Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Сефания 1 - Изге Язма

1 Яһүдә җирендә Амон углы Йошия патшалык иткән көннәрдә Хизәкыйя углы Амария тудырган Гедалия углы Күшидән туган Сефаниягә Раббы Үз сүзен җиткерде.


Раббы әзерләгән хөкем

2 Раббы болай ди: «Җир йөзендәге бар нәрсәне юк итәчәкмен!

3 Кешеләрне вә хайваннарны, күктәге кошларны вә диңгездәге балыкларны кырып бетерәчәкмен; явыз бәндәләрне дә, кешене абындыра торган нәрсәләрне дә юкка чыгарачакмын, адәм затын җир йөзеннән себереп түгәчәкмен!» – дип белдерә Раббы.


Раббының Иерусалимне хөкемгә тартуы

4 «Яһүдә вә Иерусалим халкына каршы Мин кул күтәрәмен, бу җирләрдә илаһ Багалның эзен дә калдырмам, Раббыдан баш тарткан руханилар белән бергә каһиннәрнең исемен юк итәрмен, – ди Раббы. –

5 Йорт түбәләрендә күк җисемнәренә табынучыларны, Раббыга сәҗдә кылып, Аның исеме белән һәм шулай ук Молых илаһының исеме белән да ант итүчеләрне,

6 Раббыдан ваз кичкән, Раббыны эзләмәгән, Аңа сыенмаганнарны юк итәрмен».

7 Хуҗа-Раббы алдында һәммәгез тынып калсын, чөнки Раббы көне якынлашты! Раббы корбан табынын инде хәстәрләде, һәм Аның кунаклары пакьләнү йоласын узды.

8 «Корбан китергән көнне Мин, Раббы, түрәләрне вә патша угылларын, чит халыкларга охшатып киенүчеләрнең барысын җәзалармын.

9 Ул көнне бусага аша атлап чыгучыларны, көчләү, алдау юлы белән җыйган малны хуҗа йортына китерүчеләрне җәзалармын.

10 Ул көнне, – дип игълан итә Раббы, – Балык капкасы янында – ачынып кычкырган, шәһәрнең яңа бистәсендә – үкереп елаган тавышлар, барча калкулыкларда коточкыч гөрелте ишетерсез.

11 Шәһәрнең түбәнге өлешендә яшәүчеләр, үкереп елагыз! Чөнки барлык сәүдәгәрләр һәлак булыр һәм алыш-биреш итүчеләр һәммәсе кырылып бетәр.

12 Ул көнне Мин, бер чыраг алып, Иерусалимнең бар җирен әйләнеп чыгармын, „Раббы яхшылык та, яманлык та кыла алмый“ дип, үз-үзләреннән канәгать булып утырган адәмнәргә җәзасын бирермен.

13 Андыйларның бар мөлкәте таланып, йортлары ташландык бер хәлгә килер. Аларга үзләре салган йортларда яшәргә, үзләре үстергән йөземнең шәрабын татырга насыйп булмас».


Раббының бөек көне

14 Раббының бөек көне инде якын, бик якын! Ул көн ашыгып килә. Раббы көнендә коточкыч тавыш кубачак, хәтта куркусыз сугышчылар да кычкырып елаячак!

15 Раббының ярсуы кайнаган көндер бу. Кайгы вә газап, бөлгенлек вә җимерелү, караңгылык вә зольмәт көне, болыт каплаган кара көн,

16 ныгытылган шәһәрләргә вә биек манараларга каршы сугышка чакырып, быргы кычкырткан көн бу.

17 «Раббыга каршы гөнаһ кылган өчен, кешеләргә Мин бәла-каза җибәрермен, һәм алар, сукырлар сыман, ары-бире килеп йөрерләр; каннары җиргә түгелер, җәсәдләре тирес кебек аунап ятар аларның», – ди Раббы.

18 Раббының ачуы кузгалган көнне көмешләре дә, алтыннары да коткара алмас аларны. Раббының көнчелек уты бар дөньяны көйдереп ташлар, җирдә яшәүче барча тереклек иясен Ул һич көтмәгәндә кырып бетерер.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ