Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Яһүдәдән хат 1 - Изге Язма

1 Гайсә Мәсихнең колы, Ягъкубның бертуган кардәше Яһүдәдән Атабыз Аллаһы тарафыннан чакырылганнарга, сөелгәннәргә һәм Гайсә Мәсих өчен сакланганнарга.

2 Сезгә шәфкать, иминлек һәм мәхәббәт мул итеп бирелсен.


Ялган пәйгамбәрләрнең хөкем ителүе

3 Газиз дусларым! Уртак котылуыбыз хакында сезгә язарга дип бик дәртләнсәм дә, изгеләргә бер тапкыр һәм гомергә бирелгән иман өчен тырышып эшләгез, дип үгетләп язуны тиешле таптым.

4 Кайбер имансыз кешеләр арагызга яшеренеп керделәр. Алар үз азгынлыкларын аклау өчен, Аллабызның мәрхәмәтен бозып күрсәтәләр һәм бердәнбер Хөкемдарыбыз һәм Хакимебез Гайсә Мәсихне инкяр итәләр. Аларга булачак хөкем турында Изге язмада инде күптән әйтелгән.

5 Ләкин инде барын да белсәгез дә, хәтерегезгә төшерергә телим: Раббы бервакыт халыкны Мисырдан коткарып алып чыккан булса да, соңыннан араларындагы ышанмаучы кешеләрне һәлак иткән.

6 Тиешле урыннарын сакламыйча, торакларын ташлап киткән фәрештәләрне онытмагыз: Раббы аларны тирән караңгылыкта, бөек көндә хөкем итү өчен мәңгелек чылбырларда бәйләп тота.

7 Шул фәрештәләрдәй фәхешлеккә һәм бәдәни бозыклыкка бирелгән Сәдүм белән Гамура шәһәрләре һәм алар тирәли урнашкан шәһәрләр дә, кисәтүче гыйбрәт булып, мәңгелек ут җәзасын кичерәләр.

8 Шулай бу кешеләр дә, хыялларына таянып, тәннәрен нәҗеслиләр, Раббы хакимлеген инкяр итәләр, хәтта күкләрдәге шөһрәтле затларга яла ягалар.

9 Җитәкче фәрештә Микәил дә, Мусаның гәүдәсе хакында иблис белән бәхәсләшкәндә, хурлап һәм хөкем итеп әйтергә батырчылык итмәгән, бәлки: «Сине Раббы шелтәләсен», – дигән.

10 Алар исә үзләре аңламаган һәммә нәрсәне яманлыйлар, аңсыз хайваннардай табигый теләкләренә бирелеп яшиләр һәм нәкъ шул аларны һәлак итә дә.

11 Кайгы аларга, чөнки алар Кабил юлыннан баралар. Акча хакына Билгамның ялгышлыкларын кабатлыйлар, фетнә чыгарган өчен, Корахтай һәлак булалар.

12 Мәхәббәт мәҗлесләрегездә алар – пычрак таплар: вөҗдансызланып сыйланалар. Алар – үзләре хакында гына кайгыртучы көтүчеләр, җил куып йөрткән яңгырсыз болытлар, бөтенләй үлгән, тамыры белән кубарылган, көзен җимеш бирми торган агачлар.

13 Алар – хурлыклы эшләренең күбеге белән капланган давыллы диңгез дулкыннары. Алар – адашкан йолдызлар. Мәңгелек дөм караңгылыкта алар өчен урын саклана.

14-15 Ханох – Адәм нәселенең җиденче буыны – алар хакында пәйгамбәрлек итеп, болай дигән: «Менә, Раббы барысы өстеннән хөкем итү өчен, кылган барча имансыз гамәлләре һәм бөтен гөнаһлы имансызларның Раббыга каршы сөйләгән барлык оятсыз сүзләре өчен җәзаларга дип, Үзенең меңнәрчә изгеләре белән килә».

16 Бу кешеләр – язмышларыннан канәгать булмаган сукранучылар. Алар үзләренең нәфес теләкләре буенча гамәл кылалар, тәкәббер сүзләр әйтәләр, үз файдалары хакына ялагайланып йөриләр.


Кисәтүләр һәм киңәшләр

17 Сез исә, газиз дусларым, Хакимебез Гайсә Мәсих рәсүлләре тарафыннан алдан әйтелгән сүзләрне истә тотыгыз.

18 Алар сезгә: «Соңгы вакытта үзләренең бозык теләкләре буенча гамәл кылучы мыскыллаучылар булыр», – диделәр.

19 Ул кешеләр таркалыш чыгаралар, нәфес теләкләренә буйсыналар, һәм аларда Изге Рух юк.

20 Сез исә, газиз дусларым, үз тормышыгызны иң изге иманыгыз нигезендә корып дәвам итегез, Изге Рух белән дәртләнеп дога кылыгыз.

21 Хакимебез Гайсә Мәсих Үзенең шәфкатендә сезгә мәңгелек тормыш бирәчәген көтеп, Аллаһыга карата булган мәхәббәтегездә калыгыз.

22 Кайбер кешеләр икеләнсәләр, аларга шәфкать күрсәтегез.

23 Башкаларын уттан тартып алгандай коткарыгыз. Калганнарына исә шәфкать күрсәткәндә, күңелләрегездә курку хисе булсын: хәтта шакшы эшләре белән тапланган киемнәреннән дә җирәнегез.


Данлау догасы

24 Сезне гөнаһка төшүдән саклый алучы, шатлык белән Үзенең даны алдына кимчелекләрсез китерә ала торган

25 Хакимебез Гайсә Мәсих аша безне коткаручы бердәнбер Аллаһыга бар вакытлардан элек, хәзер һәм мәңгегә дан, мәһабәтлек, кодрәт һәм хакимлек булсын. Амин.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ