Левиләр 4 - Изге ЯзмаГөнаһ йолу корбаны 1 Раббы Мусага болай диде: 2 – Исраилиләргә игълан ит: «Кем дә булса ялгышлык белән гөнаһ кылса, Раббы боерыкларының берәрсенә хилафлык кылса, түбәндәгеләрне башкарырга тиеш. 3 Әгәр май сөртелгән зат, баш рухани, гөнаһ кылып, гаебе халык өстенә төшсә, әлеге рухани, гөнаһ йолу корбаны итеп, Раббыга кимчелексез үгез бозау китерергә тиеш. 4 Үгез бозауны ул Очрашу чатыры алдына, Раббы каршына китерсен һәм, кулын үгез бозауның башына куеп, аны Раббы алдында чалсын. 5 Баш рухани корбанның канын Очрашу чатыры эченә алып керсен. 6 Бармагын канга манып, Раббы каршында, Изге чатыр эчендәге пәрдә алдында, канны җиде тапкыр чәчрәтсен. 7 Аннары үгез бозауның канын Очрашу чатыры эчендә, Раббы каршында торган хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхенең мөгезләренә сөртсен, ә калган канны Очрашу чатыры алдындагы корбан яндыру мәзбәхенең нигезенә түксен. 8-10 Шуннан соң баш рухани, татулык корбаны итеп китерелгән үгезнең майларын аерып алган кебек, гөнаһ йолу корбаны булган үгез бозауның да эчке әгъзаларын каплаган маен, ике бөерен, бөер өстендәге, шулай ук бил янындагы маен һәм бавыр астындагы өлешен аерып алсын. Аннары аларны корбан яндыру мәзбәхендә яндырсын. 11-12 Ә тиресен, башын, аяклары белән барлык итен, эчке әгъзаларын, шулай ук эчендәге шакшыларын, гомумән, үгез бозауны бөтен килеш, станнан читкә алып чыгып, көл түгелә торган чиста бер урында утын өстендә яндырсын. 13 Әгәр дә бөтен Исраил халкы ялгышлык белән гөнаһ эшләсә, Раббы боерыкларының берәрсенә хилафлык кылса, халык, үзенең гөнаһ кылганлыгын белмәсә дә, гаепле була. 14 Кылган гөнаһы билгеле булганнан соң, халык, гөнаһ йолу корбаны итеп, Очрашу чатыры алдына бер үгез бозау китерергә тиеш. 15 Халыкның өлкәннәре Раббы алдында кулларын үгез бозауның башына куйсыннар, һәм үгез бозау суелсын. 16 Баш рухани үгез бозау канының бер өлешен Очрашу чатырына алып керсен. 17 Бармагын канга манып, Раббы каршында, пәрдә алдында, канны җиде тапкыр чәчрәтсен. 18 Аннары үгез бозауның канын Очрашу чатыры эчендә, Раббы каршында торган мәзбәхнең мөгезләренә сөртсен, ә калган канны чатыр алдындагы корбан яндыру мәзбәхенең нигезенә түксен. 19 Ә бөтен маен, аерып алып, мәзбәхтә яндырсын. 20 Баш рухани үзенең гөнаһ йолу корбаны булган үгез бозау белән ничек эшләсә, бу үгез бозау белән дә шулай ук эшләсен. Шул рәвешле, баш рухани бу эшне халык үз гөнаһыннан арынсын өчен башкарыр, һәм халыкның гөнаһы кичерелер. 21 Баш рухани үзенең гөнаһы өчен китергән үгез бозавын, станнан читкә алып чыгып, ничек яндырса, монысын да шулай яндырсын. Бу – халыкның гөнаһы өчен китерелгән корбан. 22 Әгәр берәр җитәкче ялгышлык белән гөнаһ кылса, Раббы Алласы боерыкларының берәрсенә хилафлык кылса, ул гаепле була. 23 Кылган гөнаһы билгеле булганнан соң, әлеге җитәкче, корбан итеп, кимчелексез бер кәҗә тәкәсе китерергә тиеш. 24 Ул үзенең кулын кәҗә тәкәсенең башына куйсын, шуннан соң аны тулаем яндыру корбанын чала торган урында, Раббы алдында чалсын. Бу – гөнаһ йолу корбаны. 25 Рухани гөнаһ йолу корбанының канына бармагын мансын да корбан яндыру мәзбәхенең мөгезләренә сөртсен, ә калган канны мәзбәхнең нигезенә түксен. 26 Аның бөтен маен, татулык корбанының маен яндырган кебек, мәзбәхтә яндырсын. Шул рәвешле, рухани моны җитәкче үз гөнаһыннан арынсын өчен башкарыр, һәм аның гөнаһы кичерелер. 27 Әгәр ил халкы арасыннан берәр кеше ялгышлык белән гөнаһ кылса, Раббы боерыкларының берәрсенә хилафлык кылса, гаепле була. 28 Кылган гөнаһы билгеле булганнан соң, ул кеше, корбан итеп, кимчелексез бер кәҗә китерергә тиеш. 29 Ул кеше гөнаһ йолу корбаны өчен китерелгән малның башына кулын куйсын да тулаем яндыру корбанын чала торган урында чалсын. 30 Рухани корбанның канына бармагын мансын да корбан яндыру мәзбәхенең мөгезләренә сөртсен, ә калган канны мәзбәхнең нигезенә түксен. 31 Татулык корбанының маен аерып алган кебек, корбанның бөтен маен аерып алсын да, Раббы алдында хуш исен чыгарырлык итеп, мәзбәхтә яндырсын. Шул рәвешле, рухани моны әлеге кеше үз гөнаһыннан арынсын өчен башкарыр, һәм аның гөнаһы кичерелер. 32 Әгәр кеше, гөнаһ йолу корбаны итеп, бәрән китерергә тели икән, ул кимчелексез саулык бәрән булырга тиеш. 33 Шул кеше корбанлык малның башына кулын куйсын да тулаем яндыру корбанын чала торган урында чалсын. 34 Рухани, корбанның канына бармагын манып, корбан яндыру мәзбәхенең мөгезләренә сөртсен, ә калган канны мәзбәхнең нигезенә түксен; 35 татулык корбаны итеп чалынган сарыкның маен аерып алган кебек, корбанның бөтен маен аерып алсын да, Раббыга багышлап яндырылган башка корбаннар өстенә куеп, мәзбәхтә яндырсын. Шул рәвешле, рухани моны әлеге кеше үз гөнаһыннан арынсын өчен башкарыр, һәм аның гөнаһы кичерелер. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia