Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Левиләр 9 - Изге Язма


Руханиларның эшли башлавы

1-2 Сигезенче көнне Муса, Һарунны, аның угылларын һәм Исраилнең өлкәннәрен чакырып алып, Һарунга болай диде: – Гөнаһ йолу корбаны итеп, кимчелексез бер үгез бозау, ә тулаем яндыру корбаны итеп, кимчелексез бер сарык тәкәсе ал да Раббы каршына алып кил.

3-4 Шуннан исраилиләргә игълан ит: «Раббы алдында корбан китерү өчен, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе, тулаем яндыру корбаны итеп, берәр яшьлек кимчелексез бер бозау белән бер бәрән, татулык корбаны итеп, бер үгез белән бер сарык тәкәсе һәм зәйтүн мае кушылган икмәк бүләге алыгыз, чөнки бүген сезнең алда Раббы пәйда булачак».

5 Муса әмер иткән нәрсәләрне Очрашу чатыры алдына китерделәр, һәм бар халык Раббы каршына килеп басты.

6 Муса болай диде: – Боларны эшләргә сезгә, каршыгызда Раббы шөһрәте пәйда булсын өчен, Раббы Үзе әмер итте.

7 Муса Һарунга әйтте: – Раббы әмер иткәнчә, мәзбәх янына бар да, үзең һәм халык гөнаһтан арынсын өчен, гөнаһ йолу корбаныңны һәм тулаем яндыру корбаныңны тәкъдим ит; халык гөнаһтан арынсын өчен, шулай ук халыкның да корбанын тәкъдим ит.

8 Шуннан соң Һарун, мәзбәх янына килеп, үзе өчен гөнаһ йолу корбаны булган үгез бозауны чалды.

9 Аның угыллары аңа корбан каны бирде, һәм ул, бармагын канга манып, мәзбәхнең мөгезләренә сөртте, ә калган канны мәзбәхнең нигезенә түкте.

10 Ә гөнаһ йолу корбанының маен, бөерләрен, бавыр астындагы өлешен, Раббы Мусага әмер иткәнчә, мәзбәхтә яндырды.

11 Ите белән тиресен исә станнан читкә алып китеп яндырды.

12 Шуннан соң Һарун тулаем яндыру корбанын чалды; угыллары аңа корбан каны бирде, һәм ул шушы канны мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтте.

13 Аңа, тураклап, тулаем яндыру корбанын һәм корбанның башын китерделәр, һәм Һарун аларны мәзбәхтә яндырды,

14 ә эчке әгъзаларын һәм аякларын, юып, мәзбәхтә, әлеге тулаем яндыру корбаны өстендә яндырды.

15 Шуннан Һарун халыкның корбанлыкларын китерде: халыкның гөнаһы өчен бирелгән кәҗә тәкәсен чалды да аны, элеккесе кебек, гөнаһ йолу корбаны итеп тәкъдим итте.

16 Шулай ук тулаем яндыру корбаннарын да китерде, аларны Канун таләп иткәнчә тәкъдим итте.

17 Аннары Һарун, икмәк бүләге китереп, шуннан бер уч тутырып алды да мәзбәхтә яндырды, һәм бу – иртәнге тулаем яндыру корбаныннан тыш китерелгән бүләк иде.

18 Аннары Һарун халык тарафыннан татулык корбаннары итеп бирелгән үгез белән сарык тәкәсен чалды; угыллары аңа корбан каны бирделәр, һәм ул аны мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтте.

19-20 Алар, үгезнең һәм сарык тәкәсенең майларын – койрык маен, эч маен, бөерләрен һәм бавыр астындагы өлешен алып, түш ите өстенә куйдылар. Һарун шушы майларны мәзбәхтә яндырды.

21 Шуннан Һарун үгезнең һәм сарык тәкәсенең түш итен һәм арткы уң ботын, Муса кушканча, махсус бүләк итеп, Раббы алдында күтәреп селкеде.

22 Һарун, кулларын күтәреп, халыкка фатиха бирде. Гөнаһ йолу корбанын, тулаем яндыру корбанын һәм татулык корбанын тәкъдим иткәннән соң, мәзбәхтән түбән төште.

23 Шуннан соң Муса белән Һарун Очрашу чатырының эченә керделәр. Чатырдан чыккач, халыкка фатиха бирделәр. Менә шулвакыт барча халык алдында Раббы Үзенең дан-шөһрәтен күрсәтте:

24 Раббы тарафыннан ялкын килде дә мәзбәх өстендәге тулаем яндыру корбанын һәм майларны яндырып бетерде; моны күргән барча халык шатлыктан кычкырып җибәрде һәм йөзе белән җиргә капланды.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ