Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Левиләр 3 - Изге Язма


Татулык корбаны

1 Кем дә булса Раббы алдына татулык корбаны китерә икән, ул кимчелексез үгез яки сыер булырга тиеш.

2 Корбан китерүче кулын корбанының башына куйсын да Очрашу чатыры алдында аны чалсын; ә Һарунның угыллары, руханилар, аның канын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтсен.

3-4 Корбан китерүче, Раббыга багышланган яндыру бүләге итеп, татулык корбанының эчке әгъзаларын каплаган бөтен маен, ике бөерен, бөер өстендәге, шулай ук бил янындагы маен һәм бавыр астындагы өлешен аерып алсын,

5 һәм Һарунның угыллары шуларны мәзбәхтәге утта, тулаем яндыру корбаны өстендә яндырсын. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер.

6 Әгәр кем дә булса, татулык корбаны итеп, Раббыга вак терлек бүләк итә икән, ул кимчелексез иркәк яки ана терлек булырга тиеш.

7 Әгәр кеше, корбан итеп, сарык китерә икән, аны Раббы алдында тәкъдим итсен.

8 Кулын корбанының башына куеп, Очрашу чатыры алдында чалсын; ә Һарунның угыллары аның канын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтсен.

9-10 Корбан китерүче, Раббыга багышланган яндыру бүләге итеп, татулык корбанының койрыгын мае белән бергә төбеннән кисеп алып, эчке әгъзаларын каплаган бөтен маен, ике бөерен, бөер өстендәге, шулай ук бил янындагы маен һәм бавыр астындагы өлешен аерып алсын.

11 Рухани аларны мәзбәхтә яндырсын. Бу, ризык буларак, – Раббыга багышланган яндыру бүләге.

12 Әгәр кеше, корбан итеп, кәҗә китерсә, аны Раббы алдында тәкъдим итсен.

13 Кулын корбанының башына куйсын да Очрашу чатыры алдында чалсын; ә Һарунның угыллары аның канын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтсен.

14-15 Корбан китерүче, Раббыга багышланган яндыру бүләге итеп, корбанының эчке әгъзаларын каплаган бөтен маен, ике бөерен, бөер өстендәге, шулай ук бил янындагы маен һәм бавыр астындагы өлешен аерып алсын.

16 Рухани аларны, ризык буларак, мәзбәхтә яндырсын. Бу – яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер. Бөтен май – Раббыныкы.

17 Сезнең киләчәк буыннар кайда гына яшәсә дә, алар өчен бу – мәңгелек кагыйдә: эч маен да, канны да ризык буларак кулланмагыз».

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ