Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Саннар 4 - Изге Язма


Коһат угылларының вазифасы

1 Раббы Муса белән Һарунга болай диде:

2 – Леви ыругының Коһат токымын кабиләләре вә гаиләләре буенча исәпкә ал.

3 Очрашу чатырында хезмәт итәргә яраклы, утыз яшьтән илле яшькәчә булган барлык ирләрне санап чык.

4 Коһат угылларының хезмәте Очрашу чатырының иң изге әйберләрен кайгыртудан гыйбарәт.

5 Юлга кузгалганда, Һарун һәм аның угыллары, чатырга кереп, Боерыклар сандыгы алдындагы пәрдәне алсыннар да шуның белән сандыкны капласыннар.

6 Аның өстенә диңгез филе тиресеннән эшләнгән япма япсыннар, аны йоннан тукылган зәңгәр җәймә белән каплап, күтәреп йөртә торган колгаларын үз урынына куйсыннар.

7 Икмәк бүләге өстәленә йоннан эшләнгән зәңгәр җәймә япсыннар, аның өстенә савыт-саба һәм табакларны, тәлинкә һәм шәраб бүләге тәкъдим итү касәләрен куйсыннар. Даими китерелә торган икмәк өстәлдә һәрвакыт торырга тиеш.

8 Шулар өстенә кызыл төстәге җәймә япсыннар; аннары диңгез филе тиресеннән эшләнгән япма белән каплап, күтәреп йөртә торган колгаларын үз урынына куйсыннар.

9 Йоннан эшләнгән зәңгәр җәймә белән шәмдәлне һәм аның яктырткычларын, филтә кыскычын, көл җыю улакларын, яктырткычка салына торган зәйтүн мае савытларын япсыннар.

10 Шәмдәл һәм аның барлык кирәк-яракларын, диңгез филе тиресеннән эшләнгән япма белән каплап, агач носилка өстенә куйсыннар.

11 Алтын мәзбәх өстенә йоннан эшләнгән зәңгәр җәймә, аннары диңгез филе тиресеннән эшләнгән япма капласыннар, күтәреп йөртә торган колгаларын үз урынына куйсыннар.

12 Изге бүлмәдә хезмәт күрсәткәндә кулланыла торган барлык нәрсәләрне йоннан эшләнгән зәңгәр җәймәгә төрсеннәр дә, диңгез филе тиресеннән эшләнгән япма белән каплап, агач носилка өстенә куйсыннар.

13 Һарун һәм аның угыллары мәзбәхне, көленнән тазартып, җете кызыл җәймә белән капласыннар

14 һәм мәзбәх өстенә корбан китерелгәндә кулланыла торган бар әйберне – майлы көл җыела торган улакларны, чәнечкеләрне, көрәкләрне, кан чәчрәткәндә кулланыла торган касәләрне урнаштырсыннар һәм, шуларны диңгез филе тиресеннән эшләнгән япма белән каплап, күтәреп йөртә торган колгаларын үз урынына куйсыннар.

15 Юлга кузгалганда, Һарун һәм аның угыллары Изге бүлмә әйберләрен, аның барлык кирәк-яракларын каплап бетергәч, аларны күтәреп бару өчен, Коһат угыллары килсен. Әмма алар изге әйберләргә кагылырга тиеш түгел, кагылган очракта, алар үләчәк. Очрашу чатырының әйберләрен Коһат угыллары күтәреп барырга тиеш.

16 Яктырткычлар өчен зәйтүн мае, хуш исле сумала, даими китерелә торган икмәк бүләге, изгеләндерү мае – Изге чатыр һәм аның эчендә булган бар нәрсә, шулай ук Изге бүлмә һәм аның барлык кирәк-яраклары рухани Һарун углы Элгазар карамагына тапшырылсын.

17 Раббы Муса белән Һарунга болай диде:

18 – Леви ыругы арасыннан Коһат токымының юкка чыгуына юл куймагыз.

19 Алар иң изге әйберләргә якын килеп үлмәсен, исән калсын өчен, менә нәрсә эшләгез: Һарун һәм аның угыллары, Изге бүлмә эченә кереп, Коһат угылларына нәрсә эшләргә һәм нәрсәне күтәреп барырга икәнне аңлатып бирсеннәр.

20 Изге әйберләргә япма каплаган вакытта, Коһат нәселенә бу әйберләргә якын килергә һәм аларны күрергә ярамый, югыйсә алар үләчәк.


Гершон угылларының вазифасы

21 Раббы Мусага әйтте:

22 – Гаиләләре вә кабиләләре буенча Гершон угылларын да исәпкә ал.

23 Утыз яшьтән илле яшькәчә булган һәм Очрашу чатырында хезмәт итәргә яраклы ирләрнең һәммәсен исәпкә ал.

24 Хезмәт күрсәткәндә һәм йөк ташыганда, Гершон токымы башкарачак эшләр:

25 алар чатыр пәрдәләрен, Очрашу чатыры белән аның каплавычын, диңгез филе тиресеннән эшләнгән тышкы каплавычны, Очрашу чатырына керү юлын каплаучы пәрдәне,

26 чатыр һәм мәзбәхне әйләндереп алган ишегалды пәрдәләрен, ишегалды капкасына эленә торган пәрдәне, бауларны һәм хезмәт башкарганда кирәкле бар нәрсәне ташырга тиеш. Шундагы барлык эшләрне Гершон токымы үтәсен.

27 Гершон угылларының бөтен хезмәте – йөк ташумы, башка эшләрме – Һарун һәм аның угылларының күрсәтмәсе белән башкарылырга тиеш. Үзләре ташыган әйберләрне алар үзләре сакласын.

28 Очрашу чатырында Гершон токымының эше әнә шуннан гыйбарәт. Үзләренә йөкләнгән вазифаны алар рухани Һарун углы Итамар күзәтчелегендә башкарачак.


Мерари угылларының вазифасы

29 Кабиләләре вә гаиләләре буенча Мерари угылларын да исәпкә ал.

30 Утыз яшьтән илле яшькәчә булган һәм Очрашу чатырында хезмәт итәргә яраклы ирләрнең һәммәсен исәпкә ал.

31 Очрашу чатырында аларның хезмәте түбәндәгедән гыйбарәт: чатырның рамнарын, борысларын, баганаларын һәм нигезләрен,

32 ишегалдының һәр ягындагы баганаларын, нигезләрен, казыкларын, бауларын һәм барлык кирәк-яракны алар күтәреп барырга тиеш. Кемнең нәрсә күтәреп барасы төгәл билгеләнсен.

33 Очрашу чатырында Мерари токымы эше әнә шуннан гыйбарәт. Үзләренә йөкләнгән вазифаны алар рухани Һарун углы Итамар күзәтчелегендә башкарачак.


Левиләрнең санын исәпкә алу

34-35 Муса, Һарун һәм җәмәгать башлыклары утыз яшьтән илле яшькәчә булган һәм Очрашу чатырында хезмәт итәргә яраклы Коһат угылларының һәммәсен кабиләләре вә гаиләләре буенча исәпкә алдылар.

36 Кабиләләре буенча исәпкә алынган кешеләрнең саны ике мең җиде йөз илле булды.

37 Коһат токымыннан Очрашу чатырында хезмәт итәргә тиешле кешеләрнең гомуми саны әнә шуның кадәр иде. Раббының Мусага биргән әмере нигезендә, Муса белән Һарун аларның санын исәпкә алды.

38-39 Утыз яшьтән илле яшькәчә булган һәм Очрашу чатырында хезмәт итәргә яраклы Гершон угылларының һәммәсе кабиләләре вә гаиләләре буенча исәпкә алынды.

40 Кабиләләре вә гаиләләре буенча исәпкә алынган кешеләрнең саны ике мең алты йөз утыз булды.

41 Гершон токымыннан Очрашу чатырында хезмәт итәргә тиешле кешеләрнең гомуми саны әнә шуның кадәр иде. Раббының күрсәтмәсе буенча, аларны Муса белән Һарун исәпкә алды.

42-43 Утыз яшьтән илле яшькәчә булган һәм Очрашу чатырында хезмәт итәргә яраклы Мерари угылларының һәммәсе кабиләләре вә гаиләләре буенча исәпкә алынды.

44 Кабиләләре буенча исәпкә алынганнарның саны өч мең ике йөз кеше булды.

45 Мерари токымыннан исәпкә алынган кешеләрнең гомуми саны әнә шуның кадәр иде. Раббының Мусага биргән әмере нигезендә, Муса белән Һарун аларны исәпкә алды.

46 Муса, Һарун һәм Исраил башлыклары левиләрне кабиләләре вә гаиләләре буенча исәпкә алды.

47-48 Утыз яшьтән илле яшькәчә булган һәм Очрашу чатырында хезмәт итәргә, аны күтәреп йөртергә яраклы ирләрнең саны сигез мең биш йөз сиксән кеше булды.

49 Раббының Мусага биргән әмере нигезендә, Леви токымыннан һәрбер кешенең башкарасы эше һәм күтәреп барасы йөге төгәл билгеләп куелды. Раббы Мусага әмер итүенчә, аларның барысы исәпкә алынды.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ