Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Левиләр 14 - Изге Язма


Йогышлы тире авыруыннан чистарыну турындагы канун

1 Раббы Мусага болай диде:

2 – Йогышлы тире авыруыннан терелгәннән соң пакьләнү турындагы канун менә шундый: хаста кешене руханига китерсеннәр,

3-4 һәм рухани, станнан читкә чыгып, аны тикшерсен. Әгәр хаста кеше йогышлы тире авыруыннан арынган икән, рухани аңа ике тере чиста кош, эрбет йомычкасы, җете кызыл җеп һәм һүссөп китерергә кушсын.

5 Рухани бу кошларның берсен балчык савыттагы саф чишмә суы өстендә суярга әмер бирсен.

6 Үзе исә, икенче тере кошны, эрбет йомычкасын, җете кызыл җепне, һүссөп алып, барысын бергә саф су өстендә суелган кошның канына манып алсын.

7 Аннары йогышлы тире авыруыннан соң пакьләнүче кешегә шуны җиде мәртәбә чәчрәтсен һәм аны пакь дип игълан итсен, ә тере кошны яланга очыртып җибәрсен.

8 Пакьләнүче кеше үзенең киемнәрен юарга, барлык чәч-төкләрен кырып юынырга тиеш, һәм ул пакь саналыр. Шуннан станга керсен, әмма җиде көн дәвамында чатырына аяк басмасын.

9 Җиденче көнне башындагы бөтен чәчен, сакалын, кашларын һәм тәнендәге барлык төкне ул тагын кырырга, киемнәрен юарга һәм үзе юынырга тиеш, һәм ул пакь саналыр.

10 Сигезенче көнне ул кеше кимчелексез ике тәкә бәрән, кимчелексез бер яшьлек саулык бәрән, икмәк бүләге итеп зәйтүн мае кушылган бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан өч өлешен һәм бер лог зәйтүн мае китерергә тиеш.

11 Пакьләү йоласын башкаручы рухани пакьләнүче кешене әлеге бүләкләре белән бергә Очрашу чатыры алдына, Раббы каршына алып килсен.

12 Рухани, гаеп йолу корбаны итеп, тәкә бәрәннәрнең берсен бер лог май белән бергә китерсен һәм аларны, махсус бүләк итеп, Раббы алдында күтәреп селкесен.

13 Гөнаһ йолу корбаны һәм тулаем яндыру корбаны чалына торган изге урында тәкә бәрәнне чалсын; гөнаһ йолу корбаны кебек үк, гаеп йолу корбаны да – руханиныкы; бу – иң изге корбаннардан санала.

14 Рухани гаеп йолу корбанының канын пакьләнүче кешенең уң колак яфрагына, уң кулының һәм уң аягының баш бармакларына сөртсен.

15 Аннары, зәйтүн мае алып, үзенең сул учына салсын да,

16 уң кулының бармагын сул учындагы майга манып, җиде мәртәбә Раббы алдында чәчрәтсен.

17 Учында калган майның бер өлешен пакьләнүче кешенең уң колак яфрагына, уң кулының һәм уң аягының баш бармакларына, шулай ук гаеп йолу корбанының канын сөрткән урыннарга сөртсен.

18 Учында калган майны рухани пакьләнүче кешенең башына сөртсен; ул, шушылай итеп, Раббы алдында пакьләү йоласын үткәрер.

19 Пакьләнүче кеше үзенең нәҗеслегеннән арынсын өчен, рухани гөнаһ йолу корбаны тәкъдим итсен, аннары тулаем яндыру корбаны чалсын.

20 Шуннан соң рухани тулаем яндыру корбанын һәм икмәк бүләген мәзбәхкә куйсын. Рухани моны ул кеше үзенең нәҗеслегеннән арынсын өчен башкарыр, һәм ул кеше пакь булыр.

21-22 Әгәр ул ярлы кешенең гадәти корбаннар китерерлек хәле булмаса, нәҗеслегеннән арынсын өчен, махсус бүләк буларак, гаеп йолу корбаны, ягъни бер тәкә бәрән, шулай ук, икмәк бүләге итеп, зәйтүн мае кушылган бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан бер өлешен, бер лог зәйтүн мае һәм, хәленнән килгәнчә, ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен китерсен; кошларның берсе – гөнаһ йолу корбаны, икенчесе тулаем яндыру корбаны булыр.

23 Пакьләнүенең сигезенче көнендә шушы әйберләрне руханига алып килсен дә Очрашу чатыры алдына, Раббы каршына килеп бассын.

24 Рухани, гаеп йолу корбаны булган бәрәнне һәм бер лог майны алып, аларны, махсус бүләк буларак, Раббы алдында күтәреп селкесен.

25 Рухани бәрәнне чалсын да аның канын пакьләнүче кешенең уң колак яфрагына, уң кулының һәм уң аягының баш бармакларына сөртсен.

26-27 Шуннан соң рухани, зәйтүн маеның бер өлешен сул учына салып, уң кулының бармагын шул майга манып алсын да җиде мәртәбә Раббы алдында чәчрәтсен.

28 Учында калган майны пакьләнүче кешенең уң колак яфрагына, уң кулының һәм уң аягының баш бармакларына, шулай ук гаеп йолу корбанының канын сылаган урыннарга сөртсен.

29 Үзенең учында калган майны рухани, пакьләнүче кеше үзенең нәҗеслегеннән арынсын өчен, Раббы алдында аның башына сөртсен.

30-31 Аннары пакьләнүче кеше, хәленнән килгәнчә, урман күгәрченнәре яки бала күгәрченнәр алып килсен; берсен – гөнаһ йолу корбаны, ә икенчесен, тулаем яндыру корбаны итеп, икмәк бүләге белән бергә китерсен. Рухани, шушылай итеп, пакьләнүче кешене нәҗеслектән Раббы алдында арындырыр.

32 Йогышлы тире авыруы белән авырган, пакьләнер өчен гадәти корбаннар китерергә хәле булмаган кеше турындагы канун әнә шундый.


Йорттагы күгәрек турындагы канун

33 Раббы Муса белән Һарунга болай диде:

34 – Мин сезгә биләмә итеп бирәчәк Кәнган җиренә кергәч, йортларыгызның берәрсенә үсә-тарала торган күгәрек җибәрсәм,

35 ул йортның хуҗасы, рухани янына барып: «Минем өемдә күгәреккә охшаган нәрсә барлыкка килде», – дип әйтергә тиеш.

36 Рухани өйнең эчен килеп тикшермәс борын, өйдәге әйберләр нәҗес дип саналмасын өчен, ул аларны ишегалдына чыгарырга боерсын. Әйберләр чыгарылгач кына, рухани өйне,

37-38 диварлардагы күгәрекне килеп тикшерсен. Әгәр өйнең диварларында яшькелт яки кызгылт таплар күренсә, һәм ул таплар диварга батып кергән булса, рухани өйдән чыксын һәм өйне җиде көнгә бикләп куйсын.

39-40 Җиденче көнне рухани, килеп, күгәрекнең ныграк таралуын күрсә, күгәрек булган ташларны кубарырга һәм шәһәр читендәге нәҗес урынга чыгарып ташларга әмер бирсен.

41 Өйне ул эчке яктан кырып чистартырга һәм кырганда барлыкка килгән бөтен чүп-чарны, шәһәрдән алып чыгып, шул ук урынга түгәргә боерсын.

42 Шуннан соң, дивардан алынган ташлар урынына яңаларын куеп, өйне яңа измә белән сылап чыксыннар.

43-44 Ташларын кубарып, өйнең диварларын кырганнан һәм сылаганнан соң, күгәрек янә барлыкка килсә, һәм рухани аның таралуын күрсә, димәк, өйдә – зарарлы күгәрек, ул өй – нәҗес.

45 Андый өй җимерелергә тиеш, һәм аның ташлары, агачлары һәм бөтен измәсе, шәһәрдән чыгарылып, нәҗес урынга түгелергә тиеш.

46 Керергә тыелган шундый өйгә үткән кеше кичкә кадәр нәҗес булыр;

47 андый өйдә йоклаган, ашаган кеше үзенең киемнәрен юарга тиеш.

48 Әгәр рухани яңадан сыланган өйдә күгәрек таплары күрмәсә, бу өйне чиста дип игълан итсен, чөнки күгәрек беткән була.

49-50 Ул өйне чистарту өчен, рухани, ике кош, эрбет йомычкасы, җете кызыл җеп һәм һүссөп алып, бер кошны балчык савыттагы саф чишмә суы өстендә суйсын.

51 Аннары ул эрбет йомычкасын, һүссөпне, җете кызыл җепне һәм тере кошны суелган кошның канына һәм саф суга мансын да җиде тапкыр өйгә чәчрәтсен.

52 Шулай итеп, кош каны, саф су, тере кош, эрбет агачы, һүссөп һәм җете кызыл җеп ярдәмендә рухани өй чистарту йоласын үткәрер.

53 Тере кошны исә шәһәрдән алып чыксын да яланга очыртып җибәрсен. Рухани, шушылай итеп, өйне нәҗеслектән арындырыр, һәм өй чиста саналыр.

54-56 Бу – һәртөрле йогышлы тире авыруы, таз, шеш, тимгел һәм җилсенү, шулай ук кием-салымдагы һәм йорттагы күгәрек турындагы канун. Кемнеңдер яисә нәрсәнеңдер нәҗеслеген яки чисталыгын хәл иткәндә, йогышлы тире авыруы һәм күгәрек турындагы канун әнә шундый.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ