Михә 7 - Изге Язма1 Хәсрәтем зур минем: җәйге уңыш җыеп алынгач, йөзем куагында бер тәлгәш җимеш таба алмаган, иртә өлгерә торган бер инҗирдән дә авыз итә алмаган кешедәй булдым мин. 2 Бу илдә адәм рәтле һичберкем калмады, кешеләр арасында саф күңеллесен таба алмыйсың. Һәркем икенче берәүнең канын коярга әзер, хәтта кардәшләр дә бер-беренә каршы тозак кора. 3 Куллары явызлык кылырга җайлашып беткән: түрәләр – бүләк, хөкемчеләр ришвәт таләп итә, көчлеләр үз мәнфәгатен алга сөрә, һәм алар бергәләп шулай дөреслекне бозалар. 4 Аларның иң яхшысы да тигәнәк кебек, иң намуслысы да чәнечкеле куактан яманрак. Әнә, пәйгамбәрләрегез сезгә әйтеп куйган көн инде якынлашты, җәза көне җитеп килә – чарасыз калып, кая керергә белмәячәксез. 5 Күршегезгә ышанмагыз, дустыгызга таянмагыз. Хәтта кочагыңда яткан хатыныңа да серләреңне ачма. 6 Чөнки угыл үз атасын хурлый, кыз бала – әнкәсенә, килен үзенең кайнанасына каршы чыга. Кешенең иң явыз дошманнары – үз өендәгеләр. 7 Мин исә өметемне Раббыга баглыйм, үземнең Коткаручымны көтәм, һәм Аллам мине ишетми калмаячак. 8 Әй дошманнарым! Мыскыллап көлмәгез миннән! Егылсам да, аягыма торып басармын мин, караңгылык эчендә утырсам да, Раббы миңа нурын чәчәр. 9 Раббы алдында гөнаһ эш кылдым мин һәм хәзер Аның ярсуына түзәргә мәҗбүрмен. Әмма соңыннан, хөкемен чыгарып, Ул мине яклаячак, яктылыкка алып чыгачак, һәм мин Аның хак булуын күрәчәкмен. 10 «Кайда соң синең Раббы Аллаң?!» дип сораган дошманнарым моны күреп мәсхәрәгә калачак. Аларның, урам пычрагы сыман, аяк астында ятуына мин шаһит булачакмын. 11 Әй Иерусалим, диварларыңны төзеп, чикләреңне киңәйтер көн килеп җитә. 12 Ул көнне Ашшурдан һәм Мисыр шәһәрләреннән синең янга кешеләр киләчәк. Алар Мисырдан Фырат елгасынача җәйрәп яткан төбәкләрдән, ерак диңгез буйларыннан, тау белән тау арасындагы җирләрдән киләчәк. 13 Әмма җирдә яшәүчеләрнең явыз гамәлләре аркасында дөнья вәйран хәлгә төшәчәк. 14 И Раббы, Үз халкыңны – Үзең сайлап алган көтүеңне – кулыңдагы таягың белән саклап йөрт. Тирә-якта уңдырышлы җирләр булса да, алар урман-чытырман арасында көн күрәләр. Инде алар, элекке заманнардагы кебек, Башан вә Гилыгад көтүлекләрендә утлап йөрсеннәр иде. 15 Безне Мисырдан алып чыккан көннәрдәге кебек, Үзеңнең могҗизаларыңны күрсәт. 16 Ул могҗизаларны күреп, халыклар, ничек кенә куәтле булсалар да, хурлыкка калырлар, куллары белән авызларын капларлар, аларның колаклары ишетмәс булыр. 17 Алар елан кебек, сөйрәлүче хайван кебек тузан ялар, дер калтырап, Раббы Аллабыз каршына өннәреннән шуышып чыгар. Синең хозурыңда аларны курку биләп алыр. 18 Исән калган халкың-биләмәңнең гаеп эшләрен вә җинаятьләрен ярлыкаучы Синдәй берәр Аллаһы бармы икән тагын?! Синең ачуың гомерлек түгел, мәрхәмәт күрсәтергә яратасың Син. 19 Син безгә тагын рәхим-шәфкать кылачаксың; гаеп эшләребезне аяк астына салып таптап, барлык гөнаһларыбызны диңгез упкынына ыргытачаксың. 20 Ерак заманнарда ата-бабаларыбызга ант иткәнчә, Ягъкубка Син – тугры, Ибраһимга мәрхәмәтле булачаксың. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia