Яхәзкыл 41 - Изге Язма1 Аннары теге ир мине Аллаһы йортының алгы бүлмәсенә алып керде һәм ишек янындагы диварларны үлчәде – һәр ике яктан да аларның калынлыгы алты терсәк иде. 2 Ишекнең уемы ун терсәк булып, һәр ике ягындагы диварларның озынлыгы бишәр терсәк иде; аннары ул алгы бүлмәне үлчәде – аның озынлыгы кырык терсәк, киңлеге егерме терсәк булды. 3 Шуннан ул эчке бүлмәгә үтте, ишек янындагы диварларны үлчәде – аларның калынлыгы ике терсәк иде. Ишекнең уемы алты терсәк булып, һәр ике ягындагы диварларның озынлыгы җиде терсәк иде. 4 Аннары озынлыгы вә киңлеге егерме терсәк булган эчке бүлмәне үлчәп алды һәм миңа: – Бу – Иң изге бүлмә, – диде. 5 Аллаһы йорты диварының калынлыгы – алты, ә дивар тирәли урнашкан ян бүлмәләрнең киңлеге дүртәр терсәк булды. 6 Ян бүлмәләр берсе өстендә берсе өчәр рәт урнашып, һәр рәттә утызар бүлмә иде. Изге йорт дивары буйлап ясалган чыгынтылар ян бүлмәләргә терәк буларак хезмәт итә; шулай итеп, бүлмәләр йорт диварына терәлеп тормый иде. 7 Һәр рәттәге ян бүлмәләр аскысыннан киңрәк итеп эшләнгән. Изге йортны әйләндереп алган әлеге бүлмәләр өскә таба киңәя бара. Түбәндәге рәттән өске рәткә урта рәт аша баскыч буйлап менәсе. 8 Һәм мин Изге йорт нигезенең күтәртебрәк эшләнгән булуын һәм аның ян бүлмәләр өчен нигез вазифасын башкаруын күрдем. Нигезнең биеклеге бер таякка – тулы алты терсәккә тәңгәл иде. 9-11 Ян бүлмәләрнең тышкы дивар калынлыгы биш терсәк иде. Ян бүлмәләр белән рухани бүлмәләре арасында, Изге йорт тирәли, киңлеге егерме терсәккә тәңгәл ачык урын булып, ян бүлмәләргә төньяктан һәм көньяктан шул ачык урын аша керәсе. Изге йортның нигезе диварлардан биш терсәккә алгарак чыгып тора. 12 Изге йортның көнбатышындагы ачык урынга караган бинаның киңлеге – җитмеш, озынлыгы – туксан, ә бина диварларының калынлыгы биш терсәк иде. 13 Аннары теге ир Изге йортның озынлыгын үлчәде – ул йөз терсәк булды. Көнбатыштагы ачык урын белән шушы бинаның киңлеге дә диварлары белән бергә шулай ук йөз терсәк иде. 14 Изге йорт ишегалдының көнчыгышка караган ягы, шундагы бүлеп алынган ачык урынны да кертеп, йөз терсәк киңлектә иде. 15 Ул ир Изге йорт артындагы ачык урынга караган бинаны үлчәде: әлеге бинаның озынлыгы ике яктагы әйваннары белән бергә йөз терсәк булды. Аллаһы йортының эчке бүлмәләре, ишегалдына чыга торган болдыр, 16-18 бусагалар, тар тәрәзәләр, бүлмәләрнең өчесен дә уратып алган ян бүлмәләр – агачтандыр. Идән, Аллаһы йорты диварының тәрәзәгә кадәр өлеше, ишектән югары өлеше, тәрәзәләрнең эчке вә тышкы ягы да агачтан эшләнгән. Эчке һәм алгы бүлмә диварлары тоташтан керубим вә хөрмә агачы сурәтләре белән уеп бизәлгән: хөрмә агачы һәм керубим сурәтләре чиратлашып килә. Һәр керубимнең ике йөзе булып, 19 бер яктагы хөрмәгә караган йөзе – кешенеке, ә икенче яктагы хөрмәгә караганы арысланныкы иде. Изге йортның бөтен диварлары шулай эшләнгән иде. 20 Керубим вә хөрмә агачы сурәтләре диварларны шулай идәннән алып ишек өстенә кадәр бизәп тора иде. 21 Аллаһы йортының ишек яңаклары дүртпочмаклы булып, Иң изге бүлмәнеке дә нәкъ шундый иде. 22 Биеклеге өч терсәк, озынлыгы ике терсәк булган мәзбәх – аның мөгезләре, нигезе, ян яклары – агачтан эшләнгән. Теге ир миңа: – Бу – Раббы алдындагы өстәл, – диде. 23 Аллаһы йортына, Иң изге бүлмәгә керә торган ишекләр ике ишекчәле иде. 24 Һәр ишек икешәр ишекчәдән гыйбарәт, һәр ишектә – күгәнгә эленгән ике ишекчә. 25 Аллаһы йорты ишекләренә, диварлардагы кебек үк, керубимнәр вә хөрмә агачы сурәтләре уелган. Болдыр алдындагы түбә такта белән ябылган. 26 Болдырның ян-якларында тар тәрәзәләр ясалган булып, аның түшәменә һәм диварларның һәр икесенә, шулай ук йортның ян бүлмәләренә хөрмә агачы сурәтләре уелган иде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia