Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Левиләр 6 - Изге Язма

1 Раббы Мусага болай диде:

2 – Әгәр берәү Раббы алдында хилаф эш, гөнаһ кылса: иптәшенең әманәтен кире кайтармаса яисә аның берәр әйберен урласа, яки алдаса,

3 яки югалган әйберне табып та: «Тапмадым», – дип әйтсә, яки, нинди дә булса гөнаһ эш эшләп, шул турыда ялган ант итсә,

4-5 ул кеше гөнаһка керә һәм гаепле була; шуңа күрә нәрсә урласа – шуны, ялганлап нәрсә алган булса – шуны, аңа әманәт итеп нәрсә бирелгән булса – шуны, кемдер югалтканны тапса – шуны, берәр әйбер турында: «Алмадым», – дип, ялган ант итсә – шуны кайтарып бирергә тиеш. Ул үзенең гаебе өчен корбан китергән вакытта, әйбер бәясенең биштән бер өлеше кадәр өстәп, әйберне хуҗасына кайтарып бирергә тиеш.

6 Үзенең гаебе өчен Раббыга ул гаеп йолу корбаны китерсен: вак терлектән кимчелексез, билгеле бәядәге сарык тәкәсен руханига алып килсен.

7 Шул рәвешле, рухани, ул кеше үз гаебеннән арынсын өчен, Раббы алдына корбан китерер, һәм әлеге кешенең гаебе кичерелер.


Тулаем яндыру корбаны турындагы канун

8 Раббы Мусага болай диде:

9 – Һарун һәм аның угылларына әмер ит: «Тулаем яндыру корбаны китерүнең кагыйдәләре шундый: уты янып торган мәзбәхтә ул иртәнгә кадәр калырга тиеш.

10 Рухани үзенең җитен киемнәрен һәм эчтән җитен ыштанын кисен дә, мәзбәхтән тулаем яндыру корбанының көлен алып, мәзбәхнең кырыена өйсен;

11 шуннан соң, киемнәрен салып, башкасын кисен һәм әлеге көлне станнан чиста бер урынга алып чыксын.

12 Ә мәзбәхтәге ут сүнмичә янып торырга тиеш. Рухани һәр иртәне аңа утын өстәп торсын һәм аның өстенә тулаем яндыру корбанын куйсын, әлеге корбанлык мал белән бергә татулык корбанының маен яндырсын.

13 Мәзбәхтәге ут, сүнмичә, һәрвакыт янып торырга тиеш.


Икмәк бүләге турындагы канун

14 Ә менә икмәк бүләге тәкъдим итү кагыйдәләре түбәндәгечә: Һарунның угыллары аны Раббы каршына, мәзбәх алдына китерергә тиеш.

15 Рухани икмәк бүләгеннән, учын тутырып, сыйфатлы бодай оны һәм зәйтүн мае, хуш исле сумала-майларның бөтенесен алсын да, бүләкнең бер өлеше буларак, мәзбәхтә яндырсын; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер.

16 Ә калган оннан төчегә пешкән икмәк әзерләнсен, һәм Һарун белән аның угыллары аны изге урында – Очрашу чатырының ишегалдында ашасын.

17 Бу икмәк ачыткы салмыйча пешерелергә тиеш. Миңа китерелгән бүләкләрнең бу өлешен Мин аларга бирәм. Бу – гөнаһ йолу корбаны, һәм ул, гаеп йолу корбаны кебек, иң изгеләрдән санала.

18 Һарун нәселенең барлык ир-атлары аны ашый ала. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләкләреннән аларның мәңгелек, даими өлеше. Әгәр кем дә булса бу өлешкә кагылса, изге саналыр».

19 Раббы Мусага болай диде:

20 – Руханилыкка багышланган көнне Һарун һәм аның угыллары Раббыга икмәк бүләге китерергә тиеш. Эфаның уннан бер өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онын (көн дә китерелә торган икмәк күләмен) икегә бүлеп, шуның яртысын – иртән, икенче яртысын кичтән китерсеннәр.

21 Зәйтүн мае салынган әлеге икмәк табада пешерелергә һәм, сындырылып, Раббы алдына куелырга тиеш; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер.

22 Бу эшләрне Һарун нәселеннән булган, баш рухани хезмәтенә багышланган кеше башкарсын; бу бүләк – мәңгегә Раббыныкы; ул тулысынча яндырылырга тиеш.

23 Шулай итеп, рухани китергән икмәк бүләгенең һәр төре яндырылырга тиеш, аны ашарга ярамый.


Гөнаһ йолу корбаны турындагы канун

24 Раббы Мусага болай диде:

25 – Һарунга һәм аның угылларына игълан ит: «Гөнаһ йолу корбаны китерү кагыйдәләре мондый: гөнаһ йолу өчен китерелгән корбанлык мал Раббы алдында, тулаем яндыру корбаны чалына торган урында чалынсын; бу иң изге корбаннардан санала.

26 Гөнаһ йолу корбанын китерүче рухани аны изге урында – Очрашу чатырының ишегалдында ашасын.

27 Корбан итенә кагылган һәр нәрсә изге саналыр. Әгәр корбанның каны кием-салымга чәчрәсә, аны изге урында юарга кирәк.

28 Шул ит пешкән балчык савытны – ватарга, ә бакыр савытта пешсә, аны ышкып юарга һәм чайкарга кирәк.

29 Рухани гаиләсеннән булган һәр ир кеше ул итне ашый ала; бу иң изге корбаннардан санала.

30 Әгәр гөнаһ йолу корбанының каны, гөнаһ йолу өчен, Очрашу чатырындагы Изге бүлмәгә кертелсә, андый корбан утта яндырылырга тиеш, аны ашарга ярамый.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ