Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 22 - Изге ЯзмаГайсәне үтерү нияте 1 Котылу бәйрәме, икенче төрле әйткәндә, Төче күмәч бәйрәме якынлашып килгән көннәр иде. 2 Баш руханилар һәм канун белгечләре, халыктан курыкканга күрә, яшертен генә Гайсәдән котылу әмәлен эзләделәр. 3 Шунда унике шәкертнең берсенә – Искариот кушаматлы Яһүдәнең эченә шайтан керде, 4 һәм ул, баш руханилар вә Аллаһы йортының каравыл башлыклары янына барып, Гайсәне алар кулына тапшыру хакында сөйләште. 5 Тегеләр, бу хәлгә бик шатланып, аңа акча бирергә булдылар. 6 Яһүдә аларның тәкъдиме белән ризалашты һәм халыкка сиздермичә Гайсәне алар кулына тапшыру өчен, җай чыкканны көтеп йөри башлады. Котылу бәйрәме хөрмәтенә табын әзерләү 7 Төче күмәч бәйрәме (Котылу бәйрәме) хөрмәтенә бәрән чала торган көн җитте. 8 Гайсә: – Барыгыз, безгә Котылу бәйрәме хөрмәтенә табын әзерләгез, – дип, Петер белән Яхъяга йомыш йөкләде. 9 – Кайда әзерләвебезне телисең? – дип сорады алар Аңардан. 10 – Шәһәргә аяк басуга, сезгә су чүлмәге күтәргән бер кеше очрар, – дип җавап кайтарды Гайсә. – Аның артыннан барыгыз да, ул кергән өйгә кереп, 11 йорт хуҗасына: «Остазыбыз синнән: „Котылу бәйрәме ашын шәкертләрем белән кайсы бүлмәдә ашыйк?“ – дип сорый», – дип әйтегез. 12 Ул сезгә өске каттагы җыештырылган зур бүлмәне күрсәтер, шунда әзерләгез. Гайсәнең Котылу бәйрәме ризыгын соңгы тапкыр ашавы 13 Шәкертләр киттеләр, һәм бар нәрсә Гайсә әйткәнчә булып чыкты; бәйрәм табынын алар шунда әзерләделәр. 14 Аш вакыты җиткәч, Гайсә рәсүлләр белән бергә табын янына утырды. 15 – Газапларга дучар ителгәнче, Котылу бәйрәме табынында сезнең белән утырып ашарга шундый теләгән идем! – диде аларга Гайсә. – 16 Сезгә әйтәм: Аллаһы Патшалыгында Котылу бәйрәменең чын мәгънәсе ачыкланганчы, Мин инде бәйрәм ашы ашамаячакмын. 17 Ул касәне алды да шөкрана кылганнан соң аларга сузып: – Алыгыз, үзара бүлешеп эчегез, – диде. – 18 Сезгә әйтәм: Аллаһы Патшалыгы килмичә, Мин инде йөзем шәрабы эчмәячәкмен. 19 Аннары Гайсә икмәк алды да шөкрана кылып сындырды һәм: – Бу сезнең хакка бирелә торган тәнемдер. Мине искә алу өчен, шулай эшләгез, – дигән сүзләр белән шәкертләренә бирде. 20 Аштан соң Гайсә янә касәне алып: – Менә бу касә сезнең хакка түгелә торган каным белән расланган яңа килешүдер, – диде. – 21 Әмма Миңа хыянәт итүченең кулы Минем кулым белән бергә шушы өстәлдәдер. 22 Хәер, алдан ничек билгеләнгән булса, Адәм Углы шул юл белән бара; ләкин Аңа хыянәт итүчегә ни кайгы! 23 Шәкертләре: – Безнең арада кайсыбыз мондый гамәл кылыр икән? – дип, бер-берсеннән сораша башладылар. Иң бөеге кем? 24 Шуннан алар, арада кайсыбыз бөегрәк саналырга тиеш, дип бәхәсләшергә тотындылар. 25 Гайсә исә аларга болай диде: – Патшалар халык өстеннән хакимлек итәләр, һәм әлеге идарә итүчеләр «яхшылык кылучылар» дип аталалар. 26 Сездә исә алай булмасын: иң олы дип саналганы – кече, башлык булганы хезмәтче кебек булсын. 27 Чөнки кем олырак: өстәл янында утыручымы әллә аңа хезмәт итүчеме? Өстәл янында утыручы түгелме соң? Ә менә сезнең арада Мин хезмәт итүче кебек! 28 Мин узган барлык сынауларда сез һәрчак янәшәмдә булдыгыз. 29 Шул сәбәпле, Атам Миңа ышанып тапшырган кебек, Мин дә сезгә патшалык итү хокукын тапшырам. 30 Сез Минем Патшалыгымдагы табында ашаячаксыз, эчәчәксез һәм, Исраилнең унике ыругы белән идарә итәр өчен, тәхетләрдә утырачаксыз. Петернең ваз кичәсен Гайсәнең алдан әйтүе 31 Гайсә шунда Петергә: – Шимун, Шимун! Менә шайтан сезне бодай җилгәргән кебек җилгәрергә рөхсәт алды, – диде. – 32 Әмма син иманыңны югалтмасын дип, Мин синең өчен дога кылдым; син кабат Миңа әйләнеп кайткач, имандашларыңны ныгыт. 33 Петер Аңа: – Хакимем! Мин Синең белән зинданга да, үлемгә дә барырга әзермен, – дип җавап кайтарды. 34 Әмма Гайсә аңа: – Петер, сиңа әйтәм: бүген әтәч кычкырып бетергәнче, Минем белән таныш булуыңны син өч тапкыр инкяр итәчәксең, – диде. 35 Аннары шәкертләреннән: – Мин сезне янчыксыз, биштәрсез, башмаксыз килеш юлга озаткан чакта, сезнең берәр нәрсәгә ихтыяҗыгыз булдымы? – дип сорады. – Һичбер нәрсәгә булмады, – дип җавап бирде тегеләр. 36 – Әмма хәзер, – диде Гайсә аларга, – янчыгы булганы аны үзе белән алсын, биштәрен дә алсын; ә янчыгы булмаганы өс киемен сатсын да кылыч сатып алсын. 37 Чөнки сезгә әйтәм, Изге язмадагы «Ул җинаятьчеләр исәбенә кертелде» дигән сүзләр Минем тормышта урын алырга тиеш. Минем хакта язылганнар тормышка ашу алдында. 38 Шәкертләре Аңа: – Хакимебез! Менә безнең ике кылычыбыз бар, – диде. Ул исә аларга: – Бу турыда җитте! – диде. Гайсәнең Зәйтүн тавында дога кылуы 39 Гайсә, өеннән чыгып, гадәтенчә Зәйтүн тавына юнәлде; Аның артыннан шәкертләре дә иярде. 40 Барып җиткәч, Ул аларга: – Вәсвәсәгә дучар булмас өчен, дога кылыгыз, – диде. 41 Үзе алардан таш атар арага читкәрәк китте дә, тезләнеп, дога кылырга тотынды: 42 – И-и Атам! Син ихтыяр кылып, бу газаплар касәсе Мине читләтеп үтсә иде. Хәер, Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын. [ 43 Шулвакыт Аның янына күктән бер фәрештә иңеп, Аңа ныклык бирде. 44 Күңеле газапланганга, Ул аеруча тырышып дога кылды; Аңардан, җиргә тамган кан тамчылары кебек, тир акты.] 45 Догасын тәмамлаганнан соң, Ул шәкертләре янына килде һәм аларның кайгыдан талчыгып йоклап ятуларын күрде. 46 – Нигә йоклап ятасыз сез? – диде Ул. – Торыгыз һәм, вәсвәсәгә дучар булмас өчен, дога кылыгыз. Гайсәне кулга алу 47 Ул әле әйтеп тә бетермәде, алар янына бер төркем кеше килеп җитте, иң алдан унике шәкертнең берсе – Яһүдә исемлесе атлый иде. Ул, үпмәкче булып, Гайсә янына килде. 48 Гайсә исә аңа: – Яһүдә! Син, үбеп, Адәм Углына хыянәт кыласыңмы? – диде. 49 Гайсә янындагы шәкертләр, эшнең кая таба барганын чамалап, Аңа: – Хакимебез! Бәлки безгә кылычларыбызны эшкә җигәргәдер? – диделәр. 50 Аларның берсе, олуг руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның уң колагын чабып өзде. 51 – Туктагыз! Җитәр! – диде шунда Гайсә һәм, хезмәтченең колагына кулын тидереп, аны савыктырды. 52 Үзен кулга алырга килгән баш руханиларга, Аллаһы йортының каравыл башлыкларына һәм өлкәннәргә исә Гайсә: – Юлбасар тотарга чыккандай, Минем янга кылыч һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! – диде. – 53 Мин һәр көнне сезнең белән Аллаһы йортында булдым, һәм сез Миңа кул күтәрмәдегез; ә хәзер – сезнең заман, караңгылык хакимлек иткән чор! Петернең Гайсәдән ваз кичүе 54 Шуннан алар Гайсәне, тотып алып, олуг рухани өенә алып керделәр. Петер исә, арттарак калып, аларга иярде. 55 Ишегалды уртасында учак яктылар. Башкалар белән бергә Петер дә учак янына килеп утырды. 56 Бер хезмәтче кыз, аның учак янында утыруын күреп, текәлеп карады да: – Менә бу да Аның белән иде, – диде. 57 Әмма Петер: – Юк, сеңлем, мин Аны белмим, – дип, Гайсәдән ваз кичте. 58 Бераздан аны икенче берәү, күреп: – Син дә аларның берсе, – диде. Ләкин Петер ул кешегә: – Юк, дус кеше! – дип, җавап кайтарды. 59 Берәр сәгатьтән тагын берсе: – Дөрестән дә, бу да Аның белән иде, ул да – Гәлиләя кешесе бит, – дип, катгый рәвештә раслады. 60 Әмма Петер әлеге кешегә: – Синең нәрсә турында сөйләвеңне аңламыйм, – диде. Ул шушы сүзләрне әйтүгә, әтәч кычкырды. 61 Шулвакыт Хаким Гайсә, борылып, Петергә карады; һәм Петер Аның «Бүген син, әтәч кычкырганчы, Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең» дигән сүзләрен исенә төшерде; 62 ул, урам якка чыгып, ачы күз яшьләре түкте. 63 Гайсәне саклаучылар Аны мыскыл итәргә, кыйнарга тотындылар. 64 Алар, Гайсәнең күзен каплап, Аңардан: – Пәйгамбәрлегеңне күрсәт әле: Сиңа кем сукты? – дип сорадылар. 65 Моңардан башка да Аны хурлый торган күп сүзләр әйттеләр. 66 Таң аткач, халык өлкәннәре, баш руханилар һәм канун белгечләре Югары киңәшмәгә җыелдылар һәм, Гайсәне җыелыш алдына китереп бастырып, 67 Аңардан: – Җавап бир: Син Мәсихме? – дип сорадылар. Ул аларга: – Әйтсәм – ышанмассыз, 68 әгәр сезгә сорау бирсәм, җавап кайтармассыз. 69 Әмма шушы вакыттан башлап, Адәм Углы Кодрәт Иясенең уң ягында утырыр, – диде. 70 Шунда һәммәсе: – Димәк, Син Аллаһы Углы буласың инде? – дип сорады. – Сез шулай дип әйтәсез ич, – дип җавап бирде Ул. 71 – Безгә тагын нинди шаһитлык кирәк? – диде алар. – Үз авызы белән әйткәнне ишетеп тордык бит! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia