Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Саннар 17 - Изге Язма


Һарун кул таягының чәчәк атуы

1 Раббы Мусага әйтте:

2 – Исраилиләр белән сөйләш тә, һәр ыругтан берәр данә исәбеннән юлбашчылардан унике юл таягы җыеп алып, һәрберсенең исемен үз таягына язып куй,

3 ә Леви ыругы таягына Һарун исемен яз. Һәр ыруг башлыгыннан берәр таяк булырга тиеш.

4 Ул таякларны Очрашу чатырындагы Боерыклар сандыгы алдына – Мин сезгә күренгән урынга куй.

5 Мин кемне сайласам, шуның таягы бөреләнәчәк – шушылай итеп, Мин исраилиләрнең сездән зарлануына чик куячакмын.

6 Муса әлеге сүзләрне исраилиләргә җиткерде, һәм ыруг җитәкчеләренең барысы аңа таякларын бирде: ыруглар саны буенча һәр юлбашчыдан берәр таяк – барлыгы унике данә таяк булды; шулар арасында Һарунның таягы да бар иде.

7 Әлеге таякларны Муса Шаһитлык чатырына, Раббы алдына китерде.

8 Икенче көнне Муса Шаһитлык чатырына керде һәм шуны күрде: Һарунның таягы – Леви ыругы таягы – бөреләнеп чәчәк ату гына түгел, хәтта бадәм чикләвеге үстерергә өлгергән иде!

9 Аннары Муса барлык таякларны, Раббы алдыннан алып чыгып, исраилиләргә күрсәтте. Һәр юлбашчы үзенең юл таягын алды.

10 Раббы Мусага әйтте: – Буйсынмаучыларга кисәтү билгесе буларак, Һарун таягын Боерыклар сандыгы алдына куй; үләселәре килмәсә, Миннән зарлануларын туктатырлар.

11 Раббы ничек әмер иткән булса, Муса шулай эшләде.

12 Исраилиләр Мусага әйттеләр: – Менә без үләбез, һәлак булабыз, һәммәбез һәлак була!

13 Раббының Изге чатырына якынлашкан һәркем үлә. Безнең һәммәбезгә дә үләргә туры киләчәкме?!

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ