Саннар 9 - Изге ЯзмаКотылу бәйрәме турында өстәмә кагыйдәләр 1 Исраилиләр Мисыр җиреннән чыкканнан соң, икенче елның беренче аенда Синай чүлендә Раббы Мусага әйтте: 2-3 – Исраилиләр Котылу бәйрәмен билгеләнгән вакытта – беренче айның ундүртенче көнендә кич белән барлык канун-кагыйдәләренә туры китереп билгеләп үтсеннәр. 4 Муса исраилиләргә Котылу бәйрәмен уздырырга кушты, 5 һәм алар беренче айның ундүртенче көнендә кичен Синай чүлендә Котылу бәйрәмен билгеләп үттеләр. Раббы Мусага ничек әмер итсә, исраилиләр нәкъ шулай эшләделәр. 6 Әмма арадан кайберәүләр, үлгән кешенең мәетенә кагылып нәҗесләнү сәбәпле, ул көнне бәйрәм итә алмадылар. Алар, шул көнне үк Муса белән Һарун янына килеп: 7 – Үлгән кешенең мәетенә кагылып, без нәҗесләндек, әмма ни өчен безне билгеләнгән вакытта исраилиләр белән бергә Раббыга бүләк тәкъдим итүдән мәхрүм кылдыгыз? – диделәр. 8 Муса аларга: – Туктагыз, башта мин сезнең хакта Раббының нәрсә әмер итәсен белешим, – диде. 9 Раббы Мусага әйтте: 10 – Исраилиләргә әйт: «Әгәр сез үзегез яки нәсел варисларыгыздан берәрсе мәеткә кагылып нәҗесләнә яисә озак вакыт юлда була икән, андый кешеләр дә Котылу бәйрәмендә катнаша ала. 11 Андый кешеләр Котылу бәйрәмен икенче айның ундүртенче көнендә кич белән билгеләп үтсеннәр. Алар тәкә бәрән белән төче икмәкләр һәм ачы үләннәр ашасыннар 12 һәм ул азыкларның берсен дә икенче көннең иртәсенә калдырмасыннар, тәкә бәрәннең сөякләрен сындырмасыннар. Котылу бәйрәмен алар бөтен шартларына китереп уздырырга тиеш. 13 Ә инде нәҗесләнмәгән һәм юлда булмаган кеше, Котылу бәйрәмен билгеләп үтмәсә, үз халкы арасыннан юкка чыгарылачак, чөнки ул тиешле вакытта Раббыга бүләк китермәгән санала; үзенең гөнаһы өчен ул җәза алачак. 14 Сезнең арада яшәүче килмешәк Котылу бәйрәмен үткәрергә теләсә, бәйрәмгә кагылышлы бөтен канун-кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Килмешәкләр өчен дә, җирле кешеләр өчен дә канун бер булсын». Изге чатыр өстендәге болыт 15 Шаһитлык чатыры, ягъни Изге чатыр корылган көнне аны болыт каплап алды, ә кичтән алып иртәнгә кадәр чатыр өстендә ут-ялкын янып торган кебек булды. 16 Бу хәл һаман шулай дәвам итте: көндез чатырны болыт каплап торды, ә төнлә ут янган кебек булды. 17 Болыт Изге чатыр өстеннән күтәрелгәндә, исраилиләр юлга кузгала, болыт туктаган урында исә чатырларын корып ял итә иделәр. 18 Исраилиләр Раббы күрсәтмәсе буенча юлга чыктылар һәм Аның күрсәтмәсе буенча чатырларын корып ял иттеләр. Болыт чатыр өстендә туктап торган вакытта, алар да кузгалмадылар. 19 Болыт чатыр өстендә озак торган вакытта, исраилиләр дә, Раббы әмерен үтәп, юлга чыкмадылар. 20 Кайвакыт болыт чатыр өстендә берничә көн торды. Мондый очракта исраилиләр дә Раббы күрсәтмәсе буенча туктап тордылар. Юлга алар Раббы күрсәтмәсе буенча кузгалдылар. 21 Кайвакыт болыт чатыр өстендә кичтән алып иртәнгә кадәр генә торды, һәм иртә белән күтәрелә башлауга, алар да юлга чыктылар. Болыт кайчан күтәрелсә, – көндез буламы ул, төнләме, – халык та юлга кузгалды. 22 Чатыр өстендә болыт күпме торса, – ике көн, бер ай яки бер елмы, – исраилиләр дә шунда туктап тордылар һәм юлга чыкмадылар, ә инде болыт күтәрелүгә, алар юлга чыктылар. 23 Раббы күрсәтмәсе буенча, алар туктап тордылар һәм, Аның күрсәтмәсе буенча, юлга чыктылар. Исраилиләр, шушылай итеп, Раббының Муса аша биргән әмерен үтәделәр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia