Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Михә 4 - Изге Язма

1 Шундый көннәр килер: Раббы йорты урнашкан тау башка барлык таулардан биегрәк булыр, калкулыклар өстеннән күтәрелеп торыр, һәм бар халыклар шунда агылыр.

2 Күп кавемнәр килеп: «Әйдәгез, Раббы тавына, Ягъкуб Алласы йортына меник! – дип әйтер. – Ул безгә Үзенең юлларын өйрәтер, һәм без шулардан йөрербез». Чөнки Канун – Сионнан, Раббы сүзе Иерусалимнән чыгачак.

3 Барлык халыклар арасында Раббы хөкем оештырачак, ерактагы көчле халыкларның дәгъваларын хәл итәчәк; һәм алар кылычтан – сука төрәне, ә сөңгедән урак ясаячак; бер халык икенчесенә кылыч күтәрмәячәк, һәм сугыш һөнәренә алар бүтән өйрәнмәячәк.

4 Һәркем үзенең йөзем вә инҗир бакчасында тыныч кына, беркемнән курыкмыйча көн күрәчәк, чөнки Күкләр Хуҗасы Раббы шулай дип вәгъдә итте.

5 Һәммә халыклар үз илаһларына табынсын, без исә мәңге үзебезнең Раббы Аллабызга табыначакбыз.

6 «Ул көнне Мин, – дип игълан итә Раббы, – аксакларны җыеп алырмын, сөрелгәннәрне, Үзем бәла-казага дучар иткәннәрне бергә туплармын.

7 Әнә шул аксакларны һәм сөргенчеләрне Мин көчле бер халык кылырмын һәм, шушы көннән башлап, алар өстеннән Сион тавында мәңге хакимлек итәрмен.

8 Әй сарыкларны күзәтә торган манара, Сион-кызның ныгытмасы булган Иерусалим, хакимлек сиңа кире кайтачак; Иерусалим патшалыкны үзенә алачак».

9 Инде ни өчен син хәзер шулай кычкырып елыйсың? Патшаң юкмы әллә?! Киңәшчең юкка чыктымы?! Тулгак тоткан хатын кебек газапланасың.

10 Бала тапкандагы кебек газап чик, Сион-кыз, чөнки хәзер син, шәһәрне ташлап китеп, ачык кырда көн күрерсең. Син Бабилгә сөрелерсең, әмма шунда котылу да табарсың: Раббы сине дошман кулыннан йолып алыр.

11 Ә хәзер, сиңа каршы сугышыр өчен, күп халыклар берләште. Алар: «Сион-кыз хур булсын, һәм без моны тамаша кылыйк!» – диләр.

12 Ләкин алар Раббы уйларын белмиләр, Аның ниятләрен аңламыйлар: Ул бит аларны, көлтә сыман сугу өчен, ындыр табагына җыеп китерде.

13 «Тор, Сион-кыз, ашлык сугарга кереш! – ди Раббы. – Мин сине тимер мөгезле вә бакыр тояклы үгез кебек итәм. Син бик күп халыкларны тар-мар китерерсең, аларның көчләп-талап җыйган байлыгын Раббыга тапшырырсың, мал-мөлкәтен бөтен җирнең Хуҗасына багышларсың».

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ