Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Саннар 36 - Изге Язма


Кияүгә чыккан хатын-кызларның мирасы

1 Йосыф токымыннан булган, Менашше углы Мәкирдән туган Гилыгад кабиләсенең җитәкчеләре бервакыт, Мусага һәм ыруг башлыкларына мөрәҗәгать итеп, болай диделәр:

2 – Син әфәндебезгә Раббы: «Шобага салып, Исраил угылларына биләмәгә җир бүлеп бир», – дип әмер иткән чакта, кардәшебез Селупхад өлешен Ул аның кызларына бирергә боерган иде.

3 Әмма әлеге кызлар Исраилнең башка ыруг егетләренә кияүгә чыга калсалар, кызларның биләмәләре, аталарыбыз биләгән җирләрдән алынып, шул егетләрнең ыруглары биләгән җирләргә кушылачак һәм, шул рәвешле, шобага буенча безгә чыккан җирләр кимеячәк.

4 Исраилиләр Илленче елга кергәндә, Селупхад кызларының биләмәләре алар кияүгә чыккан ирләрнең ыругына күчәчәк – аталарыбыз җиреннән алыначак.

5 Муса, Раббының кушуы буенча, исраилиләргә әмер итеп әйтте: – Йосыф ыругының нәсел варислары дөрес сөйли.

6 Селупхад кызлары хакында Раббының әмер итеп әйткәне шул: алар күңелләре теләгән егетләргә кияүгә чыга алалар, тик егетләр Селупхад белән бер ыругтан булырга тиеш.

7 Исраилиләрнең биләмәләре бер ыругтан икенче ыругка күчмәсен – һәрбер исраили ата-бабаларыннан мирас итеп алган җиренә баглы булсын.

8 Исраилиләр ыругында мирасчы булган һәр кыз ата-бабалары ыругыннан берәрсенә кияүгә чыксын, шул чагында исраилиләр ата-бабаларыннан мирас итеп алган җирләрдә хуҗа булып калырлар.

9 Биләмә җирләре бер ыругтан икенче ыругка күчмәсен – Исраил халкының һәр ыругы үз җиренә баглы булсын.

10 Раббы Мусага ничек әмер иткән булса, Селупхад кызлары нәкъ шулай эшләделәр.

11 Селупхад кызлары Махла, Тирса, Хөглә, Милкә һәм Ноа әтиләре ягыннан үз абыйларының угылларына кияүгә чыктылар.

12 Аларның ирләре Йосыф углы Менашше ыругыннан иделәр, шуңа күрә Селупхад кызларының биләмәләре аталары ыругында калды.

13 Мәаб үзәнлегендә, Үрдүн елгасы янындагы Әрихә каршында Раббының Муса аркылы исраилиләргә биргән боерык-карарлары әнә шулар.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ