Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Рәсүлләр 17 - Изге Язма


Тессалуникә шәһәрендә чуалыш

1 Рәсүлләр, Амфиполис һәм Апуллуния шәһәрләре аша үтеп, Тессалуникә шәһәренә килделәр. Анда яһүдиләр гыйбадәтханәсе бар иде.

2 Паул, гадәттәгечә, гыйбадәтханәгә барды һәм өч шимбә рәттән Изге язмаларда язылганнар турында яһүдиләр белән әңгәмә корды.

3 Аларга Мәсихнең газап чигәргә һәм үледән терелергә тиеш булганлыгын аңлатты һәм исбат итте. – Мин сезгә вәгазьләгән Гайсә – шул Мәсих бит инде, – диде Паул.

4 Яһүдиләрнең кайберләре, шулай ук Аллаһыны хөрмәт итә торган бик күп греклар һәм күп кенә күренекле хатын-кызлар иманга килделәр дә Паул белән Силаска кушылдылар.

5 Ләкин башка яһүдиләр көнләштеләр һәм, мәйдандагы юньсез кешеләрне җыеп, шәһәрдә чуалыш чыгардылар. Паул белән Силасны халык алдына алып бару өчен, аларны эзләп, Ясун йортына бәреп керделәр.

6 Рәсүлләрне тапмагач, Ясунны һәм кайбер башка имандашларны шәһәр башлыклары янына сөйрәп алып килделәр. – Бөтен җирдә чуалыш чыгарып йөрүчеләр монда да килгәннәр,

7 ә Ясун аларны үз йортына кабул иткән. Алар барысы да, кайсарның әмерләренә каршы чыгып, башка берәүне – Гайсәне патша дип исәплиләр, – дип кычкырдылар.

8 Бу сүзләр халыкны һәм шәһәр башлыкларын борчуга салды.

9 Ә Ясунны һәм башкаларны, иреккә чыгу өчен билгеләнгән күләмдә акча түләттергәннән соң, кайтарып җибәрделәр.


Рәсүлләр Беруя шәһәрендә

10 Шул ук төнне имандашлар Паул белән Силасны Беруя шәһәренә озаттылар. Беруягә килеп җиткәч, Паул белән Силас яһүдиләр гыйбадәтханәсенә киттеләр.

11 Мондагы кешеләр, тессалуникәлеләргә караганда, киңрәк карашлы иделәр: аларның хәбәрен бик теләп кабул иттеләр һәм һәр көн, Паул сөйләгән сүзләрнең дөреслеген тикшерү өчен, Изге язманы өйрәнделәр.

12 Күп кенә яһүдиләр иманга килде, шулай ук мөхтәрәм грек хатыннары һәм ирләре арасында да иман китерүчеләр аз булмады.

13 Әмма Паулның Беруядә дә Аллаһы сүзен вәгазьләве турында белеп алгач, Тессалуникәдә яшәүче яһүдиләр монда килделәр һәм, борчу салып, халыкны котырттылар.

14 Тиз арада имандашлар Паулны диңгез буена җибәрделәр, ә Силас белән Тимутәй Беруядә калдылар.

15 Паулны озата баручылар аның белән Афинага чаклы килделәр һәм кире кайтып киттеләр. Паул, Силас һәм Тимутәйнең мөмкин кадәр тиз арада килеп җитүен теләп, алар артыннан хәбәр җибәрде.


Паул Афинада

16 Силас белән Тимутәйне көткәндә, бу шәһәрдә потларның күп булуын күреп, Паулның күңеле әрнеде.

17 Ул гыйбадәтханәдә яһүдиләр, Аллаһыны хөрмәт итүче башка кешеләр белән әңгәмә корып утырды, шулай ук һәр көн базар мәйданында очраган кешеләр белән сөйләште.

18 Шулай бер көнне кайбер фәлсәфәчеләр – эпикүрчеләр һәм стоачылар – Паул белән бәхәскә керделәр. Ул аларга Гайсә һәм үледән терелү турындагы Яхшы хәбәрне сөйләгәнгә күрә, фәлсәфәчеләрнең кайберләре: «Бу тел бистәсе нәрсә әйтергә тели?» – диделәр, ә икенчеләре: «Ул чит илаһлар турында вәгазьли булса кирәк», – диделәр.

19 Алар Паулны үзләре белән Арейпәг киңәшмәсенә алып килделәр. – Син вәгазьли торган бу яңа тәгълимат турында күбрәк белергә телибез.

20 Үзең безгә сөйләгән сәер сүзләрнең мәгънәсенә төшендер, – диделәр алар.

21 Нинди дә булса яңа фикерләр турында сөйләү яки тыңлау афиналыларның һәм анда яшәүче чит ил кешеләренең иң яраткан шөгыльләре иде.

22 Паул Арейпәг киңәшмәсе алдына басты. – Афиналылар! Сезнең һәр яктан аеруча диндар икәнегезне күреп торам, – диде ул, –

23 чөнки сезнең изге әйберләрегезне карап йөргәндә, мин «Билгесез илаһка» дип язылган мәзбәхне дә күрдем. Мин сезгә нәкъ менә шул үзегез табына торган билгесез Аллаһы турында вәгазь сөйлим.

24 Дөньяны һәм андагы һәммә нәрсәне бар иткән Аллаһы – Ул күкләрнең һәм җирнең Хакиме. Ул кеше кулы белән төзелгән изге йортларда яшәми

25 һәм кешеләрнең Аңа үз куллары белән хезмәт итүләренә мохтаҗ түгел. Ул Үзе һәркемгә тормыш, сулыш һәм барлык нәрсәне бирә.

26 Бөтен җир йөзендә яшәсеннәр дип, Ул бер кешедән барлык халыкларны бар итте, вакытларны һәм яшәү урыннарының чикләрен билгеләде.

27 Ул моны кешеләр Аллаһыны эзләсеннәр өчен, Аны кармап эзләп тапмаслармы икән, дип кылды. Ул бит безнең һәрберебездән ерак түгел.

28 Сезнең кайбер шагыйрьләрегез: «Без дә Аның нәселеннән», – дип әйткәндәй, «без Аңарда яшибез, хәрәкәт итәбез һәм көн күрәбез».

29 Әгәр без Аллаһы нәселеннән икән, илаһилык ул алтын, көмеш яки таш әйбер йә кеше осталыгы һәм сәләте белән эшләнгән сурәткә охшаш, дип уйларга тиеш түгелбез.

30 Шул рәвешле хакыйкатьне белмичә яшәгән заманнарны Аллаһы гаеп итмәде, ләкин хәзер Ул бөтен җирдәге барлык кешеләргә тәүбә итәргә әмер бирә.

31 Аллаһы галәмне гадел хөкем итү көнен билгеләгән бит. Ул Үзе сайлаган Кеше аша шул көндә гадел хөкем итәр. Аны үледән терелтеп, Аллаһы моны һәркемгә исбат итте.

32 Үлеләрнең терелүе хакында ишеткәч, кайберәүләр көлделәр, ә икенчеләре: «Бу хакта сине башка бер вакытта тыңларбыз», – диделәр.

33 Шуннан соң Паул алар яныннан китте.

34 Кайбер кешеләр, аңа ияреп, иманга килделәр. Алар арасында Арейпәг әгъзасы Диунуси, Дамар атлы бер хатын һәм тагын башкалар да бар иде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ