Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Зәбур 1 - Изге Язма


Беренче китап

1 Бәхетледер кеше, яманнар үгете белән йөрмәсә, гөнаһлылар юлына басмаса, мыскыллап көлүчеләр арасында утырмаса!

2 Раббы канунында булыр аның ирке, көне-төне өйрәнер шул Канунны.

3 Агымсу ярында үскән агач кебек ул: җимешен үз вакытында бирер, яфраклары шиңмәс-корымас; һәр эшендә уңышка ирешер ул.

4 Яманнар андый түгелләр, җилгәреп очырган ашлык чүбе кебек алар.

5 Шунлыктан яманнар хөкемдә акланмас, тәкъвалар арасында гөнаһлылар урын тапмас.

6 Тәкъваларның юлын Раббы саклый, ә яманнарның юлы һәлакәткә илтә.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ