Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 16 - Изге ЯзмаЫшанычсыз идарәче 1 Ә Үзенең шәкертләренә Гайсә болай дип сөйләде: – Бер байның хуҗалык белән идарә итүчесе булган. Аның хакында байга: «Милкеңне туздырып бетерә», – дип килеп әйткәннәр. 2 Бай, аны чакырып: «Синең турыда мин нәрсә ишетәм? Эшең хакында хисап бир, чөнки моннан ары син минем хуҗалыгым белән идарә итә алмыйсың», – дигән. 3 Шунда идарәче: «Инде нәрсә эшләргә? Хуҗам мине идарә эшеннән азат итә. Җир казырга көчем юк, хәер сорашырга оялам. 4 Хуҗалык белән идарә итү эшеннән чыгарылгач, кешеләр мине үз йортларына кабул итсеннәр өчен, нәрсә эшләргә кирәген беләм мин», – дип уйлаган да, 5 хуҗасына бурычы булган кешеләрне бер-бер артлы чакырып, беренчесеннән: «Минем хуҗама синең күпме бурычың бар?» – дип сораган. 6 Теге: «Мин аңа йөз үлчәм май тиешмен», – дигән. Идарәче аңа: «Бурыч кәгазеңне ал да, утырып, тиз генә „илле үлчәм“ дип яз», – дигән. 7 Аннары икенчесеннән: «Ә синең күпме бурычың бар?» – дип сораган. Тегесе: «Йөз мичкә бодай», – дигән. Идарәче: «Бурыч кәгазеңне ал да „сиксән мичкә“ дип яз», – дигән. 8 Ә хуҗа намуссыз идарәчене тапкырлыгы өчен мактаган. Чөнки бу дәвер кешеләре, үзләре сыманнар белән эш кылганда, яктылык балаларыннан күпкә тапкыррак. 9 Сезгә әйтәм: җирдәге байлык ярдәмендә үзегезгә дуслар булдырыгыз. Шулай эшләсәгез, байлык беткәч, мәңгелек яшәү урынына кабул ителерсез. 10 Кечкенә нәрсәдә ышанычлы кеше зур нәрсәдә дә ышанычлы булыр, ә кечкенә нәрсәдә ышанычсыз адәм зур нәрсәдә дә ышанычсыз. 11 Шул рәвешле, әгәр сез җирдәге байлык белән ышанычлы эш йөртмисез икән, чын байлыкны сезгә кем әманәт итәр? 12 Әгәр башкалар милке белән ышанычлы эш итмисез икән, үзегезгә аталганны сезгә кем бирер?! 13 Бер кол да ике хуҗага хезмәт итә алмас: берсен ул яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз. Фарисейларга җавап 14 Акча яратучы фарисейлар, боларны ишетеп, Гайсәнең сүзләреннән көлделәр генә. 15 Әмма Ул аларга болай диде: – Кешеләр алдында сез үзегезне яхшы итеп күрсәтәсез, ләкин Аллаһы сезнең күңелегезне белә бит; кешеләр югары бәя биргән нәрсә Аллаһы өчен җирәнгечтер. 16 Муса кануны чоры һәм пәйгамбәрләр заманы Чумдыручы Яхъя килгәнче дәвам итте. Хәзер исә Аллаһы Патшалыгы хакында Яхшы хәбәр вәгазь кылына, һәм һәркем шунда омтыла, шунда аяк басарга тырыша. 17 Әмма күк һәм җир юкка чыкканда да, Канунның бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак. 18 Үз хатынын аерып, башка хатынга өйләнүче һәркем зина кыла; ире аерган хатынга өйләнүче дә зина кыла. Бай һәм Элгазар 19 Кайчандыр бер бай яшәгән. Ул нәфис җитен һәм куе кызыл тукымадан тегелгән затлы киемнәр генә кигән һәм һәр көнне зур-зур мәҗлесләр үткәрә торган булган. 20-21 Ә аның капка төбендә, бай табыныннан өстәл астына төшкән сынык-саныкларга өметләнеп, бөтен тәнен җәрәхәт баскан Элгазар исемле бер фәкыйрь ята, һәм этләр, килеп, аның яраларын ялап китә икән. 22 Көннәрдән беркөнне әлеге фәкыйрь вафат булган, һәм фәрештәләр аны Ибраһим пәйгамбәр янына илткәннәр; шуннан соң бай да үлгән, һәм аны күмгәннәр. 23 Бай кеше, үлеләр дөньясында газап чиккән вакытта, башын күтәреп караган һәм еракта Ибраһимны, аның янында Элгазарны күргән. 24 Шунда ул, кычкырып: «Ибраһим атам, шәфкать күрсәтеп, минем янга Элгазарны җибәрче, бармак башын суга чылатып, телемне суытсын иде, чөнки бу ялкында шундый газап чигәмен», – дигән. 25 Әмма Ибраһим аңа: «Углым! Исеңә төшер, син тормышыңда бар рәхәтне татыдың инде, ә Элгазар михнәт чикте; хәзер исә ул монда юаныч күрә, ә син газап чигәсең. 26 Моннан тыш, безнең белән сезнең арада зур упкын, шунлыктан сезнең якка чыгарга теләүче моннан китә алмас, сезнең яктан да монда беркем аяк баса алмас». 27 Бай исә: «Атам, алайса, зинһар өчен, Элгазарны атам йортына җибәр, 28 анда минем биш туганым бар, Элгазар аларны кисәтсен, алар да бу газапларга тарымасын иде», – дигән. 29 Ибраһим аңа: «Аларның Мусалары һәм пәйгамбәрләре бар, шуларны тыңласыннар», – дип җавап биргән. 30 Бай исә: «Юк, Ибраһим атам. Менә үлгәннәрдән берәрсе, терелеп, алар янына барса, бәлки тәүбәгә килерләр иде», – дигән. 31 Ибраһим аңа: «Әгәр алар Мусаны һәм пәйгамбәрләрне тыңламыйлар икән, берәрсе хәтта үледән терелсә дә, ышанмаячаклар», – дип җаваплаган. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia