Левиләр 21 - Изге ЯзмаРуханилар турындагы канун 1 Раббы Мусага болай диде: – Һарун угылларына – руханиларга игълан ит: «Туган-тумачасының мәетенә якынлашып, рухани үзен нәҗесләргә тиеш түгел. 2 Ул үзенең якыннарына – ата-анасына, угыл-кызларына, ир туганына 3 һәм үзе белән яшәүче, әмма кияүгә чыкмаган кыз туганына гына якынлаша, алар хакына үзен нәҗесли ала. 4 Хатынының туганнары дип, ул үзен нәҗесләргә тиеш түгел. 5 Рухани үзенең чәчен кырмасын, сакалын кыскартмасын, тәненә җәрәхәтләр ясамасын. 6 Рухани үз Алласының изгесе булырга һәм Аллаһы исемен хурламаска тиеш, чөнки Раббыга багышланган яндыру бүләген, ягъни Аллаһының ризыкларын тәкъдим итә ул. Шулай булгач, ул изге булырга тиеш. 7 Рухани үзенә хатын итеп азгын фахишәне, шулай ук иреннән аерылган хатынны алмаска тиеш, чөнки рухани – үз Алласының изгесе. 8 Аллаһыга ризык тәкъдим иткән руханины изге дип белегез; аларны изге дип хөрмәтләгез, чөнки Мин, сезне изге итүче Аллаһы, изгемен. 9 Әгәр руханиның кызы, фәхешлек кылып, үзен нәҗесли икән, ул үзенең атасын хур итә, һәм ул кыз яндырып үтерелергә тиеш. 10 Туганнары арасыннан баш рухани итеп сайланган, башына изгеләндерү мае сөртелгән, рухани киемнәре киеп йөргән адәм үзенең чәчләрен тузгытырга һәм киемнәрен ертырга тиеш түгел. 11-12 Мәет булган йортка бару өчен, Изге чатырны калдырып китеп, бу рухани чатырны нәҗесләмәсен; хәтта атасы яки анасы үлгән очракта да, ул үзен нәҗесләргә тиеш түгел, чөнки ул, Алласының изгеләндерү мае белән майланып, Раббыга багышланган. Мин – Раббы. 13 Ул бары тик гыйффәтле кызга гына өйләнергә тиеш. 14 Тол яки иреннән аерылган яисә азгын фахишәгә өйләнергә тиеш түгел; фәкать үз халкыннан булган гыйффәтле кызга гына өйләнсен. 15 Үз халкы арасында ул үзенең нәсел варисларын нәҗесләмәскә тиеш. Мин – Раббы, баш руханины изге итүче». 16 Раббы Мусага болай диде: 17 – Һарунга әйт: «Гәүдә-сынында кимчелеге булган нәсел варисларыңнан берәү дә, үзенең Алласына ризык тәкъдим итәргә дип, һичкайчан Аның хозурына килергә тиеш түгел. 18 Тән-бәдәнендә кимчелеге булган бер кеше дә – сукыр, аксак, йөзе чалшайган, бер аягы яки кулы озынрак булган, 19 аягы яки кулы сынган, 20 бөкре, кәрлә, күзенә ак төшкән, кутырлы, корчаңгы, күкәе бозылган, 21 рухани Һарунның нәсел варисларыннан тәнендә җитешсезлек булган бер генә кеше дә, Раббыга багышланган яндыру бүләге китерү өчен, Аның янына килергә тиеш түгел. Ул – кимчелекле кеше, шуңа күрә, үз Алласына ризык тәкъдим итәргә дип, Аның янына килмәсен. 22 Андый кеше Аллаһының ризыгын – Аңа китерелгән изге вә иң изгеләрдән саналган бүләкләрне ашый ала, 23 әмма чатыр эчендәге пәрдә янына яки мәзбәхкә якынаерга тиеш түгел, чөнки ул – кимчелекле. Андый кеше Минем изге урынымны нәҗесләргә тиеш түгел. Мин – Раббы, руханиларны изге итүче». 24 Муса боларны Һарунга, аның угылларына һәм барча исраилиләргә игълан итте. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia