк, чөнки күрсәтмәләрең хакында гел уйланып йөрим. 100 Әмерләреңне үтәгәнгә, аңлау сәләтем өлкәннәрне дә уздыра. 101 Сүзеңә тугры булып калыр өчен, явызлык юлына адым ясаудан тыелдым. 102 Карарларыңнан читкә тайпылмадым, чөнки мине Син Үзең өйрәттең. 103 Сүзләрең тамагым өчен никадәр тәмле! Авызымда алар балдан да татлырак. 104 Әмерләреңнән мин акыл җыям, шуңа күрә ялган юлдагыларга нәфрәтем зур. 105 Синең сүзең – аякларым өчен шәм-чырагтыр, сукмагымны яктырткан нурдыр. 106 Хак карарларыңны саклап тотарга дип, мин антлар бирдем һәм аларны бозмаячакмын. 107 И Раббым, башымнан кичте күп кимсенүләр; вәгъдәңне биргәнчә, җанымны сакла! 108 И Раббым, авызымнан чыккан сүз корбаннарын хуп күреп, миңа хөкем-карарларыңны өйрәт! 109 Гел куркыныч астында яшәсәм дә, Синең Кануныңны онытмыйм. 110 Яман бәндәләр миңа тозак кордылар, ләкин мин Синең әмерләреңнән читкә тайпылмадым. 111 Күрсәтмәләреңне үземә мәңгелек милек итеп алдым, чөнки алар – күңелем куанычыдыр. 112 Кагыйдәләреңне ахыргача, гомер бакый үтәргә дип, күңелемне беркетеп куйдым. 113 Мин Синең Кануныңны хуп күреп яратам, монафикъларга исә нәфрәт белән карыйм. 114 Син – минем сыену урыным, калканым; мин бары Синең сүзгә инанамын. 115 Әй явыз җаннар, миннән ерак торыгыз, мин Аллам боерыкларын үтәргә телим. 116 Вәгъдәңне үтәп, миңа таяныч бул – шулчак яшәрмен. Өметем буш булмасын, ким-хур итмә мине! 117 Ярдәм ит – мин котылырмын һәм кагыйдәләреңне күз уңында тотармын. 118 Кануның кагыйдәләрен бозучыларны Син читкә кагасың, корган хәйләләре буш нәрсәдер. 119 Җир йөзендәге яман бәндәләрне Син чүп сыман чыгарып ташлыйсың, шуңа күрә мин күрсәтмәләреңне үз итәм. 120 Синнән куркып, минем бөтен гәүдәм калтырый, хөкемнәрең мине шомга сала. 121 Мин гаделлек вә тәкъвалык белән эш иттем – рәнҗетүчеләрем кулына калдырма мине! 122 Үзеңнең колыңа игелек кылырга вәгъдә бир, тәкәббер бәндәләр җәбереннән сакла! 123 Хак сүзеңнең үтәлүен, коткаруыңны көтә-көтә инде күзләрем талды. 124 Колың белән мәрхәмәтең кушканча мөгамәлә ит, кагыйдәләреңне аңлат! 125 Мин – Синең колыңдыр, акыл бир миңа, шулчак күрсәтмәләреңнең серенә төшенермен. 126 Әй Раббы! Хәрәкәт итәргә вакыт җитте: кешеләр Кануныңны бозып ташладылар. 127 Ә мин Синең боерыкларыңны алтыннан, саф алтыннан ныграк яратам. 128 Әмерләрең кушкан туры юлдан атлыйм, ә ялган юлдагыларга нәфрәт белән карыйм. 129 Синең күрсәтмәләрең гаҗәептер, и Раббым; шуңа мин аларны күңелем түрендә саклыйм. 130 Сүзләрең-ачышларың яктылык тарата, садә җаннарга акыл бирә. 131 Авыз ачып еш-еш сулап торамын – боерыкларыңа шулхәтле сусаганмын. 132 Миңа күз сал да исемеңне сөючеләр өчен әзерләгән шәфкатеңне күрсәт! 133 Мине бернинди бозыклык үзенә тартмасын өчен, адымнарымны әйткән сүзең карарынча юнәлт! 134 Әмерләреңне үтәр хәлгә килим – кеше золымыннан йолып ал мине! 135 Мин колыңа нурлы йөзең белән борыл, кагыйдәләр гыйльмеңнән миңа сабак бир! 136 Кануның таләпләрен кешеләр үтәмиләр, шуңа минем күзләремнән яшь коела. 137 И Раббым, Син – хаклык ияседер, хөкемнәрең дә гадел Синең! 138 Безгә биргән күрсәтмәләрең хак вә үтә ышанычлыдыр. 139 Дошманнарым Синең сүзне оныттылар, шуңа эчемдә ачу уты дөрләп яна. 140 Утка салып чистарткандай сафтыр сүзең, мин колың аны үз күреп яратам. 141 Мескен бер хәкыйрь булсам да, әмерләреңне мин онытмадым. 142 Синең хаклыгың мәңгелек, Кануның хакыйкатьтер. 143 Бәла-каза килеп, хәсрәт чигәм, бары Синең боерыкларда сөенеч табам. 144 Синең күрсәтмәләрең һәрчак хактыр; акыл бир миңа, һәм мин яшәрмен! 145 Бөтен йөрәгем белән Сине чакырам: Раббым, ишет мине, һәм мин кагыйдәләреңне үтәрмен! 146 Сиңа дәшәм: коткар мине, һәм мин күрсәтмәләреңне саклармын! 147 Көн туганчы ук Сиңа ялварам, биргән сүзеңә өмет итәм. 148 Төннәремне йокламый уздырам – Сине уйлап фикерләр йөртәм. 149 Мәрхәмәтең хакына авазымны ишет, и Раббым, гаделлегең хакына җанымны сакла! 150 Синең Кануныңнан ерак торучылар, мәкер эзләп, миңа якынлашалар. 151 Әмма Син, Раббым, янәшәмдә торасың, Синең боерыкларың хакыйкатьтер. 152 Күптәннән билгеле миңа шул нәрсә: күрсәтмәләрең Синең мәңгелек. 153 Кимсетелүемне күр дә коткар мине, чөнки Синең Кануныңны мин онытмадым. 154 Аралаучы булып дәгъвамны хакласаң, вәгъдә биргәнчә, җанымны сакласаң иде! 155 Яман бәндәләр котылудан ерак тора, чөнки кагыйдәләреңне бар дип тә белми. 156 Рәхим-шәфкатең киң Синең, Раббы, – гаделлегең хакына сакла җанымны! 157 Күптер мине эзәрлекләүче дошманнар, әмма мин күрсәтмәләреңнән читкә тайпылмыйм. 158 Мөртәтләргә мин җирәнеп карыйм: алар Синең сүзне үтәмиләр. 159 Әмерләреңне ничек яратуымны күрче, Раббым, мәрхәмәтең хакына сакла җанымны! 160 Синең сүзләрең хакыйкатьтер, хак хөкем-карарларың мәңгелек. 161 Түрә-хакимнәр мине бер гаепсезгә эзәрлеклиләр, әмма йөрәгем бары Синең сүздән генә калтырар. 162 Күп ганимәт тапкан кешедәй, мин сүзләреңне уйлап сөенәм. 163 Ялганны сөймим, җирәнгеч ул миңа, ә Кануныңны үз итеп яратам. 164 Мин Сине хак карарларың өчен көненә җидешәр тапкыр догамда данлыйм. 165 Бөек иминлек Синең Кануныңны сөючеләргә, алар өчен абыныр киртәләр булмас. 166 И Раббым, бәладән коткарырсың дип өмет итәм, боерыкларыңны үтәми калмыйм. 167 Җанымда күрсәтмәләреңне кадерләп саклыйм, аларны мин үз итеп яратам. 168 Әмер вә күрсәтмәләреңне хәтеремдә тотам, йөрер сукмаларым Синең күз алдында. 169 И Раббым, аһ-зарым Сиңа барып ирешсә иде! Хак сүзең буенча, акыл бир миңа! 170 И Раббым, үтенеч-догам хозурыңа барып җитсә иде! Вәгъдә биргәнчә, коткар мине! 171 Авызымнан Сиңа мактау сүзләре түгелер, чөнки Син мине кагыйдәләреңә өйрәтәсең. 172 Синең сүзеңне телгә алып җырлармын, чөнки боерыкларың һәммәсе хактыр. 173 Синең кулың миңа ярдәмгә әзер торсын, чөнки әмерләрең буенча яшәүне сайладым мин. 174 И Раббым, бәладән коткаруыңны зарыгып көтәм; Кануның минем өчен сөенеч чыганагыдыр. 175 Җаныма яшәргә һәм Сине данларга язсын, карарларың исә миңа терәк, таяныч булсын! 176 Мин, югалган сарык кебек, адашып калдым, колыңны эзләп тап, чөнки боерыкларыңны онытмадым мин. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia