Левиләр 7 - Изге ЯзмаГаеп йолу корбаны турындагы канун 1 Гаеп йолу корбанын – иң изге корбанны китерүнең кагыйдәләре менә мондый: 2 гаеп йолу өчен китерелгән корбанлык мал тулаем яндыру корбаны чалына торган урында чалынсын, ә рухани аның канын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтсен. 3-4 Аның бөтен маен – койрык маен, эчке әгъзаларын каплаган маен, ике бөерен, шулай ук бил янындагы маен һәм бавыр астындагы өлешен аерып алып китерсен. 5 Ә рухани аларны, Раббыга багышланган яндыру бүләге итеп, мәзбәхтә яндырсын. Бу – гаеп йолу корбаны. 6 Рухани нәселеннән булган һәр ир кеше аны ашый ала; ул изге урында ашалырга тиеш, чөнки бу иң изге корбаннардан санала. 7 Гөнаһ йолу корбаны өчен дә, гаеп йолу корбаны өчен дә кагыйдә бертөрле; корбан ите – корбан китерүче руханиныкы. 8 Тулаем яндыру корбанын китерүче рухани малның тиресен дә үзенә алсын. 9 Мичтә, чүлмәктә яки табада пешкән һәртөрле икмәк бүләге – корбан китерүче руханиныкы. 10 Май кушылган яки кушылмаган һәртөрле икмәк бүләге – Һарун угылларыныкы, һәм ул алар арасында тигез итеп бүленсен. Татулык корбаны турындагы канун 11 Раббыга тәкъдим ителә торган татулык корбанын китерү кагыйдәләре менә мондый: 12 әгәр кем дә булса татулык корбанын рәхмәт әйтү йөзеннән китерә икән, шуңа өстәп зәйтүн мае кушылган төче икмәкләр, зәйтүн мае белән майланган юка төче көлчәләр һәм, зәйтүн мае кушып, сыйфатлы бодай оныннан пешергән икмәкләр китерсен; 13 рәхмәт әйтү йөзеннән китерелгән татулык корбаны белән бергә ачыткы салып пешергән икмәк тә китерсен; 14 һәртөрле икмәк бүләгенең бер өлешен Раббыга багышлап китерсен; ул өлеш – татулык корбанының канын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтүче руханиныкы. 15 Рәхмәт әйтү йөзеннән китерелгән татулык корбанының ите тәкъдим ителгән көнне үк ашалырга тиеш, аны иртәнгә калдырырга ярамый. 16 Әгәр кем дә булса әйткән нәзере буенча яисә ихтыяри рәвештә корбан китерә икән, корбан итен тәкъдим ителгән көнне дә, икенче көнне дә ашарга ярый. 17 Өченче көнгә калган корбан ите яндырылырга тиеш. 18 Татулык корбанының ите өченче көнне дә ашала икән, бу корбан Раббы тарафыннан кабул ителмәс, һәм корбан китерүчегә аның савабы булмас – бу инде нәҗес ит санала, һәм аны ашаучы җәзага тартылсын. 19 Корбан итенә нинди дә булса нәҗес нәрсә тисә, аны ашарга ярамый, ул ит яндырылырга тиеш. Корбан итен пакь кеше генә ашый ала. 20 Әгәр дә нәҗесләнгән берәр кеше Раббының татулык корбаны итен ашый икән, андый кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш. 21 Әгәр берәү кеше нәҗеслегенә, чиста булмаган хайванга яисә ниндидер нәҗеслеккә кагылса һәм Раббының татулык корбаны итен ашаса, андый кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш». 22 Раббы Мусага болай диде: 23 – Исраилиләргә игълан ит: «Сыер маен да, сарык маен да, кәҗә маен да ашамагыз. 24 Үлгән яки ерткыч җанвар ботарлаган терлекнең маен төрле кирәк-яракка файдаланырга мөмкин, әмма аны ашарга ярамый. 25 Әгәр кем дә булса Раббыга яндыру корбаны итеп китерелгән малның маен ашый икән, андый кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш. 26 Кайда гына яшәсәгез дә, кош канын да, хайван канын да ашамагыз. 27 Кан ашаган кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш». 28 Раббы Мусага болай диде: 29 – Исраилиләргә игълан ит: «Раббыга багышланган татулык корбаны китерүче кеше шул корбанның бер өлешен Раббыга китерсен. 30 Раббыга яндыру корбанын ул үз кулы белән китерсен – корбан малының маен түш ите белән бергә аерып алсын да, Раббыга багышлануын күрсәтер өчен, түш итен Аның алдында күтәреп селкесен. 31 Рухани корбанның маен мәзбәхтә яндырсын, ә түш ите Һарунга һәм аның угылларына булсын. 32 Татулык корбанының арткы уң боты руханига бүләк итеп бирелсен. 33 Корбан малының арткы уң боты – корбанлыкның канын һәм маен Раббыга китерүче Һарун углының өлешедер. 34 Татулык корбанының күтәреп селкегән түш итен һәм тәкъдим ителгән арткы уң ботын Мин, Исраил халкыннан алып, рухани Һарунга һәм аның угылларына бирәм. Бу – Исраил халкыннан аларга һәрчак бирелә торган өлеш». 35 Һарун һәм аның угыллары Раббы алдында рухани булып хезмәт итәр өчен тәгаенләнгән көннән башлап, Раббыга китерелгән яндыру бүләкләреннән аларга тиешле өлеш әнә шул. 36 Һарун һәм аның угылларына май сөртелгән көнне Исраил халкына Раббы: «Бу өлеш буыннан-буынга аларга бирелергә тиеш», – дип әмер итте. 37 Тулаем яндыру корбаны, икмәк бүләге, гөнаһ йолу корбаны, гаеп йолу корбаны, руханилыкка багышлау корбаны һәм татулык корбаны китерүнең кагыйдәләре әнә шундый. 38 Исраилиләр Раббыга корбаннар китерсен өчен, шушы кагыйдәләрне Раббы Мусага Синай чүлендәге Синай тавында белгертте. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia