Зәбур 105 - Изге Язма1 Раббыны данлагыз! Раббыга рәхмәтләр укыгыз, чөнки Ул игелекле, һәм Аның мәрхәмәте мәңгелек! 2 Раббының кодрәтен кем әйтеп бетерә алыр?! Аны мактау сүзләрен кем ишеттереп бетерер?! 3 Бәхетледер гаделлек белән эшләүчеләр, һәрдаим тәкъвалыкта гамәл кылучылар! 4 И Раббы, халкыңа нурлы йөзең белән борылганда онытма мине, аларны коткарганда, мине дә кайгырт! 5 Шулчак халкыңа хасланган бәхетне татыр идем, халкың сөенече белән сөенер идем, Синең халкың-биләмәң белән бергә горурлык кичерер идем. 6 Аталарыбызны кабатлап, гөнаһлар кылдык без, бозыклык юлына бастык, яманлыклар эшләдек. 7 Мисырда чакта аталарыбыз Синең могҗизаларыңа төшенмәделәр; бихисап игелекле эшләреңне онытып, Камышлы диңгез янында баш калкыттылар. 8 Әмма Раббы, кодрәтле асылын күрсәтеп, Үз исеме хакына аларны коткарды: 9 Камышлы диңгезгә боерып, аның суын киптертте, чүл өстедәй коры диңгез төбеннән кешеләрне исән-имин алып чыкты. 10 Дошманнары кулыннан коткарды, нәфрәтлеләр кулыннан йолып алды. 11 Ә дошманнарын, диңгез суларын кайтарып, батырып үтерде, берсен дә исән калдырмады. 12 Исраилиләр шунда Раббының сүзенә ышандылар, Аңа мактауларын юлладылар. 13 Әмма тиздән Аның игелекләрен онытып, киңәшләрен көтмәс булдылар. 14 Чүлдә барганда вәсвәсәгә бирелделәр, Аллаһыны сынарга керештеләр. 15 Ул аларга теләк-эстәгәннәрен бирде, тик көчле үләт тә җибәрде. 16 Стан булып торганда Мусага һәм Раббының изге рухание Һарунга көнчелекләре кузгалгач, 17 җир, ярылып, Датанны һәм Абирам тарафдарларын йотты; 18 ут көлтәсе шул төркемнең уртасына төште һәм яман бәндәләрне ялкыны белән көйдерде. 19 Хореб тавы төбендә торганда, бер бозау сыны ясады алар, шуңа илаһ итеп табындылар. 20 Раббының данын-бөеклеген шулай чирәм белән туена торган бозау сынына алыштырдылар. 21-22 Үзләрен Коткаручыны – Мисырда бөек эшләр кылган, Хам илендә могҗизаларын, Камышлы диңгез янында дәһшәтләрен күрсәткән Аллаһыны исләреннән чыгардылар. 23 Шуңа күрә Аллаһы: «Аларны юк итәчәкмен!» – диде. Әмма Муса – Аллаһы сайлаган зат – ике арага кереп баскач, Аллаһының ачуы тыелып калды. 24 Тансык гүзәл җирне кире какты алар, Аллаһының сүзенә ышанмады; 25 Раббы авазына колак салмыйча, чатырларында зар елап сөйләнделәр. 26 Шул сәбәпле Раббы кул күтәреп ант эчте – аларны чүлдә чәчеп калдырырга, 27 нәсел орлыкларын чит җирләр, чит кавемнәр арасына таратып бетерергә дип күңелен беркетте. 28 Соңра алар Багал-Пигурга бил бөктеләр, җансыз потка китергән корбаннарын ашап туендылар. 29 Кыланмышлары белән Раббы каһәренә тап булып, бөек үләт казасына дучар ителделәр. 30 Әмма Пинхәс, торып, арага керде – хөкемен чыгарды, һәм үләттән кырылыш шулай туктап калды. 31 Аның бу гамәле, тәкъвалык билгесе булып, буыннан-буыннарга мәңгегә теркәлеп калды. 32 Алар Мериба суы янында да Раббының ачуын китерделәр, моның Мусага да зыяны тиде: 33 алар аны чыгырыннан чыгардылар, һәм ул, уйламыйча, кирәкмәгән сүзләр сөйләп ташлады. 34 Раббыдан боерык булса да, исраилиләр чит халыкларны юкка чыгармадылар. 35 Үзләре мәҗүсиләр арасында эреп бетеп, бар эшне аларча эшли торган булдылар, 36 шуларның потларына табындылар, һәм бу алар өчен тозак булды. 37 Угылларын, кызларын җеннәргә корбан итеп китерә башладылар. 38 Кәнган потларына корбан итеп, гаепсез угыл һәм кызларының канын агыздылар – җир өстен нәҗесләделәр. 39 Эш-гамәлләре белән үзләрен пычраттылар, кыланмышлары белән Раббыга хыянәт иттеләр. 40 Шуннан Раббының аларга ачуы кабарды, Үз халкы-биләмәсе Аны җирәндерә башлады. 41 Һәм Ул аларны мәҗүсиләр кулына, дошманнары хакимлегенә тапшырды. 42 Дошманнарның җәбер-золымы астында алар буйсынырга мәҗбүр булдылар. 43 Раббы аларны күп тапкырлар коткарды, ләкин алар һаман башбаштаклык күрсәттеләр, гөнаһ эшләр кылып һаман түбән тәгәрәделәр. 44 Шулай да, ялварулы догаларын ишеткәндә, Ул аларның авыр хәлләренә керә, 45 алар белән төзегән килешүне исенә төшереп, чиксез мәрхәмәтле булганга, аларны кызгана, 46 исраилиләрне тоткын иткән кешеләр күңелендә рәхим-шәфкать хисләрен уята иде. 47 Коткар безне, и Раббы Аллабыз! Чит кавемнәр арасыннан җыеп ал! Шунда мөкатдәс исемеңә рәхмәтләр укырбыз, шөһрәтең, даның белән мактанырбыз! 48 Исраилнең Раббы Алласына мәңге-мәңгегә мактау-шөкерләр яусын! Әйтсен барлык халык: «Амин!» – дисен. Раббыны данлагыз! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia