Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Рәсүлләр 24 - Изге Язма


Паулның Филикес каршында гаепләнүе

1 Биш көннән олуг рухани Һанани өлкәннәр һәм канун белгече Тертул атлы бер кеше белән Кайсариягә килде. Алар Паулга каршы гаепләүләрен идарәчегә белдерделәр.

2 Паулны чакыртып китергәч, Тертул гаепләү сүзләрен башлады: – Мөхтәрәм Филикес! Син җитәкчелек иткәндә, без озак вакыт тынычлыкта яшибез һәм кайгыртуларың аркасында бу халыкның хәле яхшы якка үзгәрә.

3 Без моны һәрвакыт һәм һәр җирдә күп рәхмәтләр белән таныйбыз, – диде ул. –

4 Сине озак мәшәкатьләмәс өчен, әйтергә теләгән берничә сүзебезне ачык күңел белән тыңлавыңны үтенәм.

5 Бөтен дөньяда яшәүче яһүдиләр арасына фетнә салучы һәм Насара мәзһәбенең башлыгы булган бу кешене чумадай куркыныч дип таптык.

6 Ул хәтта Аллаһы йортын нәҗесләргә тырышты. Ә без аны кулга алдык [һәм үз Кануныбыз буенча хөкем итәргә теләдек.

7 Әмма гаскәриләр башлыгы Луси аны безнең кулдан көч белән тартып алды.

8 Аны гаепләүчеләргә яныңа килергә кушты.] Аны нәрсәдә гаепләвебезне син үзең аннан сорау алып белерсең, – диде Тертул.

9 Яһүдиләр, әйтелгәннәрне дөрес дип раслап, бу гаепләүләргә кушылдылар.


Паулның Филикес каршында үзен яклавы

10 Идарәче, сөйләргә мөмкин дип, Паулга ишарә ясады. – Синең күп еллар буе бу халыкның хөкемчесе булуыңны белгәнгә, мин үземне ышанып яклаячакмын, – дип сүзен башлады Паул. –

11 Аллаһыга табыну өчен, Иерусалимгә килгәнемә унике көннән дә артып китмәде. Моны үзең тикшерә аласың.

12 Аллаһы йортында да, гыйбадәтханәләрдә дә, шәһәрдә дә кем белән булса да бәхәсләшүемне яки халык арасына фетнә салуымны күрмәделәр алар.

13 Миңа хәзер гаеп ташлауларын да үзләре исбат итә алмыйлар.

14 Әмма алдыгызда шуны таныйм: алар мәзһәб дип атаган юлдан барып, аталарым Алласына хезмәт итәм, Муса канунына һәм пәйгамбәрләр тарафыннан язылганнарның барысына ышанам.

15 Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк дип, мин дә алар кебек үк Аллаһыга өмет баглыйм.

16 Шуңа күрә мин һәрвакыт Аллаһы алдында һәм кешеләр каршында саф вөҗдан белән яшәргә тырышам.

17 Берничә ел булмыйча торганнан соң, үз халкыма хәер-сәдака бирү өчен һәм корбан китерергә дип, Иерусалимгә кайттым.

18 Аллаһы йортында пакьләнү йоласын үтәп, шушы эшләрне башкарган вакытымда миңа тап булдылар. Яныма халык та җыелмаган иде, беркемне дә борчымадым да.

19 Анда Асия өлкәсеннән берничә яһүди бар иде. Гаепләрлек берәр нәрсәләре булса, алар каршыңа килеп басарга һәм мине гаепләргә тиешләр иде.

20 Мондагы ул кешеләр югары киңәшмә алдында торган вакытымда миндә нинди явызлык тапканнарын әйтсеннәр.

21 Анда булганда: «Мине хәзер үлеләрнең тереләчәгенә ышануым өчен хөкем итәләр», – дип кычкырып әйттем, башка һичнәрсә эшләмәдем, – диде Паул.

22 Хаким Гайсә юлы хакында яхшы белгән Филикес: – Гаскәриләр башлыгы Луси килгәч, сезнең эш турында карар кылырмын, – дип, тикшерү эшен кичектерде.

23 Ә йөзбашына, Паулны сак астында тотарга, ләкин дусларына аңа хезмәт күрсәтүдә комачауламаска, дигән әмер бирде.


Паул сак астында

24 Берничә көннән соң Филикес үзенең яһүди хатыны Друсилла белән Паул булган урынга килде дә, Паулны чакыртып алып, аның Гайсә Мәсихкә иман итү турында сөйләгәнен тыңлады.

25 Әмма Паул тәкъвалык, нәфесне тыю һәм булачак хөкем хакында сөйләгәндә, Филикес куркуга төште. – Хәзергә җитеп торыр, вакыт тапкач чакыртырмын, – диде ул.

26 Шул ук вакытта ул Паул аңа акча бирер дип өметләнде. Шуңа күрә еш кына Паулны чакыртып, әңгәмә корып утырды.

27 Әмма ике елдан Филикес урынына Порки Фисте килде. Филикес исә, яһүдиләргә ярарга теләп, Паулны тоткынлыкта калдырды.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ