Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Хөкемчеләр 21 - Изге Язма


Исраилнең Беньямин ирләренә хатын табарга булышуы

1 Миспа шәһәренә җыелгач, исраилиләр үзләренең кызларын Беньямин угылларына кияүгә бирмәскә ант иттеләр.

2 Шуннан соң алар Бәйт-Элгә килделәр һәм, Раббы каршына утырып, кич җиткәнче кычкыра-кычкыра бик нык еладылар.

3 – И-и Раббы, Исраил Алласы! – диде алар. – Ни өчен Исраил белән мондый хәл булды соң? Ни өчен Исраил бер ыругка кимрәк бүген?

4 Икенче көнне иртән исраилиләр таң белән тордылар да, шунда мәзбәх төзеп, тулаем яндыру һәм татулык корбаны китерделәр.

5 (Бер-берсеннән алар: – Без Раббы каршына җыелган чакта, Исраил ыругларыннан бирегә килми калучылар бармы? – дип сораша иделәр, чөнки алар «Раббы каршына Миспага килми калучыларның җаны кыелырга тиеш!» дип ант иткән булалар.)

6 Исраилиләр үзләренең кардәшләрен – Беньямин ыругын кызганып: – Исраил үзенең бер ыругын югалтты!

7 Без шулай, Раббы белән ант итеп, үзебезнең кызларыбызны аларга кияүгә бирмәскә хәл кылгач, исән калган беньяминнәргә ничек хатын табарга? – диештеләр.

8 Шуннан алар бер-берсеннән: – Исраил ыруглары арасыннан Миспага, Раббы каршына килми калучылар бармы? – дип сорашырга тотындылар, һәм Гилыгад Явешеннән Раббы каршына җыенга берәү дә килмәгән булып чыкты,

9 чөнки халыкны барлаганда Гилыгад Явешеннән килүчеләр күренмәде.

10 Шунлыктан Исраил халкы, әлеге шәһәргә унике мең гаскәрине озатып, аларга: – Гилыгад Явешенә барып, хатын-кызлары һәм бала-чагалары белән бергә бар халкын юк итегез!

11 Сезгә боерык шулдыр: ир күргән һәрбер хатын-кызны, шулай ук һәрбер ир затын кырып бетерегез!

12 Гаскәриләр, Гилыгад Явешендә ир-ат татымаган дүрт йөз гыйффәтле кыз табып, аларны Кәнган җирендәге Шилоһка алып килделәр.

13 Аннары Исраил халкы, Риммун кыясында сыеныр урын тапкан Беньямин угылларына иминлек игълан итәр өчен, үзенең илчеләрен юллады.

14 Шуннан, Беньямин сугышчылары өйләренә әйләнеп кайткач, Гилыгад Явеше кызларын аларга хатынлыкка бирделәр. Әмма кызлар барсына да җитмәде.

15 Беньямин ыругын халык бик кызганды, чөнки Раббы исраилиләрне бер ыругларыннан мәхрүм иткән иде.

16 Исраил халкының өлкәннәре уйга калды: – Исән калган сугышчыларга кайдан хатын табарга? Беньямин ыругы хатыннары кырылып бетте бит!

17 Исраилнең бер ыругы шулай эзсез югалмасын өчен, беньминнәрнең биләмә җирләре исән калган Беньямин угылларына калсын.

18 Ләкин без аларга хатынлыкка кызларыбызны бирә алмыйбыз, чөнки Исраил угыллары: «Кызын Беньямин ыругы егетенә кияүгә биргән кешегә каргыш төшсен!» – дип ант иттеләр.

19 – Менә, Бәйт-Элдән төньякта, Бәйт-Элдән Шәкемгә бара торган юлдан көнчыгышта һәм Лебонадан көньяктарак урнашкан Шилоһта елның-елында Раббы бәйрәме оештырыла, – диде алар, исләренә төшереп,

20 ә Беньямин угылларына әйттеләр: – Шунда барыгыз да йөзем бакчаларында посып торыгыз.

21 Кызлар әйлән-бәйлән уйный башлагач, йөгереп чыгыгыз да, һәркайсыгыз үзенә бер кызны эләктереп, Беньямин җиренә алып кайтыгыз.

22 Аталары яки ир туганнары сезгә дәгъва белән килә калса, без аларга: «Зинһар, кызларыгызны калдырырга рөхсәт итегез! Чөнки сугыш кырында егетләрнең һәркайсын хатынлы итә алмадык. Ә инде кызларыгызны сез үз кулларыгыз белән бирмәгәч, бу эштә сезнең гаебегез юк», – дип әйтербез.

23 Беньямин угыллары шулай эшләделәр дә: әйлән-бәйлән уйнап йөргән кызлар арасыннан һәркайсы үзенә хатынлыкка берсен алып качты. Аннары алар, биләмә җирләренә әйләнеп кайтып, шәһәр-авылларын яңадан төзеделәр һәм шунда яшәп киттеләр.

24 Исраилиләр дә өйләренә таралышты, аларның һәркайсы үз ыругына, үз нәселенә әйләнеп кайтты – барысы да үзләренең биләмә җирләренә таралышты.

25 Ул заманнарда Исраил илендә әле патшалар булмыйча, һәркем үзе кирәк тапканча гамәл кыла иде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ