Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Хөкемчеләр 8 - Изге Язма


Гидеонның Зебах белән Салмунны үтерүе

1 Эфраимнәр: – Ни өчен шулай эшләдең син? Мидьяниләргә каршы яу чапканда, ник безне чакырмадың? – дип, Гидеонга үпкә белдерделәр.

2 Әмма Гидеон аларга: – Мин башкарган эш сезнеке белән чагыштырганда кечкенәдер. Абигызер угыллары белән чагыштырганда, эфраимнәр иң яхшы, иң өлгергән йөзем тәлгәшләрен җыйды:

3 Аллаһы сезнең кулга мидьяниләрнең яубашлары Ореб белән Зеевны тапшырды. Сезнеке белән чагыштырырдай, ул кадәр нәрсә эшләдем мин?! – диде. Гидеонның шушы сүзләреннән соң эфраимнәр тынычлана төштеләр.

4 Шуннан Гидеон, үзенең өч йөз сугышчысы белән Үрдүн буена килеп, елганы кичеп чыкты. Арыган-талчыккан булсалар да, алар дошманны кууларын дәвам итте.

5 Суккөт шәһәренә җиткәч, Гидеон: – Без Мидьян патшалары Зебах белән Салмунны эзәрлекләп барабыз. Сугышчыларым алҗыды, аларның тамагын туйдырсагыз иде, – дип, шәһәр халкына мөрәҗәгать итте.

6 Әмма Суккөт түрәләре, аңа җавап итеп: – Нәрсәгә дип синең гаскәреңне ашатыйк әле без? Зебах белән Салмунны тоттыңмы соң әле син? – диделәр.

7 – Менә шушы сүзләрегез өчен, – диде аларга Гидеон, – Зебах белән Салмунны Раббы минем кулга тапшырганнан соң, мин сезне чабагач урынына чәнечкеле дала куагы белән суктырырмын!

8 Аннары Гидеон Пенуилгә юл алды һәм анда яшәүчеләргә дә шул ук сорау белән мөрәҗәгать итте. Пенуил халкы да Суккөттә яшәүчеләр кебек җавап бирде.

9 Гидеон аларга: – Җиңү яулап кайткан чакта, мин сезнең манарагызны җимерәчәкмен! – диде.

10 Әлеге яуда йөз егерме мең сугышчысын югалткан Зебах белән Салмун бу вакытта үзләренең унбиш меңлек гаскәре белән Каркорга килеп туктый. (Шәрык тарафыннан килгән гаскәрдән шуның кадәр сугышчы калган була.)

11 Гидеон гаскәре, Нобах төбәген һәм Йөгбеһа шәһәрен кәрван юлы буйлап көнчыгыштан әйләнеп үтеп, һич көтмәгәндә аларның чатырларына һөҗүм итә.

12 Мидьян патшалары Зебах белән Салмун качып өлгерәләр, ләкин Гидеон аларны куып тота; коты алынган дошман гаскәрен исә тар-мар итә.

13 Йоаш углы Гидеон, Херес калкулыгы буйлап сугыш сәфәреннән кайтып килешли

14 Суккөт шәһәрендә яшәүче бер егетне тотып алып, аңа кайбер сораулар бирә, һәм әлеге егет аңа җитмеш җиде Суккөт түрәсенең вә шәһәр өлкәннәренең исемнәрен язып бирә.

15 Шуннан Гидеон, Суккөт халкы янына килеп: – Менә алар – Зебах белән Салмун! – диде. – Ә сез: «Зебах белән Салмунны әлегәчә тота алмагач, синең алҗыган гаскәреңне ник ашатыйк без?» – дип, миннән көлгән идегез!

16 Шәһәрнең өлкәннәрен Гидеон кулга алырга боерды, Суккөт халкын исә чабагач урынына чәнечкеле дала куагы белән суктырды.

17 Ә Пенуилдә, манараны җимереп, аның халкын кырып бетерде.

18 Зебах белән Салмуннан Гидеон: – Таворда сез җаннарын кыйган кешеләр ниндирәк иде? – дип сорады. Зебах белән Салмун: – Алар синең сыман, кыяфәтләре белән патша угылларын хәтерләтә иде, – диделәр.

19 – Алар минем бертуган кардәшләрем, минем әнкәмнең угыллары иде, – диде аларга Гидеон. – Раббы Үзе шаһиттыр: әгәр аларның гомерләрен аяган булсагыз, мин дә сезнең җанны кыймас идем!

20 Аннары Гидеон үзенең беренче углы Етерга: – Үтер аларны! – диде. Әмма Етер яшь иде әле, шуңа күрә кынысыннан кылычын алып аларның җаннарын кыярга курыкты.

21 – Син үзең үтер безне! – диделәр Зебах белән Салмун. – Һәркем көче җиткән эшне башкарырга тиеш. Шуннан Гидеон аларның үзләрен кылычтан уздырды һәм дөяләренең муенына тагылган ярымайларын салдырып алды.


Гидеонның изге эфоды

22 – Безнең белән син идарә ит, – дип үтенде Гидеоннан исраилиләр, – аннары синең углың һәм оныгың идарә итәр – мидьяниләр кулыннан безне син коткардың бит!

23 – Сезнең белән мин дә, минем углым да идарә итмәячәк, Раббы идарә итсен сезнең белән, – дип җавап кайтарды аларга Гидеон. –

24 Минем сезгә бер генә үтенечем бар: ганимәт малыннан һәркайсыгыз миңа берәр алка бирсен. (Дошманнары, исмәгыйлиләр, алтын алка тагып йөри иде).

25 – Әлбәттә, бирәбез, – дип җавап кайтарды исраилиләр һәм, җиргә өс киеме җәеп, һәркайсы шунда үзенең ганимәт малыннан берәр алка ташлады.

26 Җәмгысы бер мең дә җиде йөз шәкыл алтын җыелды. Аңардан тыш, әле анда ярымайлар, асылмалы бизәкләр, Мидьян патшаларының җете кызыл киемнәре һәм дөя муенына тага торган алтын чылбырлар да бар иде.

27 Гидеон әлеге алтыннан эфод эшләтте дә үзенең шәһәре Офрада урнаштырды, һәм исраилиләр, Раббыга тугрылык сакламыйча, шуңа табына башладылар. Гидеон һәм аның токымы өчен эфод тозакка әйләнде.

28 Мидьяниләр, Исраил угылларына буйсыну белдереп, башкача инде баш күтәрмәс булдылар, һәм Гидеон исән чакта кырык ел дәвамында илдә тынычлык хөкем сөрде.

29 Йоаш углы Еруб-Багал, үз өенә әйләнеп кайтып, шунда яши бирде.

30 Гидеонның җитмеш углы туды, чөнки хатыннары бихисап күп иде.

31 Шәкемдә яшәүче кәнизәге шулай ук ир бала тапты, һәм Гидеон аңа Әбумәлик дип исем кушты.

32 Йоаш углы Гидеон нык картаеп дөнья куйганнан соң, аны абигызерларның биләмә җирендәге Офра шәһәрендә, әтисе Йоашның каберлегендә дәфен кылдылар.

33 Гидеон гүр иясе булганнан соң, исраилиләр, Раббыга тугрылык сакламыйча, Багал сыннарына табына һәм Багал-Беритне үзләренең аллалары дип таный башладылар;

34 төрле яклап әйләндереп алган дошманнары кулыннан коткарган Раббыны, үзләренең Алласын, хәтерләренә дә алмадылар.

35 Исраилгә күпме игелекләр кылган Еруб-Багал (ягъни Гидеон) йортына да алар яхшылык белән җавап кайтармадылар.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ