Яхәзкыл 38 - Изге ЯзмаГогның тар-мар ителүе 1 Миңа Раббы сүзе килеп иреште: 2 – И адәм углы! Магог җирендәге Гогка – Мешех вә Түбәл җирләренең баш хакименә йөзеңне борып, аңа каршы пәйгамбәрлек сүзеңне әйт, 3 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Мешех вә Түбәл җирләренең баш хакиме Гог, менә, Мин сиңа каршы чыгам! 4 Синең теш казналарыңа ыргак кидерәм, сине һәм бөтен гаскәреңне – атларыңны вә баштанаяк коралланган җайдакларыңны, зур вә кечкенә калкан тоткан, кылыч күтәргән күп санлы халкыңны кире борам. 5 Алар белән бергә калканлы вә очлымлы Фарсы, Хәбәшстан, Пут халкын, 6 бөтен гаскәрләре белән Гомәр һәм төньяк чиктәге Бәйт-Түгәрмәне – синең белән бергә күп халыкларны кире борам. 7 Син үзең һәм синең янга җыелган күп санлы халыклар әзерләнсен һәм кораллансын; син аларга юлбашчы бул. 8 Еллар узып, күп көннәр үткәч, сине чакырып алырлар, һәм син сугыштан соң тернәкләнгән, кешеләре башка халыклар арасыннан җыеп алынган җиргә, күптән бушап калган Исраил тауларына һөҗүм итәрсең. Анда яшәүчеләр, кайчандыр башка халыклар арасыннан кире кайтарылып, хәзер тыныч-имин көн күрәләр. 9 Син барлык сугышчыларың һәм күп санлы халыклар белән бергә давыл кебек күтәрелерсең, җирне каплап алган болыт булып килерсең». 10 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Ул көнне йөрәгеңне төрле уй-хисләр биләп алыр, һәм син бер явыз эш кылырга ниятләрсең. 11 Син: „Коймалар белән әйләндереп алынмаган торак урыннарда тыныч-имин яшәүче халык өстенә барам – диварлары да, бикләре дә, капкалары дә юк аларның. 12 Аларны талыйм, малларын алам; яңадан кеше яши башлаган хәрабәләргә, төрле халыклар арасыннан җыеп алынган, терлекләре вә милке булган, дөньяның уртасында яшәгән халыкка кул салам“, – дисең. 13 Шеба белән Дедан, Таршишның сәүдәгәрләре вә барлык яшь арысланнары синнән: „Аларны таларга дип килдеңме?! – дип сорарлар. – Малларын эләктерергә дип килдеңме?! Көмеш вә алтыннарын, терлекләрен вә милкен тартып алыр өчен, зур табыш алыр өчен, күп санлы халыкларыңны җыеп килдеңме?!“». 14 Шуңа күрә, адәм углы, Гогка пәйгамбәрлек ит, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Юлга кузгалган көндә син Минем халкым Исраилнең хәвеф-хәтәрсез яшәгәнен белмәссеңме?! 15 Чирүдәй зур, атларга атланган күп санлы гаскәре булган башка халыклар белән бергә син төньяк чикләрдә урнашкан үз җиреңнән юлга кузгалырсың. 16 Син Минем халкым Исраилгә җир өстен каплап алган болыт шикелле ябырылырсың. Мин сине, Гог, алдагы көннәрдә Үземнең җиремә алып килермен. Синең аша халыкларга Үземнең изгелегемне күрсәтеп, аларга Үземне танытыр өчен эшлим Мин моны». 17 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Әле борынгы заманнарда ук Үземнең колларым булган Исраил пәйгамбәрләре аша синең хакта сөйләмәдемме Мин?! Ул вакытларда пәйгамбәрләр, Мин сине алар өстенә җибәрәм дип, еллар дәвамында әйтеп килделәр. 18 Исраил җиренә Гог һөҗүм иткән көнне Минем ачуым дөрләп кабыначак, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. 19 Көнләшеп, ачу утында янып, Мин, ул көнне Исраил җирендә зур тетрәнү булачак, дидем. 20 Диңгездәге балыклар, күктәге кошлар, кырдагы җәнлекләр, җирдән сөйрәлүче барлык җан ияләре, җир йөзендәге барлык кешеләр Минем алдымда калтырап торачак. Таулар җимереләчәк, кыя ташлар ишелеп төшәчәк, барлык диварлар җиргә авачак. 21 Барлык тауларым буйлап Гогка каршы кылыч җибәрәчәкмен, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – һәммәсе бер-берсенә кылыч күтәрер. 22 Мин аны үләт чире, кан кою белән җәзалармын, аңа вә аның гаскәрләренә, аның белән булган күп халыкларга яңгыр вә боз кантарлары, ут вә күкерт яудырырмын. 23 Мин Үземнең бөеклегемне вә изгелегемне күрсәтермен, күп халыкларга Үземне танытырмын. Шунда Минем Раббы икәнемне белерләр». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia