Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Саннар 3 - Изге Язма


Руханилар һәм Леви ыругы турында

1 Синай тавында Раббы Муса белән сөйләшкән вакытта, Һарун белән Муса нәселендә түбәндәгеләр бар иде.

2 Һарун угылларының исемнәре: Надаб (беренче углы), Абиһу, Элгазар, Итамар.

3 Руханилар булсын өчен, руханилыкка багышлап май сөртелгән Һарун угылларының исемнәре әнә шулар иде.

4 Әмма Надаб белән Абиһу Синай чүлендә Раббы рөхсәт итмәгән утны Аның алдына алып килгән өчен үлделәр; аларның балалары булмады. Һарун исән чакта рухани вазифасын Элгазар белән Итамар башкардылар.

5 Раббы Мусага әйтте:

6 – Леви ыругын, алып килеп, Һарун алдына бастыр, алар рухани Һарунга хезмәт итәргә булышсыннар.

7 Һарун һәм бөтен халык исеменнән хезмәт итеп, левиләр Очрашу чатырында бөтен эшләрне башкарсыннар.

8 Алар, бөтен Исраил халкы исеменнән Очрашу чатырында хезмәт итеп, андагы бар әйбер өчен җаваплы булсыннар һәм бар эшне башкарсыннар.

9 Левиләрне Һарун һәм аның угыллары карамагына тапшыр – бөтен Исраил ыругларыннан Һарунның кул астында алар булсын.

10 Һарун һәм аның угылларын руханилар итеп билгелә. Алар руханилык вазифаларын төгәл үтәсеннәр. Әгәр рөхсәте булмаган кеше аларны үти икән, аны үлемгә тапшырыгыз.

11 Раббы Мусага әйтте:

12 – Һәр исраили хатынның беренче булып туган углы урынына Мин Исраил ыруглары арасыннан левиләрне сайлап алдым. Левиләр – Минеке.

13 Чөнки беренче булып туганнарның барысы да – Минеке. Мисыр җирендә беренче булып туган балаларның һәммәсен юк иткән чакта, Мин исраилиләрнең арасында беренче булып туучыларның барысын – кешеме ул, хайванмы – Үзем өчен изгеләндердем. Алар Минеке булырга тиеш. Мин – Раббы.


Левиләрнең вазифалары

14 Синай чүлендә Раббы Мусага әйтте:

15 – Левиләрне гаилә вә кабиләләре буенча санап чык; бер айлык балалардан башлап, барча ир затын исәпкә ал.

16 Раббы әмер иткәнчә, Муса аларны санап чыкты.

17 Левинең угыллары: Гершон, Коһат һәм Мерари.

18 Гершон угыллары: Либни, Шимгый һәм аларның токымнары.

19 Коһат угыллары: Амрам, Исһар, Хебрун, Уззиел һәм аларның токымнары.

20 Мерари угыллары: Махли, Муши һәм аларның токымнары. Леви ыругының гаилә-кабиләләре әнә шулар иде.

21 Гершоннан Либни һәм Шимгый токымы барлыкка килде; алар – Гершон кабиләләредер.

22 Гершон токымында, бер айлык балалардан башлап, ир затыннан барлыгы җиде мең биш йөз кеше исәпләнде.

23 Гершон токымы үзенең чатырларын Изге чатырның артында, көнбатышта корырга тиеш иде.

24 Гершон токымының башлыгы Ләил углы Эльясаф булды.

25-26 Очрашу чатырын, аның каплавычын, чатырга керү юлын каплаучы пәрдәне һәм чатыр белән мәзбәхне әйләндереп алган ишегалды пәрдәләрен, ишегалды капкасына эленә торган пәрдәне һәм бауларны, шулай ук барлык кирәк-яракларны саклау бурычы Гершон угылларына тапшырылды.

27 Коһаттан Амрам, Исһар, Хебрун һәм Уззиел токымнары барлыкка килде; алар – Коһат кабиләләредер.

28 Коһат токымында, бер айлык балалардан башлап, ир затыннан барлыгы сигез мең алты йөз кеше исәпләнде. Болар – Изге бүлмәне саклаучылар.

29 Коһат токымы үзенең чатырларын Изге чатырдан көньякта корырга тиеш иде.

30 Коһат токымының башлыгы Уззиел углы Элисапан булды.

31 Аллаһы сандыгы, өстәл, шәмдәл, мәзбәхләр, хезмәт күрсәткәндә кулланыла торган Изге бүлмә әсбаплары, пәрдә һәм барлык кирәк-яраклар өчен алар җаваплы булды.

32 Левиләр белән рухани Һарун углы Элгазар җитәкчелек итте. Изге урынны саклау өчен җаваплы кешеләр аның кул астында булды.

33 Мераридән Махли һәм Муши токымы барлыкка килде; алар – Мерари кабиләләредер.

34 Мерари токымында, бер айлык балалардан башлап, ир затыннан барлыгы алты мең ике йөз кеше исәпләнде.

35 Мерари токымының башлыгы Абихаил углы Суриел булды. Алар үзләренең чатырларын Изге чатырның төньягында урнаштырырга тиеш иде.

36-37 Чатырның рамнарын, борысларын, баганаларын, нигезләрен һәм барлык кирәк-яракларын, шулай ук ишегалдының һәр ягындагы баганаларын, аларның нигезләрен һәм казыкларын, бауларын саклау бурычы Мерари угылларына тапшырылды.

38 Муса, Һарун һәм аның угыллары үз чатырларын Очрашу чатыры алдына, аның көнчыгышка караган ягына урнаштырырга тиеш иде. Барлык исраилиләр исеменнән алар Изге урынны саклау вазифасын башкардылар. Әгәр рөхсәте булмаган кеше шул вазифаны үтәсә, үлемгә тапшырылырга тиеш иде.

39 Муса белән Һарун, Раббы әйткәнчә, левиләрнең санын кабиләләре буенча исәпкә алдылар. Леви ыругында, бер айлык балалардан башлап, ир затыннан барлыгы егерме ике мең кеше исәпләнде.


Исраилиләрнең беренче булып туган балалары урынына левиләрне алу

40 Раббы Мусага әйтте: – Исраилиләрнең беренче булып туган ир затын, бер айлык балалардан башлап, исәпкә ал һәм исемлеген төзе.

41 Мин – Раббы. Исраилиләрнең беренче булып туган угыллары урынына Миңа Леви ыругын аерып ал, шулай ук исраилиләрнең беренче булып туган терлеге урынына да левиләрнең терлеген Миңа аерып ал.

42 Раббы ничек әмер иткән булса, Муса шулай эшләде: исраилиләрнең беренче булып туган ир затларын исәпкә алды.

43 Исраилдә, бер айлык балалардан башлап, ир затыннан барлыгы егерме ике мең ике йөз җитмеш өч кеше исәпләнде.

44 Раббы Мусага әйтте:

45 – Беренче булып туган барлык Исраил угыллары урынына левиләрне ал; исраилиләрнең терлеге урынына да левиләрнекен ал. Мин – Раббы, һәм левиләр Минеке булсыннар.

46 Исраилиләрнең беренче булып туган ир заты левиләрнекеннән ике йөз җитмеш өч кешегә артык булды. Шушы ике йөз җитмеш өч артык кеше өчен йолым түләнергә тиеш.

47 Кеше башына бишәр шәкыл көмеш ал. Бер шәкылда егерме гера исәпләнә.

48 Левиләрдән артык булган исраилиләрнең беренче туганнары өчен йолым буларак җыелган әлеге көмешне Һарунга һәм аның угылларына бир.

49-50 Муса артык чыккан Исраил угыллары өчен бер мең өч йөз алтмыш биш шәкыл көмеш җыйды да,

51 Раббы әмер иткәнчә, әлеге йолымны Һарунга һәм аның угылларына бирде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ