Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Саннар 26 - Изге Язма


Исраилиләрнең санын икенче тапкыр исәпкә алу

1 Менә шул үләттән соң Мусага һәм Һарун углы рухани Элгазарга Раббы болай диде:

2 – Сугышка яраклы, яше егермедән узган Исраил ирләренең һәммәсен гаиләләре буенча исәпкә алыгыз.

3 Мәаб үзәнлегендә, Үрдүн елгасы янындагы Әрихә каршында Муса белән рухани Элгазар исраилиләргә:

4 – Раббының Мусага әмер итүенчә, яше егермедән узган ирләрнең һәммәсен исәпкә алыгыз, – диделәр. Мисыр җиреннән чыккан исраилиләр түбәндәгеләр.

5 Исраилнең беренче углы – Рубин. Рубин токымы: Ханохтан – Ханох кабиләсе, Паллудан – Паллу кабиләсе;

6 Хесроннан – Хесрон кабиләсе, Кәрмидән – Кәрми кабиләсе.

7 Рубин ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны кырык өч мең җиде йөз утыз булды.

8 Паллуның Элиаб исемле углы бар иде.

9 Элиабның угыллары: Немуил, Датан һәм Абирам. Датан белән Абирам, җитәкчеләрдән булып, Корах тарафдарлары белән бергә Раббыга каршы баш күтәргәннәр һәм Муса белән Һарунга ризасызлык белдергәннәр иде.

10 Шул вакытта җир, ярылып китеп, аларны йоткан – Корах һәм аның барлык тарафдарлары һәлак булган, һәм, башкаларга гыйбрәт булсын өчен, ике йөз илле кешене ялкын көйдереп үтергән иде.

11 Әмма ул көнне Корах угыллары исән калды.

12 Шимун ыругындагы кабиләләр: Немуилдән – Немуил кабиләсе, Яминнән – Ямин кабиләсе, Яхиннән – Яхин кабиләсе,

13 Зерахтан – Зерах кабиләсе, Шаулдан – Шаул кабиләсе.

14 Шимун ыругында егерме ике мең ике йөз кеше исәпләнде.

15 Гәд ыругындагы кабиләләр: Сефоннан – Сефон кабиләсе, Хәггидән – Хәгги кабиләсе, Шунидан – Шуни кабиләсе,

16 Ознидән – Озни кабиләсе, Эридән – Эри кабиләсе,

17 Арудидән – Аруди кабиләсе, Арелидән – Арели кабиләсе.

18 Гәд ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны кырык мең биш йөз булды.

19 Эр һәм Онан – Яһүдә угыллары, әмма алар Кәнган җирендә үлеп калдылар.

20 Яһүдә ыругындагы кабиләләр: Шеладан – Шела кабиләсе, Перестан – Перес кабиләсе, Зерахтан – Зерах кабиләсе.

21 Перес токымы: Хесроннан – Хесрон кабиләсе, Хамулдан – Хамул кабиләсе.

22 Яһүдә ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны җитмеш алты мең биш йөз булды.

23 Исәсхәр ыругындагы кабиләләр: Толадан – Тола кабиләсе, Пуаһтан – Пуаһ кабиләсе,

24 Яшубтан – Яшуб кабиләсе, Шимроннан – Шимрон кабиләсе.

25 Исәсхәр ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны алтмыш дүрт мең өч йөз булды.

26 Зәбулун ыругындагы кабиләләр: Середтан – Серед кабиләсе, Элоннан – Элон кабиләсе, Яхлелдан – Яхлел кабиләсе.

27 Зәбулун ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны алтмыш мең биш йөз булды.

28 Йосыф угыллары Менашше һәм Эфраим ыругларындагы кабиләләр түбәндәгечә.

29 Менашше токымы: Мәкирдән – Мәкир кабиләсе, Мәкир – Гилыгадның атасы булган; Гилыгадтан – Гилыгад кабиләсе.

30 Гилыгад токымы: Игызырдан – Игызыр кабиләсе, Хелыктан – Хелык кабиләсе,

31 Асриелдән – Асриел кабиләсе, Шәкемнән – Шәкем кабиләсе,

32 Шемидәдән – Шемидә кабиләсе, Хепердан – Хепер кабиләсе.

33 Хепер углы Селупхадның угыллары булмады, бары тик кызлары гына бар иде. Селупхад кызларының исемнәре: Махла, Ноа, Хөглә, Милкә һәм Тирса.

34 Менашше ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны илле ике мең җиде йөз булды.

35 Эфраим ыругындагы кабиләләр: Шутелахтан – Шутелах кабиләсе, Бәхердән – Бәхер кабиләсе, Таханнан – Тахан кабиләсе.

36 Шутелах токымы: Эраннан – Эран кабиләсе.

37 Эфраим ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны утыз ике мең биш йөз булды. Йосыф ыругындагы кабиләләр әнә шулар иде.

38 Беньямин ыругындагы кабиләләр: Беладан – Бела кабиләсе, Ашбелдан – Ашбел кабиләсе, Ахирамнан – Ахирам кабиләсе;

39 Шефуфамнан – Шефуфам кабиләсе, Хуфамнан – Хуфам кабиләсе.

40 Беланың Ард исемле углыннан – Ард кабиләсе, ә Нагаман исемле углыннан – Нагаман кабиләсе.

41 Беньямин ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны кырык биш мең алты йөз булды.

42 Дан ыругындагы кабиләләр: Шухамнан – Шухам кабиләсе. Дан ыругы әнә шулардан гыйбарәттер;

43 исәпкә алынган кешеләрнең саны алтмыш дүрт мең дүрт йөз булды. Болар барысы да Шухам токымы иде.

44 Ашер ыругындагы кабиләләр: Имнадан – Имна кабиләсе, Ишвидән – Ишви кабиләсе, Беригадан – Берига кабиләсе,

45 Берига токымы: Хебердан – Хебер кабиләсе, Малкиелдән – Малкиел кабиләсе.

46 Ашер кызының исеме – Серах.

47 Ашер ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны илле өч мең дүрт йөз булды.

48 Нәптали ыругындагы кабиләләр: Яхсиелдән – Яхсиел кабиләсе, Гүнидән – Гүни кабиләсе,

49 Есердан – Есер кабиләсе, Шиллемнан – Шиллем кабиләсе.

50 Нәптали ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны кырык биш мең дүрт йөз булды.

51 Исәпкә алынган Исраил угылларының саны алты йөз бер мең җиде йөз утыз булды.

52 Раббы Мусага әйтте:

53 – Биләмә җирләре ыругтагы кешеләр санынча бүленергә тиеш.

54 Зур ыругка җирне күбрәк итеп, ә кечкенәсенә азрак итеп бир; биләмәгә җир ыругтагы кешеләр санына карап бирелергә тиеш.

55 Җирне шобага салып бүлегез. Биләмә җире ыругтагы кешеләр санынча бүленсен.

56 Зур ыруглар да, кечкенә ыруглар да биләмәгә җирне шобага буенча алсыннар.

57 Леви ыругында исәпкә алынган кабиләләр: Гершоннан – Гершон кабиләсе, Коһаттан – Коһат кабиләсе, Мераридән – Мерари кабиләсе.

58 Либни, Хебрун, Махли, Муши, Корах кабиләләре дә Леви ыругыныкы. Коһат – Амрамның атасы.

59 Мисырда туган Леви кызы Йөхәбәд Амрамның хатыны иде. Амрамга ул Һарунны, Мусаны һәм аларның кыз туганы Мәрьямне табып бирә.

60 Һарунның угыллары: Надаб, Абиһу, Элгазар һәм Итамар.

61 Әмма Надаб белән Абиһу Раббы рөхсәт итмәгән утны Аның хозурына алып килгән өчен һәлак булганнар иде.

62 Леви ыругындагы бер айлык һәм аннан өлкәнрәк ирләрнең саны егерме өч мең булды. Алар исраилиләр белән бергә исәпкә алынмады, чөнки исраилиләр арасында левиләргә биләмәгә җир бирелмәде.

63 Муса белән рухани Элгазар тарафыннан исәпкә алынганнар әнә шулар булды. Исраилиләрне алар Мәаб үзәнлегендә, Үрдүн елгасы янындагы Әрихә каршында исәпкә алдылар.

64 Муса белән рухани Һарун Синай чүлендә исәпкә алган исраилиләрдән берсе дә бу исемлеккә кермәде,

65 чөнки алар хакында Раббы: «Алар һәммәсе дә чүлдә үләчәк», – дигән иде, һәм Ифунни углы Кәлеб белән Нун углы Ешуадан башка, алар арасыннан беркем исән калмады да.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ