Саннар 27 - Изге ЯзмаУглы булмаган гаилә өчен мирас калдыру кагыйдәсе 1-2 Менашше углы Мәкирдән туган Гилыгад углы Хепер тудырган Селупхад кызларының исемнәре: Махла, Ноа, Хөглә, Милкә һәм Тирса. Беркөнне Йосыф углы Менашше ыругыннан булган Селупхадның әлеге кызлары Очрашу чатыры алдына, Муса белән рухани Элгазар каршына, җитәкчеләр һәм бар халык алдына килеп бастылар да әйттеләр: 3 – Безнең атабыз, үзеннән соң угыллар калдырмыйча, гөнаһлары өчен чүлдә үлеп калды. Корах һәм аның тарафдарлары Раббыга каршы оештырган фетнәдә ул катнашмады. 4 Атабызның углы булмаганга күрә, аның исеме үзенең кабиләсеннән сызып ташланырга тиешме?! Атабызның туганнары арасында безгә дә биләмә бирегез! 5 Муса аларның дәгъвасын Раббыга җиткерде. 6 Раббы Мусага әйтте: 7 – Селупхад кызлары дөрес сөйлиләр. Аталарының туганнары арасында аларга биләмәгә җир бир – аталарының биләмәсе алар кулына күчсен. 8 Ә исраилиләргә аңлат: «Әгәр берәү үлсә һәм аның углы булмаса, мирасы аның кызына тапшырылырга тиеш. 9 Әгәр кызы да булмаса, ул чагында мирасын туганнарына тапшырыгыз. 10 Әгәр туганнары да булмаса, атасының туганнарына бирегез. 11 Әгәр атасының туганнары булмаса, аның мирасын кабиләсендәге иң якын туганына бирегез – ул аныкы булсын. Раббының Мусага әмер итүенчә, исраилиләргә бирелгән карар-кагыйдә әнә шундый». Ешуаның җитәкчелекне кабул итүе 12 Аннары Раббы Мусага әйтте: – Менә шушы Әбарим тавына мен дә Мин исраилиләргә бирәчәк җиргә кара. 13 Аны күргәннән соң, туганың Һарун кебек, син дә мәрхүм ата-бабаларың белән кушылырсың. 14 Чөнки Сыйн чүлендә, халык Миңа каршы баш күтәргән вакытта, сез икегез Мин әйткәнне тыңламадыгыз, Мериба-Кадыш сулары янында, исраилиләр күз алдында, Минем изгелегемне исбатламадыгыз. 15 Раббыга Муса әйтте: 16 – И-и Раббы, һәр тереклек иясенә сулыш бирүче Аллаһы! Бу халык өстеннән башлык итеп башка кешене билгеләсәң иде. 17 Раббы халкы көтүчесез калган сарыклар кебек булмасын өчен, ул, аларны әйдәп, алларыннан барыр иде һәм алып та кайтыр иде. 18 Раббы Мусага: – Нун углы Ешуаны үз яныңа ал, – диде. – Аңарда Минем Рухым бар; Ешуага кулыңны куй да, 19 аны рухани Элгазар һәм бөтен халык каршына бастырып, алар күз алдында җитәкчелекне аңа йөклә. 20 Исраил халкы аны тыңласын өчен, үзең ия булган хакимлекне аңа бир. 21 Ешуа бөтен эшне рухани Элгазар белән киңәшеп эшләсен, Элгазар исә урим ярдәмендә Ешуа өчен Минем ихтыярымны беләчәк. Ешуа үзе һәм аның белән бергә барча Исраил халкы Элгазарның сүзе белән юлга да кузгалачак, кире дә әйләнеп кайтачак. 22-23 Муса бөтенесен дә Раббы әмер иткәнчә эшләде: Ешуаны рухани Элгазар һәм бар халык алдына китереп бастырды. Муса үзенең кулларын Ешуа өстенә куйды һәм аңа җитәкчелекне йөкләде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia