Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Рәсүлләр 25 - Изге Язма


Паулның кайсар хөкемен таләп итүе

1 Өлкәгә килеп өч көн торганнан соң, Фисте Кайсариядән Иерусалимгә китте.

2 Баш руханилар һәм яһүдиләрнең башлыклары, аның янына килеп, Паулны гаепләделәр.

3 Үзләренә яхшылык күрсәтүне сорап, Паулны Иерусалимгә чакыртуын үтенделәр. Ә үзләре аны юлда үтерергә сүз куештылар.

4 Әмма Фисте Паулның Кайсариядә сак астында калачагын һәм тиздән үзенең шул шәһәргә барачагын әйтте.

5 – Шулай итеп, – диде ул, – җитәкчеләрегез минем белән барсын һәм, ул кешенең гаебе булса, әйтсен.

6 Иерусалимдә атна-ун көн булганнан соң, Фисте Кайсариягә кайтты. Икенче көнне ул хөкем итү урынына утырды да Паулны алып керергә әмер бирде.

7 Паул кергәч, Иерусалимнән килгән яһүдиләр аны урап алдылар һәм аңа каршы күп санлы авыр гаепләүләр белән ябырылдылар, ләкин ул гаепләүләрне исбат итә алмадылар.

8 – Мин яһүдиләр канунына да, Аллаһы йортына да, кайсарга каршы да һичнинди начарлык кылмадым, – диде Паул үзен яклап.

9 Ә Фисте, яһүдиләргә ярарга теләп, Паулдан: – Иерусалимгә барырга һәм анда, бу гаепләүләрне тикшерү өчен, хөкемем алдына басарга син ризамы? – дип сорады.

10 – Мин хәзер кайсар мәхкәмәсендә торам һәм шунда хөкем ителергә тиешмен. Син үзең дә яхшы беләсең, мин яһүдиләрне үпкәләтерлек бернәрсә дә эшләмәдем.

11 Әгәр дә мин, дөрес эшләмичә, үлемгә хөкем ителерлек ниндидер эш кылганмын икән, үлем җәзасыннан баш тартырга тырышмыйм. Ә инде аларның мине гаепләүләре дөрес булмаса, мине беркем дә алар кулына тотып бирә алмый. Кайсарга мөрәҗәгать итәргә телим, – диде Паул.

12 Фисте киңәшчеләре белән фикерләшкәннән соң: – Син кайсарга мөрәҗәгать итәргә теләдең һәм шуңа күрә кайсар янына китәчәксең, – диде.


Паулның Әгрип патша алдына китерелүе

13 Берничә көннән Әгрип патша белән Берники, Фистенең хәлен белү өчен, Кайсариягә килделәр.

14 Алар анда байтак көннәр булганлыктан, Фисте Паулның эшен патшага тәкъдим итте: – Монда Филикес тоткынлыкта калдырган бер кеше бар.

15 Мин Иерусалимдә булганда, яһүдиләрнең баш руханилары һәм өлкәннәре, аны хөкем итүне таләп итеп, шикаять белән килделәр.

16 Римлыларда, гаепләнүченең йөзенә карап гаепләүчеләре һәм гаепләүгә каршы үзен яклау мөмкинлеге булмыйча торып, кешене җәзага тарту гадәте юклыгын әйтеп җавап бирдем мин аларга.

17 Алар монда килгәч, һич кичектермичә, икенче көнне үк хөкем итү урынына утырдым да ул кешене алып килергә әмер бирдем.

18 Гаепләүчеләр аны гаепләргә дип сүз алдылар, ләкин мин көткән гаепләүләрнең берсен дә китермәделәр.

19 Аның урынына алар үз диннәренә кагылышлы мәсьәләләр, Паул тере дип раслаган ниндидер үлгән Гайсә хакында бәхәсләштеләр.

20 Мондый мәсьәләләрне тикшерергә кыенсынып, мин аңа Иерусалимгә барырга һәм бу эш буенча шунда хөкем ителергә тәкъдим иттем.

21 Әмма ул галиҗәнаб кайсар карарын сорады һәм сак астында калырга теләде. Шуңа күрә мин, кайсар янына җибәрелгәнче, аны сак астында тотарга куштым, – диде Фисте.

22 Әгрип Фистегә: – Ул кешене мин дә тыңларга теләр идем, – диде. – Иртәгә син аны тыңларсың, – дип җавап бирде Фисте.

23 Икенче көнне Әгрип һәм Берники хәрби җитәкчеләр һәм иң күренекле гражданнар белән бергә бик тантаналы рәвештә кабул итү бүлмәсенә кергәч, Фисте әмере буенча Паулны алып килделәр.

24 – Әгрип патша һәм биредә утыручылар! – диде Фисте. – Иерусалимдә дә, монда да күп яһүдиләр менә шушы кешедән зарландылар. Алар ул башка яшәргә тиеш түгел, дип кычкырдылар.

25 Әмма мин, ул үлемгә хөкем ителерлек бернинди эш эшләмәгән, дип таптым һәм, ул үзе галиҗәнаб кайсарга мөрәҗәгать итәргә теләгәнлектән, аны кайсар янына җибәрергә булдым.

26 Ләкин аның хакында кайсарга нәрсә язарга да белмим. Шуңа күрә, бу тикшерүдән соң язарлык берәр нәрсә булсын иде дип, мин аны алдыгызга, бигрәк тә, Әгрип патша, синең каршыңа китердем.

27 Тоткынның нинди эштә гаепләнүен күрсәтмичә, аны кайсар янына җибәрү, минемчә, уйламыйча эшләнгән эш булачак бит.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ