Яхәзкыл 7 - Изге ЯзмаИсраилнең ахыры якынлашу 1 Миңа Раббы сүзе килеп иреште: 2 – Син, адәм углы, Хуҗа-Раббы Исраил җиренә болай дип әйтә, диген: «Һәлакәт! Җирнең дүрт почмагына һәлакәт килде. 3 Инде менә соңгы сәгатең сукты, синең өскә ачуымны яудырачакмын, йөргән юлларыңа карап хөкем итәчәкмен, барлык әшәкелекләрең өчен җавап бирергә мәҗбүр итәчәкмен. 4 Мин сине кызганып тормам, ярлыкамам, йөргән юлларың һәм барлык әшәкелекләрең өчен җәзалармын. Шул чагында Минем Раббы икәнемне белерсең». 5 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Менә, бәла артыннан бәла килә. 6-7 Соңгы сәгать җитте, килеп җитте ул, сиңа якынлашты. Менә ул килә! Ябырылып, һәлакәт килә сиңа, ошбу җирдә яшәүче! Шул вакыт килеп җитте. Ул көн инде бик якын. Тауларда күңел ачу авазлары түгел, курку тавышлары яңгырый торган вакыт җитә. 8 Тиздән өстеңә ярсуымны түгәрмен, ачуымны алырмын синнән, йөргән юлларыңа карап хөкем итәрмен, барлык әшәкелекләрең өчен хисап тотарсың! 9 Кызганып тормам Мин сине, ярлыкамам, йөргән юлларың вә әшәкелекләрең өчен җәзасын бирермен. Шул чагында Минем – Раббы, җәза бирүче Зат икәнемне белерсең. 10 Менә ул көн, менә ул килеп җитте! Бәла килде. Таяк чәчәк атты, тәкәбберлек бөреләнде. 11 Җәбер-золым явызлык таягына әверелде. Алардан бернәрсә дә калмаячак: бик күп кешеләре дә, байлыклары да, муллыклары да, өстенлекләре дә юкка чыгачак. 12 Шул вакыт килеп җитте, ул көн килеп иреште; җир сатып алган кеше куанмасын, сатарга мәҗбүр булган кеше кайгырмасын, чөнки барысына бик нык ачуым чыкты. 13 Чөнки җирен саткан кеше үзе исән чакта кабат анда әйләнеп кайтмаячак; алар хакында Аллаһыдан иңгән күренеш кире алынмаячак; гөнаһлары аркасында беркем дә үзенең тормышын саклап кала алмаячак. 14 Быргы кычкыртуга һәммәсе әзер булып торса да, беркем сугышка бармас, чөнки аларның бөтен өеренә бик нык ачуым чыкты. 15 Дошман кылыч белән шәһәрнең тышкы ягында тора, ә шәһәр эчендә ачлык вә үләт чире генә. Кырдагы кеше кылычтан һәлак булыр, ә шәһәр эчендәгеләрне ачлык вә үләт чире кырыр. 16 Исән калганнар тауларга качып китәр, һәм үзәнлектәге күгәрченнәр кебек һәркайсы үзенең гөнаһлары өчен сыкрар. 17 Һәркайсының кулы салыныр, тезләре су өсте сыман дерелдәп торыр. 18 Шул чагында алар тупас тукымага төренәчәк, дәһшәткә күмеләчәк, йөзләре оялудан кызарачак, башларын кырачак алар. 19 Үзләренең көмешләрен урамга чыгарып атачак алар, алтыннары хәрәм әйбер кебек булачак. Көмешләре дә, алтыннары да Раббының ачу көнендә коткара алмас аларны. Алтын вә көмешләре тамакларын туйдырмаячак, корсакларын да тутырмаячак, чөнки болар аларның гөнаһына сәбәпче булды. 20 Кешеләр, үзләренең матур әйберләре белән горурланып, шулардан әшәке, җирәнгеч сыннар ясадылар. Шуңа күрә Мин әлеге әйберләрне кешеләр өчен хәрәм нәрсәгә әверелдерәм. 21 Мин аларны чит кешеләргә ганимәт итеп вә җир йөзендәге явыз бәндәләргә табыш итеп бирәм; шул кешеләр аларны нәҗесләячәк. 22 Мин алардан йөземне читкә борырмын, һәм алар Минем кадерле йортымны нәҗесләячәк – юлбасарлар, анда кереп, аны нәҗесләячәк. 23 Зынҗырлар ясагыз, чөнки бу җир канлы җинаятьләр белән сугарылган, шәһәр җәбер-золым белән тулган. 24 Мин бирегә иң явыз халыкларны китерәчәкмен, һәм алар биредәге йортларны үз кулына төшерәчәк. Мин көчлеләрнең тәкәбберлеген бетерәчәкмен, аларның изге урыннары нәҗесләнәчәк. 25 Дәһшәт килгәч, алар тынычлык эзләр, ләкин таба алмас. 26 Бәла артыннан бәла килер, бер имеш-мимеш икенчесен тудырыр, пәйгамбәрләрдән илаһи күренешләр сорарлар, руханилар канун өйрәтүдән туктар, өлкәннәр киңәш бирә алмас. 27 Патша хәсрәтләнер, түрәләр өметен өзәр, халыкның куллары калтырар. Мин аларның кылган гамәлләренә карап җәзасын бирермен, үз кагыйдәләре буенча хөкем итәрмен, һәм алар Минем Раббы икәнемне белерләр». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia