Марк 14 - Изге ЯзмаБәйт-Әниядә Гайсәнең башына хуш исле май сөртү 1 Ике көннән Котылу һәм Төче күмәч бәйрәме иде. Баш руханилар һәм канун белгечләре Гайсәне хәйлә белән кулга алырга һәм үтерергә җай эзләделәр. 2 «Бәйрәм вакытында ярамас, халык арасында чуалыш башланырга мөмкин», – диде алар. 3 Гайсә Бәйт-Әниядә махаулы Шимунның өендә ашап утыра иде. Шулвакыт бер хатын алебастр савытка салынган кыйммәтле, саф вә хуш исле нард мае алып килде һәм, савытны ватып, майны Аның башына койды. 4 Кайберәүләр, ачуланып, үзара: – Нигә майны алай әрәм итәргә? 5 Аны өч йөз динардан артыграк бәягә сатып, акчасын фәкыйрьләргә өләшергә була иде бит! – диештеләр. Алар шулай дип аны шелтәли бирделәр, 6 әмма Гайсә: – Куегыз, ник битәрлисез аны? Минем өчен изге эш эшләде ул, – диде. – 7 Фәкыйрьләр бит һаман сезнең янда, һәм теләгән вакытта сез аларга игелек кыла аласыз, ә менә Мин һәрвакыт сезнең белән булмам. 8 Ул үзе булдыра алганны эшләде: тәнемне, майлап, күмәр өчен алдан ук әзерләде. 9 Хак сүз әйтәм сезгә: җир йөзенең Яхшы хәбәр килеп ирешкән һәр почмагында, бу хатынны искә алып, аның нәрсә эшләве хакында сөйләячәкләр. Яһүдәнең Гайсәгә хыянәт итүе 10 Шунда унике шәкертнең берсе, Яһүдә Искариот исемлесе, Гайсәгә хыянәт итәргә ниятләп, баш руханилар янына килде. 11 Аның ни өчен килүен ишеткәч, тегеләр, шатланышып, аңа акча вәгъдә иттеләр. Шуннан соң Яһүдә, руханилар кулына Гайсәне тапшырыр өчен, җай чыкканны көтеп йөри башлады. Гайсәнең Котылу бәйрәме ризыгын соңгы тапкыр ашавы 12 Төче күмәч бәйрәменең беренче көнендә, Котылу бәйрәме хөрмәтенә бәрән чала торган көндә, шәкертләре Гайсәдән: – Котылу бәйрәме хөрмәтенә табынны Сиңа кайда әзерләргә? – дип сорадылар. 13 Ул, ике шәкертен озатып, аларга әйтте: – Шәһәргә барыгыз, анда су чүлмәге күтәреп кайтучы бер кешене очратырсыз. Аның артыннан ияреп барыгыз да 14 ул кергән өйнең хуҗасына: «Остаз синнән: „Шәкертләрем белән Котылу бәйрәме ашын кайсы бүлмәдә ашыйк?“ – дип сорый», – дип әйтегез. 15 Ул сезгә бәйрәм өчен әзерләнгән, өске каттагы җыештырылган зур бүлмәне күрсәтер; безгә табынны әнә шунда әзерләгез. 16 Шәкертләре шәһәргә киттеләр, һәм барысы да Гайсә әйткәнчә килеп чыкты; аннары алар бәйрәм табыны әзерләделәр. 17 Кич җиткәч, унике шәкерте белән бергә Гайсә килде. 18 Алар ашап утырганда, Гайсә: – Хак сүз әйтәм сезгә: арагыздан берәү, Минем белән бергә ашап утыручы, Миңа хыянәт итәчәк, – диде. 19 Шәкертләре, хафага төшеп, берсе артыннан икенчесе: – Мин түгелдер бит? – дип, Аңардан сорый башлады. 20 Ул аларга: – Минем белән бер савытка икмәк манучы унике шәкертнең берсе ул, – дип җавап бирде. 21 Дөрес, Изге язмада әйтелгәнчә, Адәм Углы китә, ләкин Адәм Углына хыянәт иткән кешегә ни кайгы! Ул кеше бөтенләй тумаса, аның өчен яхшырак булыр иде! 22 Ашап утырганда, Гайсә икмәк алды, шөкрана кылып сындырды да шәкертләренә бирде. – Алыгыз, бу – Минем тәнемдер, – диде Ул. 23 Аннары касәне алды һәм, шөкрана кылып, шәкертләренә сузды. Барысы да касәдән эчтеләр. 24 – Бу – күпләр өчен түгелә торган Минем канымдыр. Бу кан Аллаһы килешүен раслый, – диде Гайсә. – 25 Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгында яңа шәраб эчәр көн җитми торып, Мин инде йөзем шәрабы эчмәячәкмен. 26 Мәдхия җырлаганнан соң, алар Зәйтүн тавына киттеләр. 27 – Изге язмада: «Көтүчене сугып егармын, һәм сарыклар таралышыр», – дип язылганча, сез барыгыз да Миннән баш тартырсыз, – диде аларга Гайсә. – 28 Әмма үледән терелгәннән соң, Мин сездән алда Гәлиләягә бара торырмын. 29 – Синнән һәммәсе баш тартканда да, мин баш тартмам, – дип каршы төште Аңа Петер. 30 – Хак сүз әйтәм сиңа: бүген төнлә әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең, – диде аңа Гайсә. 31 Әмма Петер: – Синең белән бергә үләргә туры килсә дә, мин Синнән һичкайчан ваз кичмәячәкмен! – дип үзенекен тәкрарлады. Башкалар да шулай диештеләр. Гайсәнең Гетсимәни бакчасында дога кылуы 32 Алар Гетсимәни дип аталган урынга килделәр. Шәкертләренә: – Мин дога кылганчы, шушында утырып торыгыз, – дип, Гайсә 33 Үзе белән Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны ияртеп алып китте. Аның күңелен шом, газап биләп алды. 34 – Йөрәгемне үлем сагышы басты, – диде Ул аларга. – Мине шушында көтеп торыгыз, уяу булыгыз! 35 Гайсә читкәрәк китте дә җиргә йөзтүбән капланып, әгәр мөмкин булса, бу авыр вакыт Мине читләтеп үтсә иде, дип дога кылды. 36 – И газиз Атам! Синең һәммә нәрсәгә кодрәтең җитә. Бу касәне Миңа эчертмәсәң иде. Ләкин Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын! 37 Гайсә әйләнеп килде һәм шәкертләренең йоклап ятуын күрде. – Шимун, йоклап ятасыңмы? Бер сәгать тә уяу утыра алмадыңмы? – диде Ул Петергә. – 38 Уяу булыгыз, вәсвәсәгә төшмәс өчен, дога кылыгыз! Рух көчле, ә тән зәгыйфьтер! 39 Гайсә янә читкә китте һәм, шул ук сүзләрне кабатлап, дога кылды. 40 Әйләнеп килгәч, шәкертләренең йоклавын күрде – аларның күзләрен йокы баскан иде. Алар Гайсәгә нәрсә әйтергә дә белмәделәр. 41 Өченче тапкыр әйләнеп килеп, Ул: – Һаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? Җиткәндер! – диде. – Сәгате сукты: Адәм Углын әнә гөнаһлылар кулына тапшыралар. 42 Торыгыз, киттек! Күрегез, Миңа хыянәт итүче килә. Гайсәне кулга алу 43 Ул әле әйтеп тә бетермәде, унике шәкертнең берсе – Яһүдә килеп чыкты. Аның белән бергә, кылыч һәм чукмарларын күтәреп, баш руханилар, канун белгечләре, өлкәннәр җибәргән халык төркеме дә ияреп килгән иде. 44 Хыянәтче: «Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алыгыз да ышанычлы сак астында озатыгыз», – дип, алар белән алдан сүз беркеткән иде. 45 Яһүдә туп-туры Гайсә янына килде һәм: – Остаз! – дип, Аны үбеп алды. 46 Гайсәне шундук кулга алып, сак астына куйдылар. 47 Янәшәдәгеләрнең берсе кылычын чыгарды да, олуг руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның колагын чабып өзде. 48 – Юлбасар тотарга чыккандай, Минем янга кылыч һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! – диде Гайсә аларга. – 49 Мин һәр көнне Аллаһы йортында сезнең алда гыйлем бирдем, һәм сез Мине кулга алмадыгыз. Хәер, Изге язмада нәрсә язылган булса, шулар гамәлгә ашсын! 50 Шулвакыт барлык шәкертләр Гайсәне калдырып качып киттеләр. 51 Шәрә тәненә җитен җәймә бөркәнгән бер егет аның артыннан иярде. Аны тотып алдылар, 52 ләкин ул, җәймәсен тегеләр кулында калдырып, шәрә килеш качып китте. Гайсә Югары киңәшмә каршында 53 Гайсәне олуг рухани янына алып килделәр. Баш руханилар, өлкәннәр һәм канун белгечләренең барысы да шунда җыелды. 54 Петер исә, Гайсәдән арттарак калып, олуг руханиның ишегалдына кадәр Аның артыннан барды да, хезмәтчеләр арасына кереп утырып, учак янында җылына башлады. 55 Ә баш руханилар һәм бөтен Югары киңәшмә Гайсәне үлем җәзасына хөкем итәр өчен, Аңа каршы шаһитлык эзләде, әмма гаепләрдәй һичнәрсә таба алмады. 56 Күпләр Аңа каршы ялган шаһитлык бирделәр, әмма берсенең күрсәтмәсе икенчесенекенә туры килмәде. 57 Шулвакыт кайберәүләр, торып, Аңа каршы ялган шаһитлык бирделәр: 58 – Без Аның «Мин, адәм кулы белән салынган шушы Аллаһы йортын җимереп, өч көн эчендә адәм кулы белән эшләнмәгән башкасын төзеячәкмен» дип әйткәнен ишеттек, – диде алар. 59 Әмма аларның бу күрсәтмәләре дә расланмады. 60 Шуннан олуг рухани, торып, алга чыкты да Гайсәдән: – Сиңа каршы әйтелгән сүзләргә берничек тә җавап бирмисеңме? – дип сорады. 61 Әмма Гайсә дәшмәде, нәрсә дип тә җавап бирмәде. Олуг рухани Аңардан янә сорады: – Мәсих, шөһрәтле Аллаһының Углы Синме? 62 – Әйе, Мин, – дип җавап кайтарды Гайсә. – «Сез Кодрәт Иясенең уң ягында Адәм Углының утыруын һәм күктәге болытлар белән бергә килүен күрерсез». 63 Шунда олуг рухани, өстендәге киемен ертып җибәреп: – Тагын нинди шаһитлар кирәк безгә? 64 Көфер сүз сөйләвен сез үзегез ишеттегез! Бу хакта сез нәрсә уйлыйсыз? – диде. Барысы да, Ул гаепле һәм үләргә тиеш, дигән карарга килде. 65 Кайберәүләр Аңа төкерә, Аның йөзен каплап, кыйнарга тотындылар. – Пәйгамбәрлек кылып, кем сукканны әйт инде менә хәзер! – диде алар. Аннары Аны сакчылар кыйный башлады. Петернең Гайсәдән ваз кичүе 66 Бу вакытны Петер аста, ишегалдында иде. Олуг руханиның хезмәтче кызларыннан берсе, килеп, 67 учак янында җылынып утырган Петерне күреп алды һәм, аңа текәлеп карап: – Син дә бит насаралы Гайсә белән идең, – диде. 68 Әмма Петер: – Мин берни белмим һәм синең нәрсә сөйләвеңне дә аңламыйм! – дип, аның сүзләрен инкяр итте. Һәм тышка, алгы ишегалдына чыгып китте. [Шулвакыт әтәч кычкырды.] 69 Хезмәтче кыз, аны янә күреп, ишегалдындагы кешеләргә икенче тапкыр: – Бу кеше – аларның берсе, – диде. 70 Петер янә кызның сүзләрен инкяр итте. Бераздан ишегалдындагылар: – Ә син, чыннан да, аларның берсе бит. Син дә Гәлиләядән ич, – диделәр. 71 Әмма ул: – Сез әйткән Кешене мин белмим! – дип, Аллаһы белән ант итә башлады. 72 Нәкъ шул вакытта әтәч икенче тапкыр кычкырды. Петер исә, Гайсәнең «Әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең» дигән сүзләрен исенә төшереп, елап җибәрде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia