Рәсүлләр 18 - Изге ЯзмаПаул Көринт шәһәрендә 1 Шуннан соң Паул, Афинадан китеп, Көринт шәһәренә килде. 2 Ул анда Әкүл атлы бер яһүдине һәм аның Прискиллә исемле хатынын очратты. Чыгышы белән Понт шәһәреннән булган Әкүл күптән түгел хатыны белән Италиядән килгән иде, чөнки Клавдий кайсар барлык яһүдиләргә Римнан китәргә әмер биргән булган. Паул алар янына барды 3 һәм һөнәрләре бер үк булганлыктан, яннарында калып, алар белән бергә эшләде. Аларның кәсебе чатыр кору иде. 4 Һәр шимбә көнне Паул гыйбадәтханәдә, яһүдиләрне һәм грекларны инандырырга тырышып, алар белән әңгәмә корды. 5 Силас белән Тимутәй Македуниядән килгәч, Паул бөтен вакытын, Гайсәнең Мәсих икәнлегенә шаһитлык биреп, яһүдиләргә Аллаһы сүзен хәбәр итүгә багышлады. 6 Әмма яһүдиләр аңа каршы чыгып, яман телләнә башлагач, ул, киемендәге тузанны кагып, аларга: – Үз каныгызга үзегез гаепле булырсыз. Минем өстән җаваплылык алына. Инде хәзер мин башка халыклар янына китәм, – диде. 7 Ул, гыйбадәтханәдән чыгып, якында гына яшәүче, Аллаһыны хөрмәт итә торган Тити Юсты атлы кешенең йортына керде. 8 Гыйбадәтханә башлыгы Криспи исә үзенең бөтен гаиләсе белән Хаким Гайсәгә иман китерде. Паулның сөйләгәнен ишеткән күп кенә көринтлеләр дә иманга килделәр һәм суга чумдыру йоласын үтәделәр. 9 Бервакыт төнлә белән Паулга Хаким Гайсә күренеп: – Курыкма! Сөйләвеңне дәвам ит, туктама. 10 Мин синең белән, һәм һичкем сиңа һөҗүм итеп зыян китермәячәк. Бу шәһәрдә Минем күп санлы халкым бар, – диде аңа. 11 Паул, аларны Аллаһы сүзенә өйрәтеп, көринтлеләр арасында ел ярым яшәде. 12 Ахаядә Гәллиун өлкә башлыгы булган вакытта яһүдиләр, берләшеп, Паулга һөҗүм иттеләр һәм аны хөкем урыны алдына тотып алып килделәр. 13 – Ул кешеләрне Канунда әйтелмәгәнчә Аллаһыга табынырга өйрәтә, – диделәр. 14 Паул сүзен башларга гына теләгән иде, Гәллиун: – Яһүдиләр! Әгәр нинди дә булса явыз эш яки җинаять кылынган булса, сезне түземлек белән тыңлау өчен сәбәп булыр иде. 15 Әмма сүзләр, исемнәр һәм сезнең Кануныгыз хакында бәхәс барганга күрә, бу мәсьәләне үзегез хәл итегез. Мин мондый эшләрне хөкем итәргә теләмим, – диде дә 16 аларны хөкем урыныннан куып чыгарды. 17 Анда булган кешеләр хөкем урыны каршында гыйбадәтханә башлыгы Состенисне тотып кыйнадылар. Ә Гәллиунның моңа исе дә китмәде. Паулның Антиухиягә кайтуы 18 Паул, тагын шактый вакыт Көринттә булганнан соң, имандашлар белән хушлашып, су юлы белән Сүриягә китте. Прискиллә һәм Әкүл дә аның белән иделәр. Юлга чыгар алдыннан нәзер биргәнгә күрә, Паул Кеңхерәйдә чәчен алдырды. 19 Эфескә килеп җиткәч, юлдашларыннан аерылып, Паул гыйбадәтханәгә китте һәм яһүдиләр белән сөйләшеп утырды. 20 Алар аңардан үзләре янында күбрәк вакытка калуын сорасалар да ул риза булмады. 21 Алар белән саубуллашып: – Аллаһы боерса, тагын килермен, – диде Паул. Шуннан соң ул су юлы белән Эфестән китте. 22 Кайсариягә килеп җиткәч, корабтан төшеп, Иерусалимгә барды, андагы бердәмлекне сәламләде һәм Антиухиягә китте. 23 Анда бераз вакыт торганнан соң, Паул тагын юлга чыкты. Барлык шәкертләрне иманда ныгытып, Гәләтия һәм Фрүгия аша үтте. Апуллусның Эфестә вәгазь сөйләве 24 Чыгышы белән Искәндәриядән булган Апуллус атлы бер яһүди Эфескә килде. Ул телгә оста, Язманы белә 25 һәм Хаким Гайсә юлына бастырылган иде. Яхъя кылдырган чумдыру йоласы турында гына белсә дә, зур рухлану белән Гайсә хакында дөрес итеп сөйләде һәм өйрәтте. 26 Ул гыйбадәтханәдә бик кыю сөйли башлады. Апуллусның сөйләгәннәрен ишетеп, Прискиллә белән Әкүл аны үзләре янына чакырып алдылар һәм Аллаһы юлы турында тулырак аңлаттылар. 27 Ул Ахаягә китәргә ният белдергәч, имандашлар аны дәртләндерделәр һәм андагы шәкертләргә Апуллусны кабул итүләрен сорап хат яздылар. Анда килгәч, Апуллус Аллаһы мәрхәмәте аркылы иманга килгәннәргә күп ярдәм күрсәтте. 28 Изге язмада язылганнар белән Гайсәнең Мәсих икәнлеген исбатлап, ул бөтен халык алдында яһүдиләр сөйләгән сүзләрне ышандырырлык итеп кире какты. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia