Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Левиләр 13 - Изге Язма


Тире авыруы турындагы канун

1 Раббы Муса белән Һарунга болай диде:

2 – Әгәр берәр кешенең тәнендә шеш, тимгел яисә җилсенү барлыкка килсә һәм аның йогышлы тире авыруына әйләнү ихтималы булса, ул кешене рухани Һарун яки аның угылларының берәрсе янына алып барырга кирәк.

3 Рухани аның тәнендәге җәрәхәтне тикшерсен. Әгәр җәрәхәт өстендәге төк агарган һәм җәрәхәт тирәнгә киткән икән, бу – йогышлы тире авыруы билгесе. Рухани, карап, хаста булган кешене нәҗес дип игълан итсен.

4 Әгәр тәндәге ак тимгел тирәнгә китмәгән һәм тимгел өстендәге төкләр агармаган икән, рухани әлеге кешене, башкалардан аерып, җиде көнгә ябып куйсын.

5 Җиденче көнне рухани аны тикшерсен; әгәр җәрәхәт элекке хәлендә калса һәм җәелмәгән булса, рухани аны тагын җиде көн аерып тотсын.

6 Җиденче көнне рухани әлеге кешене тагын карасын һәм, җәрәхәтнең кызыллыгы кимесә, һәм ул җәелмәгән булса, кешене пакь дип игълан итсен. Бу – бары тик тимгел генә; кеше үзенең киемнәрен юсын, һәм шуннан ул пакь саналыр.

7 Ләкин руханига күренгән һәм пакь дип игълан ителгән кешенең тәнендә тимгел җәелә икән, ул икенче тапкыр руханига күренергә тиеш.

8 Рухани, тимгелнең җәелүен күреп, әлеге хаста кешене нәҗес дип игълан итсен: бу – йогышлы тире авыруы.

9 Берәр кешедә йогышлы тире авыруы булса, ул руханига китерелергә тиеш.

10-11 Рухани аны карасын, һәм кешенең тәнендәге шеше ак төстә булып, төкләре агарган һәм шеш тирәли җәрәхәт ясалса, бу – озакка сузыла торган йогышлы тире авыруы; рухани әлеге кешене нәҗес дип игълан итсен, әмма аны башкалардан аерырга боермасын, чөнки ул инде нәҗес.

12-13 Әгәр тире авыруы бу кешене баштанаяк каплап алса, һәм рухани аның бөтен тәнен әлеге авыру каплаганны күрсә, бөтен тәне агарганга күрә, рухани аны пакь дип игълан итсен – тулысынча агарган кеше пакь санала.

14 Ә инде җәрәхәте күренсә, әлеге кеше нәҗес саналыр.

15 Җәрәхәтен күргәннән соң, рухани бу кешене нәҗес дип игълан итсен: җәрәхәт – йогышлы тире авыруының билгесе, бу нәҗеслектер.

16 Әгәр җәрәхәт үзгәрсә һәм агарса, авыру кеше руханига барырга тиеш.

17 Рухани аны карасын: әгәр җәрәхәт агарган булса, авыру кешене пакь дип игълан итсен, һәм кеше пакь саналыр.

18-19 Әгәр берәүнең тәнендә эренле шеш булып, ул төзәлсә, һәм шеш урынында ак төстәге шеш яисә аксыл-ал төстәге җилсенгән тимгел барлыкка килсә, ул кеше руханига күренергә тиеш.

20 Рухани аны карасын. Әгәр шеш яки җилсенгән тимгел тире астында булып, төкләре агарса, рухани ул кешене нәҗес дип игълан итсен. Бу – чуан өстендә хасил булган йогышлы тире авыруы.

21 Әгәр рухани тимгел өстендәге төкнең агармавын һәм тимгелнең тирәнгә китмәвен күрсә, өстәвенә, тимгелнең төсе тонык булса, рухани ул кешене, башкалардан аерып, җиде көнгә ябып куйсын.

22 Әгәр дә авыру тире өстендә җәелсә, рухани ул кешене нәҗес дип игълан итсен, чөнки бу – йогышлы авыру.

23 Ә инде җилсенгән тимгел үз урынында калса һәм артык җәелмәсә, бу – тимгелдән калган яра эзе генә, һәм рухани ул кешене пакь дип игълан итсен.

24-25 Кемнең дә булса тиресе утта пешеп, ул урын аксыл-ал яки ак төстәге тимгел шикелле булса, рухани тимгел өстендәге төкнең үзгәрүен һәм тимгелнең тирәнгә үтүен күрсә, бу – тире пешкән урында хасил булган йогышлы тире авыруы; рухани андый кешене нәҗес дип игълан итсен, чөнки бу – йогышлы тире авыруы.

26 Әгәр рухани тимгел өстендәге төкнең агармавын һәм тимгелнең тирәнгә китмәвен күрсә, өстәвенә, аның төсе тонык булса, рухани ул кешене, башкалардан аерып, җиде көнгә ябып куйсын.

27 Җиденче көнне рухани аны кабат тикшерсен. Әгәр тимгел җәелгән булса, ул кешене нәҗес дип игълан итсен, чөнки бу – йогышлы тире авыруы.

28 Әгәр дә инде тимгел үз урынында калса һәм җәелмәсә, өстәвенә, тимгелнең төсе тонык булса, бу – утта пешкәнлектән хасил булган яра эзе. Рухани әлеге кешене пакь дип игълан итсен, чөнки бу – утта пешүдән калган яра эзе генә.

29-30 Әгәр берәр ир-ат яки хатын-кызның башында яки иягендә җәрәхәт булса, рухани ул җәрәхәтне карасын. Җәрәхәт тирәнгә үтеп, төкләре саргылт һәм нәзек булса, рухани ул кешене нәҗес дип игълан итсен, чөнки бу таз. Бу – баш яки ияктәге йогышлы тире авыруы.

31 Әгәр рухани, җәрәхәтне тикшереп, аның тирәнгә китмәвен һәм өстендә кара төк булмавын күрсә, бу кешене ул, башкалардан аерып, җиде көнгә ябып куйсын.

32-33 Җиденче көнне рухани аны кабат тикшерсен; әгәр кешенең тазы тәненә җәелмәсә һәм аның өстендә саргылт төк булмаса, тазы тирәнгә китмәсә, хаста кешенең чәчен кыркырга, әмма тазлы урынга кагылмаска кирәк. Шуннан соң рухани ул кешене икенче мәртәбә җиде көнгә ябып куйсын.

34 Җиденче көнне рухани хаста кешене тагын карасын; әгәр тазы җәелмәгән һәм тирәнгә китмәгән булса, рухани аны чиста дип игълан итсен; ул кеше үзенең киемнәрен юарга тиеш, шуннан ул пакь саналыр.

35-36 Ләкин, чистарынганнан соң, әлеге кешенең тазы җәелеп китсә, рухани аны тагын тикшерсен; әгәр тазы тәнгә җәелсә, саргылт төкне эзләп торырга да кирәкми – бу кеше нәҗес.

37 Әгәр инде, рухани фикеренчә, авырткан урын үзгәрмәгән һәм анда кара төкләр үсеп чыккан икән, димәк, ул кеше пакь, аның тазы беткән; рухани аны пакь дип игълан итсен.

38-39 Әгәр берәр ир-ат яки хатын-кызның тәнендә ак тимгелләр барлыкка килсә, рухани аны тикшерсен; тимгелләр аксыл-тонык булса, бу – тире өстендә барлыкка килгән йогышсыз тимгелләр генә: андый кеше пакь санала.

40 Әгәр берүнең чәче коелса, ул – пеләш башлы, ләкин чиста санала.

41 Әгәр башының алгы өлешендә чәче коелса, бу кеше – пеләш башлы, ләкин чиста санала.

42 Әгәр инде башындагы чәчсез урында аксыл-ал төстәге тимгел күренсә, димәк, шул урында йогышлы тире авыруы барлыкка килгән.

43-44 Рухани аны тикшерсен; әгәр башындагы чәчсез урында йогышлы тире авыруына охшаган аксыл-ал төстәге шеш булса, димәк, ул кешедә – йогышлы тире авыруы, һәм ул нәҗес; андый кешене рухани нәҗес дип игълан итсен, чөнки аның башында – йогышлы тире авыруы.

45 Йогышлы тире авыруы булган мондый кеше ертык киемнәр кияргә, чәчен тузгытырга, йөзенең аскы өлешен капларга, ә йөргән чакта: «Нәҗес! Нәҗес!» – дип кычкырырга тиеш.

46 Андый кеше, авыруыннан терелгәнче нәҗес булып, станнан читтә ялгызы гына яшәргә тиеш.


Кием-салымдагы күгәрек турындагы канун

47-49 Йон яки җитен тукымадан тегелгән киемне, җитен яки йон җептән бәйләнгән яисә тукылган тукыманы, күнне яки күннән эшләнгән әйберне яшькелт яисә кызгылт күгәрек баса икән, бу – үсә-тарала торган күгәрек, һәм аны руханига күрсәтергә кирәк.

50 Рухани аны тикшерсен һәм күгәрекле әйберне җиде көнгә аерып куйсын.

51 Җиденче көнне рухани аны тагын тикшерсен, һәм, әгәр күгәрек киемгә, бәйләнгән яки тукылган тукымага яисә күннән эшләнгән әйбергә җәелгән булса, бу – зарарлы күгәрек, һәм әйбер нәҗес санала.

52 Рухани күгәрекле ул киемне – тукыманы, йоннан бәйләнгән, җитен яки күн әйберне яндырсын, чөнки бу – зарарлы күгәрек, ул кием яндырылырга тиеш.

53-54 Әгәр дә рухани әлеге киемдә – тукымада, йоннан бәйләнгән, җитен яки күн әйбердә – күгәрекнең җәелмәгәнен күрсә, аны юарга әмер бирсен һәм тагын җиде көнгә аерып куйсын.

55 Күгәрекле әйберне юганнан соң, рухани аны тагын тикшерсен; әгәр күгәрекнең төсе үзгәрмәсә, гәрчә ул җәелмәсә дә, бу әйбер нәҗес. Күгәрек әйбернең эчендә яки тышында булуына карамастан, әлеге әйбер яндырылырга тиеш.

56-58 Әйберне юганнан соң, рухани күгәрекнең тоныклануын күрсә, күгәрек булган урынны киемнән – күннән, йоннан бәйләнгән әйбердән яисә тукымадан ертып алсын. Әгәр күгәрек тагын килеп чыкса, димәк, ул җәелгән; күгәрекле бу әйбер яндырылырга тиеш. Әгәр, әйберне юганнан соң, күгәрек бетә икән, ул әйбер икенче мәртәбә юылырга тиеш, шуннан соң ул чиста була.

59 Күгәрек баскан йон яки җитен киемне, тукыманы, бәйләнгән яки күннән эшләнгән әйберне нәҗес яки чиста дип игълан итү хакындагы канун әнә шундый.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ