Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Саннар 21 - Изге Язма


Арад патшасының җиңелүе

1 Нәгеб чүлендә яшәүче кәнгани Арад патшасы, исраилиләрнең Атарим юлыннан килүен ишетеп, аларга каршы сугыш ачты һәм берничәсен әсир итеп алды.

2 Шулчак исраилиләр Раббыга нәзер итеп әйттеләр: – Бу халыкны безнең кулга тапшырсаң, аларның шәһәрләрен тәмам юк итәчәкбез.

3 Раббы, исраилиләрнең тавышын ишетеп, кәнганиләрне аларның кулына тапшырды, һәм исраилиләр тегеләрне шәһәрләре белән бергә тәмам юк итте. Шуңа күрә бу урынны Хорма дип атадылар.


Бакырдан ясалган елан

4 Эдом илен әйләнеп үтү өчен, алар Һор тавыннан соң Камышлы диңгезгә таба юл алдылар. Юлда халыкның күңеле төшенкелеккә бирелә башлады.

5 Аллаһы белән Мусадан зарланып, халык сукранырга тотынды: – Ни өчен безне Мисырдан алып чыктыгыз, без чүлдә һәлак булсын дипме?! Чөнки монда икмәк тә, су да юк, һәм бу яраксыз ризыктан инде күңелебез бизде.

6 Раббы шунда халык арасына агулы еланнар җибәрде; алар халыкны чагарга тотындылар, һәм исраилиләрнең күбесе үлде.

7 Халык Муса янына килеп әйтте: – Раббыга һәм сиңа каршы сөйләп, без гөнаһ эшләдек; Раббыдан ялварып сора – еланнарны бездән алсын. Муса халык өчен гыйбадәт кылып ялварды,

8 һәм Раббы аңа: – Елан сыны яса да озын колга башына беркет: елан чаккан һәркем аңа карап тереләчәк, – диде.

9 Шуннан Муса, бакырдан елан сыны ясап, озын колга башына беркетте, һәм елан чаккан һәркем аңа карап исән калды.


Мәабка сәфәр кылу

10 Исраилиләр юлларын дәвам иттеләр һәм, Обутка җитеп, чатырларын кордылар.

11 Аннары, Обуттан кузгалып китеп, Мәабның көнчыгыш чигендәге чүлдә, Ие-Әбаримдә чатырларын кордылар.

12 Икенче тукталышны алар Зеред үзәнлегендә ясадылар.

13 Ул урыннан китеп, Арнон елгасының аръягында, амориләр җиренә чиктәш булган чүлдә, чатырларын кордылар. Мәаб белән амориләр арасындагы чик шул Арнон елгасы буйлап уза иде.

14-15 Шуңа күрә Раббының Сугышлар китабында бу хакта болай диелгән: «Суфадагы Ваһеб шәһәре, Арнон елгасы, аның кушылдыклары, Мәаб чиге буйлап Ар шәһәренә таба сузылган сөзәклекләр».

16 Шуннан алар Беерга таба юнәлделәр. Раббының Мусага «Халыкны җый, аларга су бирәчәкмен» дигән коесы әнә шунда иде.

17 Шулчак исраилиләр менә мондый җыр башлады: «Әй кое, су белән тулы бул! Без сине җырларда җырларбыз.

18 Син – башлыклар казыган, хөкемдарлык таяклары, юл таяклары белән халык җитәкчеләре казыган кое». Соңыннан исраилиләр чүлдән Маттана шәһәренә юнәлделәр.

19-20 Маттанадан – Нахалиелгә, Нахалиелдән – Бамотка, Бамоттан – чүлдә калкып торган Фесгә тавына таба, Мәаб җирендәге үзәнлеккә юл алдылар.


Исраилиләрнең Сихон патшаны һәм Ог патшаны җиңүе

21 Исраилиләр, амориләр патшасы Сихонга илчеләр җибәреп, аңа болай диделәр:

22 – Җиреңнән узарга рөхсәт ит. Без синең кырларыңа һәм йөзем бакчаларыңа кермәбез, коеларыңнан су эчмәбез, чикләреңне узып киткәнче, патша юлыннан гына барырбыз.

23 Әмма Сихон исраилиләргә үз җире аша үтәргә рөхсәт итмәде. Сихон үзенең бөтен халкын җыйды да, исраилиләргә каршы чүлгә чыгып, Яһаска кадәр килде һәм алар белән сугышты.

24 Сугышта исраилиләр Сихон гаскәрен җиңде һәм Арнон елгасыннан алып Яббок елгасына, ягъни аммониләр чигенә кадәр, аның җирен яулап алды. Әмма шуннан ары бара алмадылар, чөнки аммониләрнең чиге нык иде.

25 Исраилиләр амориләрнең барлык шәһәрләрен, шул исәптән Хишбунны һәм аның әйләнә-тирәсендәге авылларны басып алдылар һәм шуларда урнашып калдылар.

26 Хишбун – амориләр патшасы Сихонның шәһәре иде. Сихон, Мәабның элекке патшасына каршы сугышып, Арнон елгасына кадәр аның бөтен җирен тартып алган булган.

27 Менә шуңа күрә дә шагыйрьләр болай ди: «Хишбунга килегез – яңадан төзелсен ул, Сихонның шәһәре яңадан ныгысын!

28 Чөнки Хишбун шәһәреннән – ут, Сихонның шәһәреннән ялкын чыгып, Мәабтагы Ар шәһәрен дә, Арнон буендагы биеклекләрнең хуҗаларын да ялмап алды.

29 Әй Мәаб, кайгы сиңа! Син, Кемошка табынучы халык, һәлак булдың! Кемош угыллары качакка әйләнде, ә кызлары исә амориләр патшасы Сихонга әсирлеккә төште.

30 Без аларны уклар атып тар-мар иттек, Хишбуннан Дибонга кадәр һәммәсен юк кылдык. Медеба янындагы Нофахка кадәр вәйран иттек аларны».

31 Исраилиләр, шулай итеп, амориләр җирендә яшәп калды.

32 Муса, Ягызер шәһәрен күзәтеп-тикшереп кайтыр өчен, шымчылар җибәрде. Шуннан соң алар Ягызерны һәм аның әйләнә-тирәсендәге авылларны яулап алдылар, анда яшәүче амориләрне куып җибәрделәр.

33 Аннары исраилиләр, борылып, Башанга бара торган юл белән киттеләр. Башан патшасы Ог бөтен халкы белән Эдрегый шәһәре янында исраилиләргә каршы сугышырга чыкты.

34 Раббы Мусага әйтте: – Огтан курыкма, чөнки Мин аны бөтен халкы, җире белән синең кулга бирәм, һәм син аңа Хишбунда патшалык иткән амориләр патшасы Сихонга эшләгәнне эшләрсең.

35 Шулай итеп, исраилиләр, Огның үзен, угылларын һәм бөтен халкын соңгы кешесенә кадәр кырып бетереп, җирен яулап алдылар.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ